Логотип
Матур булыйк

Тональ крем сайлыйбыз. Кайсы яхшырак: ВВ-креммы, СС-креммы?

Бүген тональ крем алырга дип кибеткә керсәң, югалып каласың. Аның ВВ-крем дигәне дә бар, СС-крем дигәне дә... Боларның аермасы нидә һәм кайсы яхшырак соң? 

Косметика индустриясе аршынлы адымнар белән алга бара. Элек безнең әниләр крем, пудра, иннек, тушь куллана иде. Хәзер декоратив косметикада ниләр генә юк. Мәгълүматың булмаса, алар арасыннан үзеңә кирәген сайлап алуы да кыен. 

Бүген тональ крем алырга дип кибеткә керсәң, югалып каласың. Аның ВВ-крем дигәне дә бар, СС-крем дигәне дә... Боларның аермасы нидә һәм кайсы яхшырак соң? 

ВВ-крем нигездә битнең төсен тигезләү, җитешсезлекләрне яшерү өчен кулланыла. Моннан тыш, ул бит тиресен тәрбияли дә: йомшарта, дымландыра, ультрашәмәхә нурлардан саклый... 
Гадәти тональ кремнан аермалы буларак, ВВ-крем җиңелрәк –  биттә маска кебек күренми, тиз ягыла. 

Ә менә СС-крем исә аннан да җиңелрәк. ВВ-кремның структурасы майлы булса, СС-кремның структурасы сулы. 

Бит тиресе болай да майлы булган ханымнар ВВ-крем кулланганнан соң тиренең тагын да майлырак булып тоелуын искәртә. СС-кремның мондый җитешсезлеге юк. Җиңел булганга, аны хәтта күз төпләренә дә ягарга мөмкин. 

Ләкин, ВВ-кремнан аермалы буларак, ул тиредәге зуррак җитешсезлекләрне әллә ни капламый. Аның төп фазыйфасы битнең төсен тигезләү түгел, күбрәк тәрбияләү.

Майлы структуралы кремга караганда, СС-кремны биткә ягуы катлаулырак. Тигез ятсын өчен, аны тирегә озаклап сыларга кирәк.  Шуңа да визажистлар майлы структуралы кремнары  үз күрә. СС-кремны спонж белән түгел, ә бармак бите белән ягу җайлырак. Алай ул тизрәк сеңә. 

Безнең хатын-кызлар ВВ һәм СС кремнарның үзенчәлекләрен өйрәнгән арада, косметика җитештерүчеләр инде DD-крем дигәнен дә булдырганнар. Анысы тиренең картаюын тоткарлый торган үзлекләргә ия булырга охшаган. Ул хакта исә алдагы язмаларның берсендә сөйләшербез. 
 

Теги: Матур булыйк косметология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар