Кобидо – матурлык сагында


Кобидо – япон чибәркәйләренә йөзләренең яшьлеген һәм матурлыгын сакларга ярдәм иткән борынгы мануаль алым. Әлеге техника турында беренче тапкыр 1472 елда ук язганнар. Европага бу массаж төре ХХ гасырда гына керә һәм шунда ук популярлаша. Кобидо япон теленнән «матурлыкны саклау юлы» дип тәрҗемә ителә. Һәм ул, чынлап та, битнең яшьлеген саклап калу өчен иң нәтиҗәле ысул булып тора. Бу массажны ясаганннан соң тире күзәнәкләренең тернәкләнү функциясе яхшырак эшли башлый. Йөз, муен, баш мускуллары киеренкелектән чыгып, кан йөреше яхшыра. Кобидо массажын матурлык белгечебез Ләйсән САБИТОВА өйрәтә. Аны майны күп кулланып ясау мөһим. 

 

  • Гадәтәгечә, массажны күкрәк өслеген әкренләп каккалаудан, уртадан күкрәк читенә таба бармаклар белән «тырмалаудан» башлыйбыз. Бу лимфа йөрешен уятып җибәрер өчен кирәк.

  • Баш бармак нигезе белән муенның кырыйларын, артын астан өскә таба ышкыйбыз. Калкансыман биз урнашкан җиргә тимәгез.

  • Ике кулның да имән һәм урта бармакларын ыргак кебек бөклибез, иякне эләктерәбез һәм капма-каршы якка, ягъни колакларга таба хәрәкәт иттерәбез. 

  • Имән һәм урта бармаклардан кайчы ясап, өске һәм аскы иреннәр кырыена куябыз да елмаю рәсеме ясыйбыз.

  • Ике як чигәгә перпендикуляр итеп имән бармакларны куябыз һәм баш бармаклар белән бит алмаларын массажлыйбыз.

  • Борын читләрен, кырыйларын урта бармак очлары белән  ышкыйбыз.

  • Каш арасындагы җыерчыкларны бетерәбез. Моның өчен чәч үскән җиргә  параллель итеп имән бармакларны куябыз да баш бармаклар белән ике каш арасын өскә таба тиз-тиз сыпырабыз. 

  • Имән бармакларны кара-каршы китереп, маңгайны ышкыйбыз.

  • Бит йөзен бармаклар белән чеметкәләп чыгабыз, аны тарттыру өчен  йөзнең тирә-ягын колакка, чәч үскән урынга таба массажлыйбыз. 

 Фото һәм видео: Анна Арахамия.
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 4 август 2022 - 18:06
    Без имени
    Рэхмэт бик зур!
Хәзер укыйлар
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    7485
    0
    48
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    2049
    2
    26
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    3399
    1
    24
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    4326
    1
    22
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6167
    1
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 25 сентябрь 2023 - 07:55
    Без имени
    Бухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторга
    Җиңги
  • 25 сентябрь 2023 - 09:09
    Без имени
    Безнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥
    Җиңги
  • 24 сентябрь 2023 - 17:38
    Без имени
    Никах ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугел
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 23 сентябрь 2023 - 08:21
    Без имени
    Үзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 22 сентябрь 2023 - 10:57
    Без имени
    Искиткеч әйбәт,гыйбрәтле әсәр.Рәхмәт.
    Әни онытыламыни?!
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»