Логотип
Пар алма

Ерактан эзләгәнең – якында

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле. 

Фәнис КӘЛИМУЛЛИН, Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артисты. Татарстанның атказанган артисты.
гаилә стажы – 21 ел; 
балалары – кызы Миләүшә (20 яшь), улы Ильяс (7 яшь).


Иң элек хатын-кызның нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
- Күзгә күренгән нәрсәләргә төшәдер ул башта караш: киеменә, буй-сынына... Ә сөйләшә башлагач, барысы да ачыклана... Була бит шундый күз явын алырдай чибәрләр – шаккатасың. Тик авызын ачып бер сүз әйтсә, кызыксынуың шунда ук сүнә. Дәшмәсә, хәерлерәк булыр иде дип уйлыйсың. Ә кайчак шундыйлар очрый: башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормый, игътибарны артык җәлеп итми.  Аралаша башлагач исә сокланып туймыйсың – күңеле шулкадәр бай, шулкадәр матур! Менә ни өчен дә беренче тәэсиргә артык ышанып бетәргә ярамыйдыр... Тагын күзләр бар әле. Укый белсәң, аларда кешенең җаны чагыла, диләр. Бер партнерым: «Сәхнәдә уйнаганда, роль эчендә яшәгән күзләрне күрү кирәк. Ул яктан, синең белән миңа рәхәт, Фәнис абый», – ди. 

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? 
- Хатын-кызлар шактый көйсез зат бит алар – бу аларның күбесенә хас сыйфат. Вакыт-вакыт көйсез... Шуңа да гафу итәсең. Тагын, тиз генә кабынып китеп, уйламыйча нидер әйтергә мөмкиннәр. Хәер, ничек тиз кабынсалар, шулай тиз басылалар да анысы... Мондый очракларда ир-ат төплерәк, сабыррак булырга тиеш. Тик булып кына бетә алмыйбыз. Хәер, безгә һөнәребез дә тәэсир итәдер: артистлар күбрәк хис белән яши бит. Алия дә, мин дә кайчак дары кебек кабынып китә алабыз, аннары кайтып төшәбез. Шартлаулардан гына үзе сакласын инде. 

Ә нәрсә өчен бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 
- Хыянәтне. Ләкин хәтта бу очракта да бөтенләй кырт кисәргә ярамыйдыр. Без барыбыз да адәм балалары – ялгышлардан хали түгел. Гөнаһсыз булсак, фәрештә сыман очып кына йөрер идек. Кеше кайчак бер минутлык хистән дә кабынып китәргә мөмкин. Һәм, ялгышын аңлап, шунда ук үкенергә, гомергә бу эшне эшләмәм, дип, үз-үзенә антлар эчәргә дә мөмкин. Нигә аны кичермәскә? Без беребез дә тормышта абынмый-сөртенми тормый. Дүрт аяклы ат та абына, диләр... Әйе, гафу итәргә дә кирәк кайчак. Бер секундта бөтен нәрсәне җимереп ташлау дөрес тә түгелдер. Балалар бар бит... Сүз дә юк, авырдыр бу адымны ясавы. Андый хәлгә, шөкер, тарыган юк. Хатын-кызны гафу итмәслек хәлләр дә калырга, гомумән, бер ир-атка да язмасын. 

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?
- Илһамландырып торучыдыр дип уйлыйм. Безгә, сәнгать кешеләренә, бу бигрәк тә кирәк. Илһамландырып җибәрсәләр, ир-ат, җиң сызганып, өйдә комфортны үзе дә ясый. Ясарга булыша... Күңелен күтәрергә генә кирәк аның. Җилкендерергә! 

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
- Була ала! Чын мәхәббәт тә кайвакыт дуслыктан башлана бит. Хәер, бик якын дус булып йөреп тә, хисләре мәхәббәткә әверелмәгән парлар да очрый. Берәүгә дә сөйли алмаган, уртаклашып булмаган нәрсәләр хатынга сыя. Әле Алия белән эштән кайтып очраштык та, бергә утырып чәй эчтек менә. Көне буе эчендә җыелганын сөйләде дә: «Бушандым, рәхәт булып калды», – ди. Ул сөйли, ә мин аның һәр сүзен аңлап утырам – чын дуслар да шулай бит.  

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 
- Без Алия белән өч ел ярым театр училищесында бергә укыдык. Унау идек төркемдә: биш егет, биш кыз. Әмма укыган вакытта ул – мине, мин аны «күрмәдек». Барысы да театрда бер сезон эшләгәч башланды... Кызык ул безнең тарих. Мин Алиянең иң якын дусты, аның белән бер бүлмәдә яшәгән кыз белән дуслашып йөрим. Күпләр безнең арада мәхәббәт дип уйлый. Әмма без аның белән абый-сеңел кебек идек, үзенең абыйсына охшата иде ул мине. Шул кыз берсендә Алиянең мине якын итүен сиздерде. «Синең хакта болай дип әйтә», – ди... Кинәт кенә Алиягә башка күз белән карадым бит шуннан соң! Югыйсә озатып йөргән кызларым да бар иде. Берәү генә дә түгел иде. Яшь чакта егетләр – кызсыз, кызлар егетсез булмый инде. Кем кемне озатмаган?! Әмма барысы да вакытлы мавыгу гына булган, күрәсең. Ә Алияне мин моңарчы бөтенләй белмәгәнмен икән: эчке дөньясын, күңелен... Сукыр булганмын! 

Ул елны Фәнәвил Галиев белән җәйге ялыбыз вакытында Пермь якларына гастрольгә чыгарга уйладык. Телеграмма сугып, Алияне дә чакыртып алдым. «Ял вакытында нинди гастроль ул?» – дип, әнисе ачуланып калса да, Алия авылдан очып килеп җитте. Дүртәү юлга кузгалдык. Көндез балаларга Нәби Дәүлинең «Тозакка төшкән аучы» дигән әкиятен куярга булдык, ә кичләрен – концерт.  Шул гастрольләр вакытында якынаеп киттек инде без. «Өйләнешәбез, бер театрда эшлибез, бер-беребезне аңларга да җиңел булыр», – дип, Барда районында йөргәндә үк хәл иттек. Күктә, күрәсең, никахыбыз инде укылган булгандыр. Тормышта шулай бит: кайчакта үзеңә кирәкне әллә кайлардан, ерактан эзлисең, ә ул якында, янәшәңдә генә булып чыга.

Гастрольдән соң, Алия үзенә – Кукмарага кайтып китте, мин – Әлкиемә. Инде бу хәбәрне өйдәгеләргә җиткерергә кирәк бит. Әти мин икенче курста укыганда ук мәрхүм булган иде инде. Әнигә яңалыгымны әйтергә һаман җай тапмыйм. Бакчага суган чүбе утарга чыктык шулай. Инде түтәлләр дә бетеп килә. Әйтеп булмый гына! Ниһаять, тәвәккәлләдем. «Әни, мин өйләнермен... Бәлки», – дим. Мин төпчеге, абый-апалар бар да башлы-күзле иде инде. Алияне сорарга барырга әни абыйсының хатыны белән башта Казанга килде. Монда кунып, аннан электричка белән дүртәү Кукмарага, Төркәшкә кайтып киттек. Капканы ачып керсәк, Алиянең әтисе ишегалдында йөри. «Исәнме, бабай?!» – дип кул суздым. «Әле бабай түгел, никахтан соң әйтерсең», – дип туктатты ул мине. 
Безнең никах укытып килүебез җәйге ялдан җыелган артистлар өчен зур вакыйгага әйләнде. Күпләр моңа ышанмады. «Фәнис белән Алия өйләнешкән» икән дигәч, «Дөрес түгелдер, Алиянең дус кызы белән кавышканнардыр», – дип каршы төшкәннәр. Әйтәм бит, аның белән йөри дип уйлыйлар иде мине.   

Ә туебыз 20 сентябрь көнне безнең авылда булды. Театр «УАЗик» бирде – шуңа төялешеп кайттык. Пычрак, карлы яңгыр ява... Кулчатырлар тотып, авыл Советына җәяү бардык. Аякта – резин итек. Кулда – бакча чәчәкләре. Алиянең бер дус кызы «Мендельсон» маршын акапелла җырлап торды. Шулай язылыштык... 

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы? 
- Кемдер, бәлки, шулай сайлыйдыр да, белмим... Хәер, эзләнә башласаң, әни белән Алия арасында да охшашлыклар табарга була анысы.

 Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 
- Таба икән, димәк, булдыра! Әйбәт хатын эләккән! Мал табучы кешенең гаиләгә вакыты күп калмый, гадәттә, димәк, иргә күбрәк вазыйфа йөкләнә бу очракта: балаларны тәрбияләргә, өйне тәртиптә тотарга, хатыны кайтышка, бәлки, ашарга да пешерергә... Әмма хатын байлык таба, дип, ир кеше түбәнлеккә төшәргә, буйсынып торырга тиеш түгелдер. Хәер, монда күбесе хатын-кыздан да торадыр дип уйлыйм. «Мин акча табам!» – дип, авыз да ачтырмаса, бу сүзләр ирне түбәнсетәчәк инде. 
Гомумән алганда, гайре табигый хәл димәс идем моны. Башка вакыт хатын-кызлар: «Без хәзер ир-атлар белән бертигез», – дияргә ярата бит. Тигез икән – тигез! Димәк, мал тапканда да бу шулай.  

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 
- Уңай карыйм. Ә ни өчен белгертмәскә, сузып йөрергә, көтәргә? Соңга калсаң?! Әгәр ул кеше, чыннан да, синең бәхетең булса? Аңлаша алмый калып, ахырдан үкенүчеләр азмы әллә... Алия мисалындагы кебек, үзең ярып әйтмичә, читләр аша сиздерергә дә мөмкин ләбаса. 

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
- Алия миңа игътибар иткән вакытта, кызыгырлык бер нәрсәм дә юк иде әле. Яңа гына укуны тәмамлап, театрда эшли башлаган чагым. Хезмәт хакым да мактанырлык түгел. Шуңа карамастан, ул үзенең киләчәген минем белән күргән. Әйтүе буенча, мине җитди, төпле кеше дип якын иткән, киләчәгемне өметле дип санаган. 

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта диләр. Бу, чынлап та, шулаймы? 
- Әгәр дә ике арада мәхәббәт бар икән, син аңа ышанасың икән, миңа калса, бу куркыныч түгел. Мөнәсәбәтләрнең ныклыгына ышанып бетмәгәндә исә, әйе, шулайдыр. 


Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
- Өй җиһазларын бер урыннан икенче урынга күчерергә ярата Алия. Әле менә тагын өстәлне башкача итеп борып куйган. «Болай җайсыз бит, сыймыйбыз», – дим. «Юк, ул шулай торырга тиеш!» – ди. Фатирда ярар, хәтта тулай торак бүлмәсендә дә шулай мәш килә иде Алия. «Тагын нишләттең инде?» – дип аптырый идем. «Бертөрлелектән туям, өйдә аз гына үзгәреш булса да, миңа рәхәт, үземне әйбәт хис итәм», – ди ул. 

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?
- Башта бәхәсләшәсең. Үзеңнекен исбатларга тырышып карыйсың. Алиянең мондый вакытта кызып китә торган гадәте бар. Мине сабыр кеше дип әйтәләр болай, ләкин ул сабырлыгыңны сындырырга да мөмкин. Үзеңне тыеп торырга тырышасың, билгеле. Аннан кул селтисең. Үпкәләгән сыман буласың. Озак та үтми, ул үзе яныңа килеп җитә... Әй, бәхәсе дә юк-бардан, вак-төяктән чыккан бәхәс була инде аның! 
 
Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?
- Юк, мин кафега чыгып китә яки нәрсәгәдер заказ биреп, аны көтеп утыра торган кеше түгел. Үзем дә пешерә беләм лә. Әллә ниләр майтармасам да,  ач утырмыйм анысы. Йомырка кыздырып ашый алам. Аш куям. Малай токмач ярата – аны пешерүнең дә бер авырлыгы юк. Хатын өйдә булмаса, кайтуына нидер пешереп куеп, кәефен дә күтәрәм әле. Алия мин томалап пешергән кәбестәне бик ярата. «Синеке тәмлерәк килеп чыга», – ди. 

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?
- Алия бик җитез ул – күз ачып йомганчы әзер була. «Нәрсә кияргә?» –дигән сорауны да җәлт хәл итәбез. «Әнә шул күлмәгең бар бит, ки», – дисәм, ул шунда ук ризалаша. «Әйе, менә дигән! Каян башыңа килә синең?!» – дип, мине мактап та ала әле. Үзен гел чибәрләп, матурлап торырга аның, бәлки, вакыты да җитмидер. Аннан ул рәхәт, иркен, җайлы кием кияргә ярата. Аларның өйләре авыл читендә – табигать кочагында утыра. Авылга кайтса, мин Алияне танымыйм: иске күлмәкләр киеп куя, чөеп кенә яулык бәйли. «Убырлы карчыкның яшь чагы булгансың», – дип көләм мин аннан. Тәнемә рәхәт, мин шулай ял итәм ди. Сүз дә юк, ул да матур күлмәкләр кияргә ярата. Кызыга да торгандыр. Әмма: «Шундый күлмәк, шундый тун киясем килә», – дип беркайчан әйткәне юк. Мин: «Әйдә, сиңа менә шуны алыйк», – дигәч тә, «кирәкми» дияргә мөмкин.   

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?  
- Миңа ошамастай бүләк биргәнен хәтерләмим Алиянең. Ә беренче бүләге истә менә! Сөйлимме икән соң... Без әле очрашмый да идек. Беркөнне ул торган тулай торактан, бер кыз яныннан чыгып барам шулай. Алия мине күрде дә: «Карале, сиңа бер бүләгем бар иде», – ди. «Ярый, кире борылмыйм инде, мин урамга чыккач, тәрәзәдән ыргытырсың», – дим. Пакет белән ташлады бу. Ачсам – трусик! Сәдәфле трусикларның чыккан гына вакытлары. До, ре, ми дип язылган. Заманасы өчен шактый затлы иде ул. Үлчәме дә туры килде. Кадерле бүләк булды ул миңа, озак кидем, хәзер дә саклыйм. Алия кыю ул, мондый бүләк бирергә дә йөрәге җитә... Шуңа мине үзенә каратты да. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар