Пилинг, скраб, гоммаж: сезгә кайсысы килешә?

Чәчәк таҗчыклары сыман йомшак һәм нәфис бит-йөз турында кайсы гына хатын-кыз хыялланмый икән? Әгәр тиешле гамәлләрне үз вакытында башкарсагыз, хыялыгыз, һичшиксез, тормышка ашачак. Битнең тышкы кыяфәте иң элек аның өске катламы — эпидермиска бәйле. Эпидермисның күзәнәкләре һәр 8-10 көн саен искереп, битне каушакландыра. Нәтиҗәдә, бит суламый, шиңә башлый, ә бу, үз чиратында, тирене картайта. Тирене яңартып, сафландырып тору өчен биткә әледән-әле пилинг, гоммаж, скраб процедуралары ясарга кирәк.
Пилинг
Пилинг түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- Биткә массаж сызыклары буенча чистарткыч крем сөртегез. Аннары аны су белән юып төшерегез. Тире артык нәзберек булган очракта — салфетка белән сөртеп алыгыз.
- Ромашка, бөтнек, шалфей һәм череда кебек үләннәр өстәлгән парлы ванна өстендә 10-15 минут тотыгыз.
- Әгәр биттә комедон дигән кара таплар булса, аларны ике салфетка ярдәмендә сак кына сытып чыгарыгыз, һич тә бармак белән сытарга ярамый!
Гоммаж
Коры биткә массаж сызыклары буенча каты йонлы косметик пумала белән гоммаж сөртегез. Ә күз тирәли сөртмәгез!
Гоммаждагы матдәләр битне чистарткан арада, ун минут утырып ял итегез.
Гоммаж тирене тарттырып киптерүгә, битне шул ук массаж сызыклары буенча акрын гына массажлагыз.
Скраб: купшы орхидея
Ә менә майлы, катлаулы тире өчен гоммаж бик үк нәтиҗәле түгел. Ул йомшаграк санала. Катлаулы тирегә исә активрак йогынты ясаучы скраб отышлы булачак.
Скрабның биткә йогынтысы аның катнашмасындагы химик йогынтыдан гына түгел, ә механик тәэсирдән дә тора. Скраб катнашмасы җиләк-җимешнең вакланган төшләреннән ясала. Халык медицинасы рецептлары буенча аңа эре тоз, бөртекле кофе, вакланган солы ярмасы да салына. Бу микроскопик матдәләр биттәге тупас катламны бик әйбәт куптара.
Скраб, гадәттә, дымлы биткә сөртелә. Бу — беренче аерма. Икенче аерма — скрабны сөртү белән үк битне массажлый башларга кирәк. Бу процедураны бит җиңелчә кызарганчы дәвам итәргә ярый.
Кул да тәрбия сорый
Биткә пилинг ясаганда, бераз гоммаж яисә скрабны (монысы да Нәкъ шул гоммажлы массаж битне нәфисләндерә, тиренең сизгерлегенә карап сайлана), сабын сөрткәндәй, куллары- йомшарта да инде. Калган гоммажны җылы су гызга да сөртегез. Аннары кулларны бармак очыннан башлап белән юып, тоник сөртегез. Сизгер тиреле биткә беләккәчә 5-10 минут дәвамында массажлагыз. Күр дә тор, кул да бит спиртсыз тоник кулай санала. шикелле йомшарып һәм нәфисләнеп калачак.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.