Логотип
Матур булыйк

БИЛНЕ 9 САНТИМЕТРГА КИМЕТӘБЕЗМЕ?

Диетологлар моның өчен артык майны "яндыра" торган 6 продукт тәкъдим итә.


Диетологлар моның өчен артык майны "яндыра" торган 6 продукт тәкъдим итә. Аларның үзенчәлекле молекула структурасы бу продуктларны эшкәрткәндә күп энергия чыгара икән.
1. Яшелчәләр (брокколи, кәбестә, кыяр, сельдерей, болгар борычы һ. б.) Аларның калориясе түбән, үзләре туклыклы матдәләргә бай, составларындагы лептин гормоны ашыйсыны китерми.
2. Цитруслар. Аеруча грейпфрут файдалы. Метаболизмны тизләтә, шикәрне киметә.
3. Яшел чәй. Составындагы кофеин һәм антиоксидантлар матдәләр алмашын тизләтә, майны киметә.
4. Йомырка.
Тамагың тук хәлдә озак йөрисең. Составында аксым күп, углевод бөтенләй юк. Канда шикәр микъдарын шактый киметә.
5. Тәмләткечләр, имбирь, корица.
1/4 чәй калагы да җитә ди диетологлар. Имбирь ашкайнату органнары эшчәнлеген активлаштыра, эчтәге майны "яндыра". 5 аш кашыгы имбирь тамыры суы + 2 аш кашыгы бал + 2 аш кашыгы лимон суы. 1 литр кайнар суга шул катнашманы салып, шул суны эчәсең.
6. Зәһәр чили борычы.
Организмнан артык сыеклыкны, матдәләр алмашын тоткарлаучы токсиннарны чыгара.
Менә шул киңәшләрне үтәп карагыз әле, җәй башланганда гәүдәгез җиңеләеп, нәфисләнеп китәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар