Логотип
Матур булыйк

Кыяфәтең ни сөйли?

Кемнең генә төз гәүдәле, яшь, матур һәм сәламәт буласы килми икән? Тормышта үз урыныңны табу, уңышка ирешү өчен дә иң мөһим шарт бу. Эшләре гөрләп барган чакта кеше ару-талу белән исәпләшми. Эшлекле, дәртле, бүтәннәрнең игътибарын җәлеп итәрлек сылу-чибәр булып күренү кайчакта кешенең үзеннән дә тора. Һәрхәлдә, «Уң килгән, уңышлы кеше» имиджын булдыру һәм саклау  турында уйлану зарур. Кием-салымына, төс-кыяфәтенә, үз-үзен тотышына игътибарлы шәхес хакында бу бик булдыклы, уңган, эшлекле дип уйлаулары табигый.

Әминә, мин кара төсне яратам: өстемә киеп йөри торган киемнәремнең күбесе кара икән. Бу төс миңа килешә дип уйлыйм. Ә тирә-юньдәгеләр гел карадан киенә торган хезмәттәшләрен ничек кабул итә икән? Мин бер фирмада бухгалтер булып эшлим. Ачык, чуар, бизәкле киемнәр миңа бигүк килешеп бетми дип уйлыйм.
– Әгәр сез бухгалтер икән, кара төс сезгә кирәкле имидж тудырырга булыша дип исәплим. Җитди, эшлекле сөйләшүләр алып барганда караңгырак төстәге кием кию урынлы. Ә кара төс белән мавыгуыгыз тиздән узачак. Кара төс сексуаль – җенси дәрт өсти торган төсләрдән санала. Дөрес, ул берәүне дә яшь­рәк күрсәтә торган төс түгел. Тормышыгызда үзгәрешләр булгач, төсләр палитрасына карашыгыз да үзгәрәчәк. Күңелегез күбрәк ачык-якты төсләргә тартылачак.

Җәй җитүгә калын, авыр киемнәрне салып ташладык. Җиңел, юка күлмәкләр рәхәт бит. Ләкин тулы гәүдәлеләргә артык килограммнарны яшерү авырлашты.
– Әйе, җәйге әсседә күләмле киемнәр артык. Дөрес, 2010-2011 елгы көзге-кышкы модалы киемнәр коллекциясендә зур күләмле әйберләр дә шактый. Әлбәттә, күләмле әйберләргә, артык авырлыкны яшерер чамасы булганнар сөенә. Ка­гыйдә буларак, күләмле әйберләр кешене ябык, җыйнак итеп түгел, ә бәлки зур, авыр гәүдәле итеп күр­сәтә. Ә менә ярымсыланып торган (кием белән тән тиресе арасында 2-3 сантиметр ара калырга тиеш), җиңел, шома, шуышучан тукымалардан тегелгән киемнәр теләсә кемне зифа, сылу итеп күрсәтергә мөмкин. Һәр очракта да гәүдә, тән төзелешен истә тотып әш итү мөһим. Артык авырлыкны яшерүнең хәй­ләләре күп. «Алма» тибындагы гәүдәле булсагыз бил, арка тирәсе калыная, ә аяклар, бот тирәсе төз килеш кала. Киң туника, бил өлеше күтәренкерәк итеп тегелгән җәйге җиңел-иркен күлмәкләр аларга ае­руча килешә. Ә «груша» тибындагы тулы гәүдәлеләргә билдән ки­ңәеп киткән клеш итәк һәм киң чалбар кулайрак.

Мин бизнес белән шөгыльләнәм. Партнерлар белән килешүләр төзегәндә төпле, җитди, ышанычлы ир-ат имид­жы мөһим. Кеше күрке — кием. Бу очракта нинди киемнәр отышлырак?
– Психологлар шундый эксперимент үткәргәннәр. Юлны аркылы чыгарга тротуарда күп халык җыелып тора икән. Яшел ут кабынганын көтеп тормыйча джинс, свитер кигән яшь егет юл аркылы чыга, әмма аңа берәү дә иярми. Килешле яхшы костюм, ак күлмәк кигән, галстук таккан ир, кызыл ут янып торуына карамастан, юл аркылы чыга башлагач, җыелып торган төркем дәррәү аның артыннан иярә. Караңгырак төстәге яхшы костюм, аксыл күлмәк, модалы галстуклар олпат, күренекле, төпле итеп күрсәтә, кешегә җитдилек өсти.

Җәй көне урамда, транспортта кайбер ханымнардагы бижутериягә күзем төшә дә, кызыгып куям — гап-гади материалдан, пластиктан гына әшләнгән булсалар да, ул муенса-алкалар гаҗәеп матур күренәләр. үземнең дә шундыйларны тагасым килә килүен дә, тик икеләнәм: андый бизәнү әйберләре кияр яшьтән чыкмадыммы икән әле мин?
– Затлы, кыйммәтле бизәнү әйберләре хатын-кызның дәрәҗәсен, статусын билгели, аның җәмгыяттә тоткан урыны турында сөйли. Унҗиде-унсигез яшьлек туташлар алтын бизәнү әйберләре такканда, әлбәттә, үз яшьтәшләреннән өлкәнрәк тоелачак. 

Яшьрәк күренергә теләгән клиентларыма исә мин гади бижутерия тагарга киңәш итәм. Бигрәк тә җәй көне. Күктә кояш балкып торганда, бөтен җирдә гөлләр чәчәк атканда, якты, җете ачык төсле бижутерия һәркемгә килешәчәк. Аның үзегез яратканын, күзегезне, күңелегезне сөендергәнен сайлап алу исә бер дә авыр булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар