Логотип
Матур булыйк

Хатын-кызның күкрәкләре нигә матурлыгын җуя: 9 миф һәм чынбарлык

Хатын-кызның яше барган саен, гәүдәсендә дә үзгәрешләр арта. Күкрәкләрнең асылынып төшүе – шуларның берсе. Ул фәнни телдә мастоптоз дип атала.

Хатын-кызның яше барган саен, гәүдәсендә дә үзгәрешләр арта. Күкрәкләрнең асылынып төшүе – шуларның берсе. Ул фәнни телдә мастоптоз дип атала. Аның башлануына бик күп нәрсәләр тәэсир итә, мәсәлән: тәмәке тарту, кинәт кенә ябыгу, нәселдәнлек, олыгаю... Мастоптоз турында яшьтән үк истә тотарга, аны мөмкин булганча кичектерү өчен профилактик чараларны кулланырга кирәк. 
Сәбәпләр дигәннән... Хатын-кызның күкрәге нәрсә аркасында гына үзенең матурлыгын җуя дип саналмый?! Бу матурлыкны үзгәртми саклау турында да нинди генә фикер юк. Боларның кайсы дөрес тә, кайсы уйдырма – белгечләрне тыңлап карыйк. 


Беренче миф.
Күкрәк бала имезгәнгә күрә асылынып төшә

Хатын-кызларның күбесе юкка гына шулай уйлый. Бала имезү берничек тә мастоптоз барлыкка килүгә тәэсир итми. Бер-ике генә түгел, күбрәк бала тапкан очракта, хатын-кызның гәүдәсе деформацияләнә һәм менә бу күкрәкләрнең асылынып төшүенә китерергә мөмкин. Моннан тыш башка сәбәпләр дә бар. Шуларның иң табигые – җирнең тарту көче. Әйе, әйе, нәкъ шулай! Менә ни өчен кайбер кызлар япь-яшь килеш – 20 яшьләрдә үк бу күренеш белән очрашалар да. 


Икенче миф.
Күкрәкләрнең матурлыгын төрле күнегүләр ярдәмендә саклап була.

Моның өчен хәтта махсус күнегүләр тәкъдим итүчеләр дә байтак. Әмма күкрәкне асылынып төшүдән алар сакламаячак, инде асылынган күкрәкне дә кабат күтәрмәячәк. Хатын-кызның күкрәге май катламыннан һәм сөт бизеннән тора, шуңа күрә аның формасын ниндидер күнегүләр ясап кына берничек үзгәртеп булмый. Яшь барган саен тире үзенең сыгылмалыгын җуя, ә сөт бизләре кечерәя. Шуңа күрә күкрәкләр «бушап» калгандай тоела да. Күнегүләр исә, күкрәк читлегендәге мускулларны гына ныгыта. 


Өченче миф.
Кечкенә күкрәкләр асылынып төшми

               Күкрәкләрнең асылынып төшүе – яшь белән килә торган табигый күренеш, аны туктатып булмый һәм күкрәкләрнең зур яки кечкенә булуы моңа берничек тәэсир итми. Зуррак күкрәкләр матулыгын иртәрәк җуярга мөмкин – анысы бар. Әмма кечкенәрәкләрен дә барыбер шул ук язмыш көтә. Кечкенә күкрәккә дә җирнең тарту көче барыбер шулай ук тәэсир итә.
                
Дүртенче миф.
Күкрәк асылынып төшүдән бюстгальтер коткара.

Бюстгальтер күкрәкнең формасын саклый, ул безнең гардеробыбызның бик мөһим элементы. Әмма аны бер дә салмыйча кию, киресенчә, күкрәкнең асылынып төшүенә китерәчәк. Лифчик күкрәкне күтәреп тора һәм бәйләвечләрнең эшен беркадәр җиңеләйтә. Мондый очракта алар тизрәк көчсезләнәләр һәм күкрәкне табигый рәвештә тотып, күтәреп тору сәләтен югалталар. Шуңа күрә лифчикны бер салмыйча кияргә дә, тулысынча аңардан баш тартырга да кирәкми. 

Бишенче миф
 Зуррак бюстгальтер кию күкрәкләрнең асылынып төшүенә китерә.

Болай әйтү бернинди тикшеренүләр белән дә исбатланмаган. Әмма ул сезгә зуррак икән, дискомфорт тудырырга мөмкин. Тирене кыруы да бар. 


 Алтынчы миф
 Йөгерү белән шөгыльләнү күкрәкне тыгызрак итәчәк
.
               Йөгерү, гомумән, спортның башка төрләре белән шөгыльләнү безнең организымыбыз өчен бик файдалы. Әмма хатын-кызлар бернәрсәне онытмаска тиеш: йөгергәндә безнең күкрәкләребез дә көчле хәрәкәтләр ясый. Мондый нагрузка исә күкрәкләрне берничек тә ныгытмый, киресенчә бәйләвечләрне, ягъни связкаларны суза, озынайта гына. Бу исә үз чиратында күкрәкнең салынып төшүенә китерә. 

Җиденче миф
Су белән массаж ясау салынып төшкән күкрәкләрне күтәрә. 

               Су белән ясалган массаж – тәнгә бик рәхәт, ул аны тонуста тотарга булыша. Әмма, кызганыч, ул берничек тә бәйләвечләргә тәэсир итми, шулай булгач, асылынган күкрәкне дә күтәрми. 
               
               
Сигезенче миф
Кремнар һәм майлар асылынып төшкән күкрәкне күтәрә.

               Кызганыч, мондый могҗизалы кремнарны һәм майларны уйлап тапмаганнар әле. Тикшеренүләр берниниди косметик чараның да, халык ысулларының да күкрәктәге бу проблеманы хәл итмәвен инде раслады. Әмма тирене тонуста тоту өчен аларны кулланырга була: алар күкрәкнең матурлыгын озаграк сакларга булышачак. 
               
 Тугызынчы миф
  Күкрәкне матур килеш саклап калып булмый.

Иртәме, соңмы, яшь үзенекен итәчәк инде. Тик бу хәл никадәр соң килсә, шулкадәр әйбәтрәк бит. Асылынып төшкән күкрәкләрне бернинди косметик чаралар ярдәмендә дә, күнегүләр ясап кына да күтәреп булмаячак. Хирургия юлын гына сайламасагыз... Әмма мастоптоз белән очрашуны кичектерү барыбер мөмкин. 

           Профилактика чаралары
           1. Кояшта озак булмагыз. Кояш астында озаграк булырга туры килгән очракларда, кояштан саклану чараларын кулланыгыз: ультрафиолет нурлардан тире үзенең сыгылмалыгын югалта. 
           
           2. Лифчикны бер дә салмыйча кимәгез. Мәсәлән, өйдә ансыз да йөреп була бит. Әмма спорт белән шөгыльләнгәндә, бигрәк тә йөгерергә чыкканда, махсус бюстгальтер кияргә тырышыгыз. 
           
       3. Тәмәке тарту – тиренең иртә картаюына китерә. Шул исәптән – күкрәктәге тиренең дә. Күкрәкләрнең иртә асылып төшүенең иң беренче сәбәбе тарту дип санала. 
       
       4. Спорт белән шөгыльләнегез, ул организмның гомуми халәтен нормада тотарга ярдәм итә. 
       
       5. Ничек туклануыгызга игътибар итегез. Рационыгызда тиренең сыгылмалыгын арттыручы матдаләр күбрәк булсын: аксымнар, витаминнар, антиоксидантлар.
       
       6. Күкрәк әле асылынып төшмәгән икән, крем һәм лосьоннарны куллану артык булмаячак. 

 

               
            

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар