Логотип
Милләттәш

Тал бишеге бар аның

Мәсгудә белән озак еллар аралашу дәверендә мин аның музыка белән мөнәсәбәтләре бик үзгә икәненә инанганмын инде. 
Аныңча, сәнгатьнең һәр төре дә музыка булырга «хыяллана». Музыка – иң югары сәнгать. Иҗат ярдәмендә иң бөек рухи канәгатьлеккә ирешергә мөмкин. Андый рәхәтлек тойгысын алкоголь дә, яратышу да, наркотиклар да уята алмый.

Казанда «Нәүрүз» фестивале барган көннәрдә кыргыз, кумык, казакъ, тыва, хакас артистлары арасында микрофон-диктофонын тоткан апаларын күреп, татар театрлары артистларының: «Бәрәкәт, Мәсгудә апа кайткан икән», – дип сөенешүләре үзен акламады. Төрле-төрле спектакльләренә музыка язган режиссерларның да кулларын узып барышлый гына кысып үтте ул.

Сөбханалла! Композитор Мәсгудә Шәмсетдинова бер Америка журналистына интервью биргәндә сөйләгәненчә, иҗади исереклек халәтенә кергән түгелме соң?!

...Америка журналисты Мәсгудәне аңлый алмый интеккән, имеш. Ул үзе бик бай кешенең хатыны икән. Анда сәнгать белән байлар гына мавыга ала, дип уйлый ул. «Менә син йокыдан торасың, үз-үзеңне тәртипкә китерәсең, тешләреңне чистар-тасың, иртәнге ашыңны әзерлисең, ашыйсың... Ә аннары музыкаң белән шөгыльлә­неп алу өчен өстәл янына барып утырасыңмы, әллә пианино янынамы? – дип сорый бу. Мәсгудә аңа болай дип җавап биргән: «Тәүлек­нең теләсә кайсы вакытында, күзгә күренмәс биек-биек колонналар арасында энҗе-мәрҗәннәр пышылдашуын ишетә башлауга, нота дәфтәрен алып утырам. Туа­летка да бармыйм, тешемне дә чистартмыйм, ашамыйм да – музыкам янына ашыгам. Музыкам мине «очындыргач» кына туалетка барып киләм, аннан кабат ноталарга тотынам, тешемне чистартып киләм дә янәдән нота дәф­тәремә ябышам, арада ашап алам. Тагын музыкама әйләнеп киләм».



«Мин нота дәфтәрен күрүгә үк кызыша башлыйм. Менә-менә минем яныма музыка кошы очып килер дә  дәфтәремдә оя корыр кебек. Авазлар күп түгел, фәкать бер аваз. Тик аның аһәңнәре мең төсмерле».

Ничек итеп авазларны «таный» башлаганын да сөйләгәне бар аның. Бик бәләкәй чагында Рәхилә апасы белән урманга җиләккә баргач, җиләк җыярга бер дә яратмаган Мәсгудә биегрәк берәр агач төбенә баса икән дә тын гына тирә юньне күзәтә икән. Шулай табигатьне тыңлап тын торган мизгелләрдә кинәт ул ачыш ясый: һәр агачның үз тавышы бар икән ләбаса! Яфракларын көйле генә лепердәткәне – өрәңге, менә бу тыныч пышылдашу – чыршылардан. Аяк астындагы үлән үзенчә сөйләшә. Җил, гомумән, хуҗа булып исә! Кызны һәр тарафтан авазлар төреп алган икән бит. Җилсез көндә дә җил тавышын ишетеп гаҗәпләнгән кызның тумыштан музыкант булуына бер дәлил түгелмени бу! Мәсгудә бу табигать авазларын тыңлау сәлә­тен тора-бара бүтән тирәлектә дә һаман-һаман сынап карый торган булып китә. Авазлар уяткан хисләр өермәсенә чыдаша алмыйча, кызның тыелгысыз елап җибәргән чаклары да була. Ай! Ничек түзә икән бу дөнья! (Мәс­гудә Шәмсетдинованың Харрас Әюп сүзләренә язган җырын тыңлаганда композитор хисләре тыңлаучыны да коендыра: 



...Агач башлары шаулыйлар – җилдәнме, сагыштанмы?..

Табигать белән аралашу зарурлыгы аның өчен иртәнге намаз кебек изге бер йолага әйләнә. Мондый ихтыяҗы булган шәхес, әлбәттә, ирек дигән изге төшен­чәне һәммә нәрсәдән өстен күрә. Әнә шул иреккә сусау Америкага алып китмәде микән Мәсгудәне?

Америкада яшәү дигәне ничек кенә көйләнгән, иҗаты өчен әйбәт мөмкинлекләр тудырылган булмасын, Сибгат Хәким әйтмешли, арышлар серкә кыскан вакытта Мәсгудә Шәмсетдинова Татар­станга кайтып төшә. «Әлбәттә, минем үз кабыгыма бикләнеп, берәү белән дә аралашмыйча иҗат итү теләгемнең басылганы юк. Әмма татарларымнан аерылып берәр ел яшәүгә, миндә бер сусау барлыкка килә. Шул чагында мин тиз-тиз генә җыенам да Казанга очам», – ди ул.

Татарлары арасына кайту, милләттәшләре сулаган һаваны сулау да җитә. Кунактан кунакка йөртү мөмкин түгел аны. Иҗатына һаман җим җыймакта. «Беләсеңме, мин күпме бишек җырлары җыйдым?! Шуларны эшкәртеп, радиотапшырулар эшләп, җыр­ларны дискларга яздырып, университетларда лекцияләр укып – тулы иҗат тормышы белән әллә ничә ел яшәрлек байлык бар миндә. Интернетта үзем ачкан «онлайн-радио»да (www.tatars.com) тәүлек әйләнә төркиләрнең фольклор музыкасы һәм татар компози­торларының әсәрләре  яңгырап тора. Үзем яшәгән Сиэтл шәһә­ренең үзәк  колледжында ислам дине, татар музыкасы һәм татар этносы турында лекцияләр укыйм. Миңа Америкада уңайлы. Иҗат лабораториям шунда. Мин анда бернинди дә өй салмадым. Америка хөкүмәте миңа фатир бирде. Әмма мин татар халкының рухи йортын төзү, шунда милләт­тәшләремне туплау өчен армый-талмый эшлим. Сиэтл шәһәрендә бергә-бергә тату яшәп ятучы йөз милләт минем татарлыгымны раслап кына тора. Мин монда акчам юк дип кайгырмыйм. Ул турыда хөкүмәт уйлый. Америка үлчәмнәре буенча караганда, мин – философия фәннәре докторы», – ди ул.



Иҗатын җыр жанрында башлап җибәргән Мәсгудә Шәмсетдиновага чын-чынлап танылуны «Мәһди» рок-операсы китергән иде. Шуның премьерасыннан соң композитор татарларның бәйрәм йолаларын музыка аша тергезү эшенә ныклап торып тотынды. «Корбан бәйрәме», «Рамазан» ата-баба йоласына кайтырга өндәү иде ул.
 
Тик иректән дә көчлерәк тойгы бар бит әле. Анысын аныћ җирсү диләр. Ягъни сагынуның чиргә сабыштыра торганы. 

«Кадер киче» ораториясе, «Көмеш кашык болытта» балеты артыннан язылган «Карга боткасы». Композиторны иҗатының бүгенге мәгънәви чагылышына китергән әсәрләр булгандыр болар. «Ибне Фадлан», «Чыңгыз хан», «Дәрвиш» кебек  симфоник поэмалар, «Адәм балалары» кебек кантаталар язарга егәре җиткән композиторның балалар тематикасына өстенлек бирә башлавы кешелекнең асылын, җирдә яшәү хикмәтен эзләүдәндер. Тәүге куелышы Төркиядә – халыкара фольк-лор фестивалендә булган «Көмеш кашык болытта» балет-фрескасында ук балаларның яңгыр теләве, ягъни табигать белән кушылу йоласы гәүдәләнә. Сюжетның нигезендә Кеше һәм Галәм, Кеше һәм аның җаны, Кеше һәм бүтән дөньялар идеясе ята. Без бит барыбыз да Җиһан тамчылары. Таби­гать көчләренә – Кояшка, Җилгә, Суга ялварган вакытта адәм бала­сының әллә нинди тоем күзәнәк­ләре ачылып китә торгандыр. 
 
Бишек җыры — ул жанр түгел, бәлки күңелне корып кую, бала җаны белән ана җанының серләшүе. 

Әнә шул тоем күзәнәкләрен ачуның иң үтемле чарасы сабый балага бишек җырлары җырлаудыр. Мәсгудә Шәмсетдинова шулай уйлый. «Бишек җыры – кешелекнең иң беренче гены түгел микән?» – ди фәлсәфә фәннәре галиме. Менә шуңа күрә моннан җиде ел элек дөньяның бишек җырларын җыя башлый да инде ул. Композиторның ни белән мәшгуль булуын белеп алган Дибора Фант дигән ханым – ул Төньяк-Көнбатыш фольклор фестиваленең директоры – аңа ун ярдәмче беркетә. Шуннан соң аның янына халык агыла башлый. «Гаҗәп хәл – бөтен дөнья бишек җырлары җырлый икән. Бу икәүнең җан бөтенлегенә ирешкән мизгелләренә Ай гына шаһит. Шуңа күрә бишек җырларында Ай бик еш телгә алына торгандыр да инде. Миңа йөзләрчә кешеләр бишек җыры җырлады. Азга гына булса да мин аларның бәбиләре булып алдым. Бишек җыры бала аңына анасының аны өзелеп яраткан мизгелләрнең график язылышы булып сеңеп кала. Җырларны җыя башлаганда мин үземнең нинди мөһим катламны аралый башлаганымны аңламаган да идем. Әйтик, 90 нан узган бер норвег карты миңа атасыннан (!) отып калган бишек җырын яздырды. «Хәзер инде үлсәм дә була. Атамнан калган ядкарь миннән соң да яшәячәк!» – диде ул. 



Миңа балаларның эне-сеңелләренә җырлый торган җырларын да язып алырга туры килде. Яһүдиләрдән җиде җыр язып алып, языла торган симфониямә кертеп җибәрдем. Уңышлы проект булды бу. Беренчедән, мин шушы җырлар аша инглиз телен нечкәләп өйрәндем. Кешеләр йөрәгенә яшерелгән серләрне ачу өчен уникаль ачкыч таптым. Бер кызык очрак. Берәүнең әнисенең бер дә инде моңы булмаган. Менә хәзер шул кеше, көйне бозып җырлаучы берәрсен ишетсә, шуңа ияреп китә, шул рәвешле әнисен сагыну хисен баса икән».

Җырларны эзләп, композитор үзе дә күп йөри. Резервациядәге кабиләләр янына да барып чыга. Күптән түгел тулейлеб кабиләсе индеецларының җырларын яздырып алмакчы булып йөргән. Һәм... чын-чынлап аптырап калган. Ни өчен килгәнен һич кенә дә аңлата алмый йөдәп беткән ул. Композиторны тагын бер ачыш көткән икән ләбаса: «Безнең сабыйлар аркабызда йөри. Анасының йөрәк тибеше – балага бишек көе инде ул!» – дигән бер зирәк хатын Мәсгудәнең тел төбен төшенеп алгач. Яшәү рәвеше бу! Африка негрлары да, баланы йоклату өчен, йөрәк ритмына тәңгәл китереп, барабан кага икән.  Югыйсә, бөтенесе дә гади генә бер очрактан башланып китә. 



Ире Таһир кулын сындырып, хастаханәгә кергәч, хәл белергә килгән Мәсгудә күрше ятакта яткан икенче бер хастаның йокысызлыктан интегүенә игътибар итә. Йокы һәм йокысызлык турында киңәш-табыш итешүләр үзеннән-үзе бишек җырларына алып чыга. Кемдер саный, кемдер хәтерендәге ямьле, ләззәтле мизгелләрне уятырга тырыша, кемгәдер... Ә менә бер шәфкать туташын ире – христиан рухание – алдына утыртып, хатыны өчен үзе махсус уйлап чыгарган бишек җырын җырлап йоклата икән. Эштән тәмам арып кайткан хатын шунсыз йоклый алмый ди. Мәсгудәнең үзенә, йоклап китү өчен еракта калган авылын, авыл яны әрәмәләрен сарган аксыл томанны, томанга төренеп утырган сыгылмалы талларны – талбишеген искә төшерү җитә: ойый да китә.

Мәсгудә Шәмсетдинованың «Дөнья бәби тирбәтә» дип исемләнгән коллекциясендә Эквадордан, Эфиопиядән, Бангладештан, Тунистан, Сомалидан, Вьетнамнан, Һиндстаннан, Украинадан бишек җырлары туп-ланган инде. Композитор бала бишеге тирбәткән аналарның җырын мөмкин кадәр күбрәк җыярга омтыла. Ул үзе бишек җырларын йокыга оюның этно-символлары дип атый. Италиядә бездәге Йокы бабайны – Яшел кеше, Британиядә Ком кеше дип йөртәләр икән. Кайдадыр йокы шуышып килә, кайдадыр – очып... Төрки телле аналар бәбиләрен «бәлли-бәлли-бәү» дип, славяннар «люли-люли», «лу-лу», «ло-ло» дип, гарәпләр «дәлиләй-дәлиләй» дип, Америка инглизләре «һаш-һаш» дип, испаннар «ро-ро» дип, Африка әниләре «ре-ре», «ро-ро» дип тибрәтә икән. Шушы авазлар артында төрле этносларның тарихы тора түгелме соң? Төркиләрнең «үбү» сүзенә охшаган «бәү»ләре, урысларның «целую»га аваздаш «люли»ләре бишек җырларының нигезендә наз, ярату хисләре ятуга ишарә. 



Җәнлекләр ырылдавына охшаш «ре-ре», «ро-ро»лар нәрсә – иркә песи (юлбарыс, арыслан) балаларының мырлавымы ул, әллә бу авазлар рәтенең тагын да тирәнгәрәк киткән тарихи кыйм­мәте бармы? Бу язмамны сызгалап утырганда Айзек Азимовның «Египет» дигән тарихи-популяр китабын укый идем. Шунда бер җөмлә зиһенемә уелып калды. Мисырның борынгы халыклары Кояшны Ре яки Ро дип йөрткән һәм аны таңда туа торган алсу йөзле бала дип уйлаган икән. Шунысы кызык: дөньяның барлык аналары да сабыйларын урман яки диңгез шаулавын хәтерләтә торган «ш-ш-ш» авазлары белән тынычландыра. Сиэтлда бишек җырларыннан тупланган диск дөнья күргән инде. Монда Мәсгудә Шәмсетдинова фәкать Сиэтлда гына җыйган 300 җырның бер өлеше кергән. Узган ел инглизчә җырлана торган җырлардан тагын бер диск таратылган. «Сиэтл – этнография белән шөгыльләнүче музыкант өчен хәзинә сандыгы ул», – ди Мәсгудә.

«Нәүрүз» фестивале, бишек җырлары җыю җәһәтеннән, Мәсгудәгә тагын бер хәзинә сандыгы булды. Узган ел Америкада узган төрки халыклар фестивале кысаларында Вашингтон исе­мендәге университетның Шәрык цивилизацияләре факультетында төрки халыклар турында лекция укыган икән. Телевидениедән күрсәтелгән «Мәсгудә – Татар­ларның королевасы» дигән фильмнан соң гаять популярлашып киткән Мәсгудәне бик кызыксынып тыңлаганнар. Тыңламаслык та түгел шул. Бишек җырларында – һәр халыкның җан ачысы, йоласы, яшәү рәвеше. Әйтик, кайчандыр башкаласын югалткан Византия токымы – грек хатыны, баласы матур гына йоклап китсә, сабыена Константинополь каласын алып бирергә вәгъдә итә. Якут хатыны да юмарт – ул бу дөньяда үзе күргән иң гаҗәеп гүзәллекне – төньяк балкышын нәниенең өстенә япмакчы, айны калфак итеп башына кигермәкче. Кыргыз әни бәбигә симез куйның күрдүк маен имезлеккә салып бирмәкче. Төркиләрнең бишек җырларында өркетү-куркыту юк. Күбесенчә бишектәге нарасый мактала. Алма да ул, чәчкә дә ул, асылташ та ул. Үсә дә ул, укый да ул. Юк-юк, безнең җырларда баланы бүре алып китми, елан чакмый. Аны фәрештә саклый. Йокыдагы  сабый күңеленә җырлар ярдәмендә уңай оеткы салына. 

Бу язма дөнья күргәндә Мәсгудә Шәмсетдинова кабат Америкага киткән булыр. Ул хәзер «Бишек җырларының атласы»н төзү хакында хыяллана.


«Сөембикә» журналы, № 7, 2011.

фотолар Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар