Логотип
Матур булыйк

​Матур күкрәкләр сере

Күкрәкне яшь һәм матур килеш саклап буламы соң? Әллә операцияләрсез мөмкин түгел дип саныйсызмы? Була икән!

Аның хакында хыялланалар, аның белән горурланалар, аңа сокланалар. Күкрәкне яшь һәм матур килеш саклап буламы соң? Әллә операцияләрсез мөмкин түгел дип саныйсызмы? Була икән! Табиб Оливье Куртен-Кларанс тыгыз, ымсындыргыч күкрәк серләрен ача. 


Табигый бюстгалтер – нәрсә ул? 

Башта бераз гына анатомия. Күкрәк – сөт бизе һәм аны әйләндереп алган май тукымасыннан тора. Аны тотып торучы бердән-бер мускул – тире асты муен мускулы. 
Шуңа күрә күкрәкнең матурлыгы ияк астыннан алып күкрәк башланган урынга кадәрге булган өчпочмак, гади итеп әйтсәк, түшнең торышына бәйле. Анда бернинди мускул юк. Ләкин нәкъ түш күкрәкне билгеле бер урында тотып тора, шуңа да аны «табигый бюстгалтер » дип атыйлар. Кисәк кенә  тазарганда яки ябыккан вакытта түш тиресе тартылып, үзенең тыгызлыгын югалта. Шуңа да ул урындагы тирегә бит тиресенә караганда да игътибарлырак булырга кирәк. 


Көн саен тәрбияләү 

Көн саен «табигый бюстгалтер» зонасына дымландыргыч крем сөртегез. Моның өчен махсус кремнар да, бит кремын да кулланырга була. 
Атнага бер тапкыр тирене скраб белән чистартыгыз. Бу кан йөрешен стимуллаштыра, токсиннарны чыгара, тирене яңарта. 
Көн саен душ кергәндә салкынча су агымы астында күкрәгегезне җиңелчә генә массажлагыз. Ул тукыма ныгуга, микроциркуляцияне стимуллаштырырга ярдәм итә. 

Бюстгалтерны ничек дөрес сайларга? 
Ул бик уңайлы утырырга тиеш. Икенче тире кебек булсын. Аны салгач тәндә эз калырга тиеш түгел. Ул күкрәккә сылашып торырга, шул ук вакытта аны кысмаска тиеш. Хатын-кызның гардеробында бюстгалтерның берничә төрле моделе булу мөһим. Араларыннан балконет моделен генә аерым бер очраклар өчен генә саклагыз. Ул күкрәк тирәсендәге тирене кысып тота. Бюстгалтер зураю белән аны ыргытыгыз. Рush-up эффектлы модельләр белән дә артык мавыкмагыз. Алар күкрәкнең өске өлешен кыса, ә бу тире юкаруга хас.


Күкрәк өчен күнегүләр

Вакытны күп алмый, ә «табигый бюстгалтерны» ныгытырга ярдәм итә.

  1. Култык астына ике китап куегыз,  аны терсәкләрегез  белән  кысыгыз да, беләкләрегезне өскә күтәрегез. Беләкләрегезне төрле якка җәегез, ә кулның өске өлеше белән китапны төшмәслек итеп кысыгыз.  Әлеге позициядә 10 секунд торыгыз. Бу вакытта арка мускуллары эшләргә тиеш. Бу күнегүне 10 тапкыр кабатлагыз. 
  2. Булдыра алганча киң итеп елмаегыз. Бу муен мускулының кыскаруына китерә. Моны 15 тапкыр эшләгез. Әлеге күнегүне даими рәвештә эшләгәндә муен мускулы кыскарган вакытта күкрәгегезнең күтәрелүен сизәрсез.
  3. Борын тирәсендә учларыгызны кушыгыз. Терсәкләр төрле якта булып, идәнгә параллель торырга тиеш. Берничә секундка учларыгызны кысыгыз. 10 тапкыр кабатлагыз. Әлеге күнегү күкрәк мускулларын эшләтергә ярдәм итә. 

 
Күкрәк матурлыгы өчен 7 киңәш:

  1. Кремнар сөрткән вакытта уң күкрәкне тыштан эчкә таба сул учыгыз белән сыпырыгыз. 
  2. Аркагызны туры тотыгыз. Дөрес сын хатын-кызлар өчен бик мөһим. Үзегезне йөзләрчә фотокамералар алдында кызыл келәмнән барган актриса итеп күз алдына китерегез. 
  3.  Корсакка ятып йокламагыз. Күкрәкнең матур формасын саклау өчен, аркада йокларга тырышыгыз. 
  4.  Кайнар ваннада озак ятмагыз. Күкрәкнең тыгызлыгы югалачак. Кайнар душ белән дә мавыкмагыз. 
  5. ​Күкрәккә кисәк кенә гәүдә авырлыгы үзгәрү дә начар тәэсир итә. 
  6. Җәй көне түшегезгә дә кояш нурларыннан саклый торган кремнар сөртергә онытмагыз.
  7. Даими рәвештә күкрәкләрегезне тикшереп торыгыз.  Маммологка елга кимендә бер тапкыр барырга кирәклеге хакында онытмагыз.


Фото: www.pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар