Логотип
Матур булыйк

​Үз төсеңне тап!

Айсылу ЧИЖЕВСКАЯ, стилист, имиджмейкер-визажист:

Аңлашыла, макияж ясаганда теләсә нинди төсләр кулланырга ярамый. Иң яраткан төсләрегез сезгә килешмәскә дә мөмкин.

Биткә теләсә нинди иннек (румяна) ягу дөрес түгел – чәч төсе белән исәпләшү мәҗбүри! Сары чәчлеләргә барлык төсләр килешә диярлек, шуны гына искәртик – аның чикләре беленеп тормасын. Җирән чәчлеләргә артык ачык яки караңгы, алсу төсләрдән качарга кирәк. Кара чәчлеләргә тән төсендәге-көрән, шәфталу, җылы алсу төсләр килешә. Шәрык тибындагы хатын-кызларга алсу, җирәнсу-көрән иннек сайларга киңәш ителә. Битегез кара тутлы икән, караңгырак иннек алыгыз.

Ак битле, кара, куе көрән, соры яки үтәкүренмәле яшел күзле; куе каштан, кап-кара чәчле хатын-кызларга макияжда кара, зөбәрҗәт, күксел-көрән, шәмәхә (күк яки чия төсмерле), күк, алсу (соры яки аксыл көрән төсмерле) төсләр килешә. Берничә керфек бөртеге ябыштырып, күз өстен соры күз буявы белән буягыз. Тональ крем тире төсеннән бераз караңгырак булырга тиеш. Алсу кершән йөзне яшәртеп җибәрәчәк. Исегезгә төшерәбез, җемелдәп торучы кершән әле дә модада! Иренгә иннек түгел, блеск тидерегез. (Блеск һәм җемелдәп торучы кершән тире кимчелекләрен яшерер.) 

Алсу-ак йөзле, чикләвек-көрән, күк, соры күзле; көлсу, коңгырт сары, каштан чәчле хатын-кызларны пурпур (җете кызыл), шәмәхә, көрән-соры, ачык сары, көмешсу, миләүшә күз буявы, фуксия төсендәге иннек бизи. Битегез шәфталуга охшасын дисәгез, алсу-тән төсендәге, алсу-ак кершән тидерегез. Кашны сызасыз икән, соры, көрән төсле карандаш кулланыгыз. Сөрмәне күз төсенә карап сайлагыз: караңгы күз өчен – көрән сөрмә; соры яки зәңгәр күз өчен – зәңгәр сөрмә. Кич белән куерак иннек сөртә аласыз – мисал өчен, коралл, алсу төслеләрен. 

Алтын чәчле, фил сөяге төсендәге тиреле; күк, соры, яшел, гәрәбә, алтынсу-көрән күзле хатын-кызларга шәфталу, сары, яшелсу, коралл төсләр килешә. Мондый хатын-кызларның макияжы нәфис булуы мөһим!

Җирән чәчле, яшел, соры, көрән күзле; күп очракта, сипкелле хатын-кызларның макияж төсләре – алтын, терракота, зәйтүн, көрән, хаки. 


* Бәйрәмегез нык яктыртылган бүлмәдә узса, тональ кремны йөзегезнең табигый төсеннән караңгырагын, бүлмә шәмнәр белән генә яктыртылса, киресенчә, бер тонга яктырагын сайлагыз. 
* Овал формасындагы бит идеал дип кабул ителгән. 

Бу идеалга якынаер өчен, йөзегезне күңелегездән овал итеп «сызыгыз» һәм чикләреннән чыгып торучы урыннарга караңгырак тон ягыгыз. 
 

Күз буйыйбыз


* Күз кабакларының гел хәрәкәттә булуы, анда май һәм мускул­ларның азлыгы сәбәпле, күз тирәсендә җыерчыклар иртәрәк хасил була. Җыерчыклар үзлә­ренә игътибар җәлеп итмәсен дисәгез, майлы, ялтыравыклы күз буявы сөртмәгез. Шулай ук ачык төсләр белән мавыгырга киңәш ителми.

* Буяуны күз кабагының уртасыннан тышкы кырыена таба сөртәләр. Караңгырак буяуны күзнең тышкы почмагына тидерәләр. Күз каләме белән керфек өстен сызсагыз да була.

* Көрән һәм миләүшә төсләр күзгә арыганлык өстәргә мөмкин, шуның өчен олы яшьтәге ханымнарга әлеге буяуларны кулланырга киңәш ителми. 

* Күз буявы коелмасын дисәгез, күз кабагына макияж өчен нигез һәм уалып торган кершән ягыгыз, аскы күз кабагы астына исә күбрәк кершән сөртегез — коелган күз сөрмәсен сыпырып төшерү җиңелрәк булыр.
 

Күз формасына карыйк


* Озынча күзне коррекцияләргә кирәкми, чөнки ул идеаль форма дип санала.

* Кечкенә күзләрне зурайтыйк. 
Күз кабагын ак төскә буяп, өске керфекләр өстеннән кара каләм белән сөрмә тартыгыз. Керфекләрне куе итеп буягыз. 

* Эчкә батып торган күз почмагына уклар ясагыз — күз озынча форма алсын. Ачык төсләр сайлап, күзнең тышкы почмагына сөртегез.

* Калкып торган күзгә буяу сөртмәү яхшырак. Бик телисез икән, караңгы төсләрне сайлагыз.

* Түгәрәк күзнең тышкы почмагына караңгы буяу сөртегез. Керфекләрне күтәреп куегыз. 

* Кысык күзгә буяуны күз кабагы­ның уртасына сөртергә киңәш ителә, каш дугасыман булырга тиеш, аны ачыграк төскә буягыз.

* Киң утыртылган күзне эчке почмагына караңгы буяу тидереп коррекцияли аласыз.

 

Күз тирәсен тәрбиялибез


* Күз тирәсен 20-25 яшьтән үк тәрбияли башларга кирәк! Күз тирәсе өчен составында А һәм Е витаминнары, петрушка экстракты булган махсус кремнар каралган, ланолинлы кремнар кулланмаска тырышыгыз. Күз кабагына бит кремы сөртергә ярамый! Кремны атсыз бармак белән күзнең тышкы почмагыннан эчке почмагына таба (киресенчә түгел!) саклык белән ягабыз. Күз тирәсендә җыерчыклар озаграк чыкмасын дисәгез, күзегезне кысып карамагыз, каш һәм маңгайны җыермагыз,  йөзегезне чытмагыз.

* Иртән йокыдан торганда шешенгән күзне рәткә китерү өчен кайнаган суда пакетлы кара чәйне пешереп, суыткычта суытабыз. Салкын пакетларны 2-3 минутка 
күз кабакларына куябыз. Крем сөртәбез. 

* Су һәм сөтне катнаштырып, боз ясагыч савытта катырыгыз. Бозлы шакмаклар шешенгән күзне дәвалый.

* Петрушка яки укроп, юкә, шалфей төнәтмәләрендә мамык кисәген чылатып, берничә минутка күзгә куеп ятып торыгыз. 

* Күз төпләре каралып чыкса, иң элек сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Моның сәбәбе арыганлык, стресс, йокы туймау, дөрес тукланмау,  компьютер артында озак утыру, хроник авырулар булырга мөмкин! Күбрәк саф һавада йөрегез, йокыгызны туйдырыгыз. Кан йөрешен активлаштыру өчен, күз кабагына салкын компресслар куегыз. Тәмләткечле, тозлы-борычлы ризыклар өстәлегездән югалып торсын. Әгәр моннан соң да берни үзгәрмәсә, димәк, сезгә дәвал­а­нырга кирәк – табибка мө­рәҗә­гать итегез. 

Ә инде күз төпләре каралуының сәбәбе күз, керфек буяуларына аллергия икән, нероли мае 
ярдәм итәр.

 

Күз өчен гимнастика: 


Гади генә бу күнегүләр күзегезне сәламәтләндерер, җыерчыкларга каршы көрәшергә ярдәм итәр. 
1. Күзегез биеклегендә урнашкан сәгать телен, башыгызны бормыйча гына күзәтегез. 5 минуттан соң сәгатьне югарырак куегыз, башны күтәрмичә, күзәтүегезне дәвам итегез.
2. Тәрәзәдәге бер ноктага карагыз, аннары карашыгызны тәрәзә артындагы берәр агачка, йортка күчерегез. Күнегүне берничә мәр­тәбә кабатлагыз.
3. Көнгә берничә мәртәбә ерактагы яшел объектка текәлеп карагыз.
 

Кара тапларны яшерәбез:


Күз төбендәге таплар яшелсу икән, маскировкалаучы чараның кызыл төсмерлесен сайлагыз. Һәм, киресенчә, кызыл тапларны яшелсу чара яшерер. Иң элек күз кабагына крем, аннары маскировкалаучы чара сөртелә. 

Күз астындагы тапларны тональ крем ярдәмендә яшерергә уйласагыз, ул битнең тональ кремыннан ике тонга яктырак булырга тиеш. Тональ крем кара тапның эчке чиге буйлап сөртелә. 
 

Күз һәм күз кабагының кан йөрешен яхшыртучы маска:

Вак итеп туралган бер чәй кашыгы петрушканы ике чәй кашыгы каймакка салып болгатыгыз һәм күз кабагына сылагыз. Ярты сәгатьтән соң катнашманы мамык ярдәмендә сөртеп алыгыз һәм күз кабагы өчен тукландыргыч крем тидерегез.

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар