Логотип
Мәхәббәт

Ир-аттан кабул итәргә ярамаган 9 бүләк

Ванганың кайчандыр әйткән сүзе бар: «Бүләкләрнең берсенә – куан,  икенчеләреннән саклан», – ди ул.

Ванганың кайчандыр әйткән сүзе бар: «Бүләкләрнең берсенә – куан,  икенчеләреннән саклан», – ди ул.  Аның карашынча, шатлык китермәгән, киресенчә, күңелсезлекләр алып килгән бүләкләр дә бар икән. 

Түбәндә саналган әйберләрне бүләк итәргә ярамый, башкалардан да аларны бүләккә алмавың хәерлерәк. Мөмкинлек бар икән – баш тартырга кирәк.  Андый мөмкинлек юк икән – аларны кулланмаска тырышыгыз. Һәм ничек тә озакка сузмыйча бу бүләкләрдән котылыгыз! 


Буш акча янчыгы

Бу һәр кешенең шәхси әйбере, һәм ул сезнең кулга килеп эләккән беренче минутта ук, анда инде күпмедер акча салынган булырга тиеш. Шулай түгел икән, сезгә акча керүдән туктаячак. Бүләк итүче акча янчыгына парлы санда берничә кәгазь акча салып бирергә тиеш. (Һичьюгы вак акча булса да ярый.) Әгәр бүләк итүче болардан хәбәрдар түгел икән, бүләк акча янчыгын аңардан символик бәягә булса да сатып алырга һәм шунда ук үз акчаларыңны салып куярга кирәк. 

 
Сәгать

Сәгать сезнең бергә саныйсы вакытыгызны туктатырга мөмкин. Берсе икенчесеннән бүләккә сәгать алган гашыйк парлар аерылыша диләр. Аңа шактый зур мәгънә салынган, шуңа күрә бу бүләкне дә аны сезгә бирүчедән сатып алырга кирәк. (Әлбәттә, вак акчага гына. Әмма акчаны кулга бирергә кирәкми, өстәл өстенә генә куегыз.) Сәгатьне шунда ук эшләтеп җибәрегез, дөрес вакытны куегыз. 


Пычак һәм кайчы

Кадый һәм кисә торган әйберләрне беркайчан бүләккә сайларга ярамый. Моңа маникюр өчен набор да керә. Ванга мондый бүләкләрдән ничек тә баш тартырга, алмаска кушкан: алар сәламәтлеккә зур зыян салырга мөмкин дигән ул.


Кулъяулык

Кулъяулыкны күз яше белән бәйлиләр. Кайбер илләрдә (хәер, ерак барасы түгел – үзебездә дә шулай) кулъяулыкны мәет өстендә тараталар. Кемдер кулъяулык бүләк итеп сезне «бәхетле» итәргә тели икән, баш тартыгыз. «Мин соңгы вакыт кулъяулыклардан файдаланудан туктадым әле, салфеткалар җайлырак», – диегез. 


Көзге

Бигрәк тә иске, борынгы, моңа кадәр инде кемнәрнеңдер өендә торган көзгеләрне бүләккә алу куркыныч. Алар кешенең матурлыгын да, яшәү дәртен дә, яшьлеген дә суырып алырга мөмкин. Көзге бүләк итәргә теләсәләр, үпкәләтүдән дә курыкмыйча, шунда ук баш тартыгыз. 


Перчатка 

Бу да кешенең шәхси әйбере санала һәм аның аша сезнең белән идарә итәргә мөмкиннәр. Перчатканы бары тик 24 сәгать эчендә үзегез ул кешегә шундый ук бүләк ясый алган очракта гына кабул итәргә ярый: сезнең белән булырга мөмкин барлык күңелсезлекләр шул вакыт юкка чыгачак.  


Энҗеле бизәнү әйберләре 

Уңышлы сайланган бүләк түгел бу: ул авырту, югалту, кайгылар алып килә. Гомумән, Ванга энҗене «толлар бизәге» дип саный – хәтта чит кешедән кабул итеп алганда да аерылышуга китерергә мөмкин ди. Энҗе – ятимлек билгесен чагылдыра. Шуңа күрә аны берәүдән дә бүләккә алмыйча, үзең сайларга, үзеңә үзең сатып алырга кирәк.  


Каеш

Кем бүләккә кабул итеп ала, каеш шул кешенең күңелен чорнап, буып торырга мөмкин. Алай гына түгел, хәтта гәүдәсен урап алган кебек тоелырга, кеше шуннан чыга алмый тилмерергә мөмкин. Бигрәк тә начар ният белән бирелгән каештан сакланырга кирәк, ди Ванга: ул кешене үз-үзенә кул салуга кадәр җиткерә ала. 


Бүлмәдә үсә торган пальма

Бу гөл йортка негатив кына алып килә. Бүләк итүче шушы гөл белән бергә үзенең авыруларыннан, күңелсезлекләреннән котыла. Әлеге бүләктән шунда ук баш тартыгыз, мең сәбәп уйлап табыгыз: аллергия диегез. Пальманы бик яратасыз икән, аны үзегез сатып алыгыз яки берәр җирдән үсентесен урлагыз. (Урлап алган очракта гөл әйбәтрәк китә диләр.) Бу очракта ул сезнең үзегезнеке була һәм сезгә бары тик уңыш кына китерәчәк. 

Фото: www.pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фуууу. Юньле нәрсә язганнар дип торам. Җыен ырым-шырым, юр-барга ышану, суеверие. Әйберләрне Аллаһ белән тиңлисез, аларга табынасыз. Шушы әйберләрдә кешеләргә, аларнын тормышларына йогынты ясый алырдай көч күрәсез. Ә бит бөтен көч бары тик Аллаһта гына!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Боларның күбесен буләк иткәнем дә, алганым да бар. Язылганнар барысы да сафсата, бигрәк тә мөселман кешесе мондый хорофатлардан өстен буоырга тиеш.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ирем белэн 36 ел яшибез. Шул гомер дэ ике сэгать булэк итте.....

        Хәзер укыйлар