Логотип
Шәхес

Мәрьям Солтанова – Акчуринаның тууына 160 ел

***
Мәгълүм булуынча, быел мәшһүр татар кызы – меценат Мәрьям Солтанова – Акчуринаның тууына 160 ел тула.
Халкыбыз өчен тирән мәгънәле тарихи вакыйга бу. Шуны истәлекле итеп уздыруга әзерлек алып барыла. Узган елда Уфада “Мәрьям Солтанова –Акчурина исемендәге дискуссия клубы” эшли башлады. Аның башында актив җәмәгатьче, “Берлек” Башкортстан төбәк татар мәдәни-агарту оешмасы җитәкчесе Нәфисә Акчурина тора. 
Мәрьям Акчурина исемен, аның милләт өчен кылган олуг эшләрен кайтарып күрсәтү, киң җәмәгатьчелек хәтерендә истәлекләрне тергезү, өйрәнү, яшьләр арасында шәхеснең исемен пропагандалау һәм мәңгеләштерү максаты клубның бурычы. Шул эшләрнең беренче карлыгачы булган клуб эшчәнлегенең максаты аңлаешлы һәм тирән мәгънәгә ия. 
Башкалабыз Уфаның бүгеннән ерак калган тарихы белән бәйле урыны, билгеле Тукай урамында, Диния нәзарәте каршында урнашкан архитектура һәйкәле булган ике катлы, кызыл кирпечтән төзелгән элекке бина күпләргә әле билгесез булган тарихи мәгълүматларны саклый. 
ХIX йөз ахыры – ХХ йөз башында ул вакыттагы Спас һәм Фролов (соңрак Воскресение) урамнары кисешкән урында төзелгән бу йорт кайчандыр Беренче мөселман хатын-кызлар комитеты рәисе Мәрьям Тимербулат кызы Солтанова-Акчуринаныкы булган. Моны раслаучы тарихи тамга - ишек катында тимердән челтәрләп эшләнгән түбә кыегында «МС» хәрефләре тора...
Бу йортны кызы Мәрьямгә әтисе, күренекле меценат Тимербулат Акчурин төзеткән. Мәшһүр Мәрьям Акчурина анда яшь туташлар өчен училище ача. Кыз балаларга яңа методика буенча сабак бирелә.
Хәзер Уфаның Мөселманнар Диния нәзарәтенә караган мәдрәсә Мәрьям Солтанова исемен йөртә. 
Бүген инде Тукай урамындагы 33 санлы йорт архитектура һәйкәле булып тора. Моңа ирешү өчен Нәфисә Фәйрүз кызы Акчурина җитәкчелегендәге актив төркем зур тырышлык салды.
Әлегә кадәр киң җәмәгатьчелеккә Мәрьям Солтанова-Акчурина исеме, аның тәрҗемәи хәле, олуг эшчәнлеге, милләтебез өчен кылган изгелек гамәлләре ябык китаптай сер булып кала килде. Инде менә татарның мәшһүр кызы Мәрьям Акчуринаның туына 160 ел тулуны каршы алырга әзерләнәбез. Бу чаралар ошбу кимчелекләрне бетерүгә зур мөмкинлекләр ача. 
Мәгърифәткә, нурга, камиллеккә омтылган, халкын, ул чорда бер хокуксыз татар хатын-кызларын шундый каршылыкларны җиңеп, яктылыкка, нурга иярткән, йөрәкләренә мәгърифәт орлыклары салган, күңелләрендә нур уяткан Мәрьям Солтанова – Акчурина исеме изге гамәлләре белән кабат безнең мохиткә кайта. Башкортстан татарлары өчен бу вакыйга ифрат тирән мәгънәгә ия.
“Мәрьям Солтанова – Акчурина дискуссия клубы” эшчәнлеге шул яклап үзенең тирән рухиятле, тарихи, милли-мәдәни юнәлештәге зур ролен раслады.
Узган ел ахырында Уфада “Мәрьям Солтанова – Акчурина исемендәге дискуссия клубы” эшчәнлеген йомгаклау чарасы узган иде. Анда Казан кунагы – Бөтендөнья татарлары Конгрессының милли белем бирү комитеты рәисе Рөстәм Гыйльметдинов катнашты. 
Ел дәвамында эшләнгәннәргә нәтиҗә ясалды, актив катнашкан шәхесләргә күрсәткән ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәт белдерелде. Башкортстан татарларының горурлыгы булган бу зыялы ир-егетләребез Бөтендөнья татарлары конгрессы Шурасы рәисе Вәсил Шәйхразиев имзалаган Рәхмәт хатларына да лаек булдылар.
Клуб эшендә катнашкан татар зыялылары, Клуб вәкилләре – төрле темаларга сөйләшүләр оештырган белгечләр (спикерлар), этнографлар, җәмәгатьчеләр, тарихчылар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр һәм журналистларның максаты бер: мәдәниятебез, татар мәгърифәте, туган ягыбыз, Ислам дине тарихы буенча белем нигезләрен камилләштерү, туган телне саклау эшендә мөһим юнәлешләрне ачыклау һәм боларның барысын да тормышта куллану. 
“Мәрьям Солтанова – Акчурина исемендәге дискуссия клубы” ның узып барган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалганда, Нәфисә Акчурина алда көткән бурычлар, клуб эшендә үз программалары белән катнашып, уртак, изге гамәлләргә кушылырга әзер татар зыялылары турында хәбәр иткән иде.
Ел башыннан клуб эшен яңартты. Раил Кузеев исемендәге Башкортстан этнологик тикшеренүләр институтына сәфәр шул кысаларда оештырылды. Институт музеенда урнаштырылган тарихи белешмәләр, кешелек яралган чорларны дәлилләгән чал тарихлы экспонатлар, зур фәнни эшчәнлек нәтиҗәсендә безнең игътибарга тәкъдим ителгән гасырлар авазы булган чыганаклар белән танышу бик мавыктыргыч булды. Бу музей заллары буенча эчтәлекле, фәһемле сәяхәтне Институтның этнополитология бүлегенең өлкән гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, шулай ук спикерыбыз Илдар Габдрафыйков оештырды.
Һәр чорны тасвирлаган бүлекләр буенча дәвам иткән тәфсилле экскурсиянең бер өлешен биредә халык аеруча көтеп ала – ул Сармат алтыннары урнаштырылган зал. Бик үзенчәлекле тарихы булган бу алтын сыннарның табылуы, бүген бездә булуы, Республика музейлар эшчәнлегендә халыкта кызыксыну уятыр кабатланмас чыганак ул. Аның серле тарихы белән танышу өчен мотлак шушы музейда булырга кирәк. Бу бай тарихи материал республикада туризмны үстерүдә искиткеч зур, кабатланмас рольгә ия. Тик алар әлегә тыйнак кына күләгәдәрәк калалар. Малтабарлык дәрте җитеп бетмиме безгә? Кайбер чит илләрнең чүлмәк ватыгы күрсәтеп туристлардан табыш алуын уйласаң, безнең мөмкинлекләр иксез-чиксез, дияргә урын бар. Заллар буйлап йөргәндә, төрле яшьтәге кешеләрнең дә башына шул уйлар килде. Экскурсиягә мәктәп балаларының килүен күреп сөендек. Димәк, боз кузгалачак. Алтыннарда гына түгел бит тарих, мамонт скелеты, 315 кг метеорит кисәге – болар музейның йөздән бер генә үрнәге. Барып күрегез, дуслар!
 Сәфәргә безне тагын бер матур сәбәп җәлеп итте. Күптән түгел, тарих фәннәре докторы, шушы институтның этнополитология бүлеге җитәкчесе, “Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе”, профессор, “Мәрьям Солтанова – Акчурина исемендәге дискуссия клубы”ның спикеры Фаил Сафин күркәм юбилеен каршылады. Галимнәр берлегендә шәхесне зурлап тәбрикләгәннәр иде инде. Институт эшчәнлегенә бөтен гомерен багышлаган шәхес киң җәмәгатьче буларак та билгеле. Дискуссия клубы эшчәнлегендә дә Фаил Габдулла улының хезмәте зур бәягә лаек. Ике матур чараны берләштергән көнне Башкортстан татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмалары лидерлары – Люция Вафина (“Ак калфак”), Флүсә Нәдергулова (“Сәхибҗамал”), Нәфисә Акчурина (“Берлек” татар иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасы) җитәкчелегендә делегация вәкилләре Фаил Сафинга рәхмәт сүзләрен, теләкләрен җиткерде. Туган телне, рухи кыйммәтләребезне саклап калуда Фаил Габдулла улының һәм аның янәшәсендәге галим, белгечләрнең эшчәнлеге зур мәгънәгә ия.
Мәдәни-агарту эшләренең дәвамлы булуы, киңкүләм таралуы мөһим. Чөнки безгә милләтебезне туган телле, тарихлы, әдәбиятлы, мәдәниятле, рухиятле һәм эчке культурага ия, көчле милләт буларак саклап калу өчен зур стратегик бурычлар йөкләтелә. 
Узган елның 22 декабрендә татар халкының үсешен үз эченә алган Стратегия проектының варианты төзелде. Проект буенча, шәһәр мәдәнияте – татарның югары мәдәнияте. Ул милли әдәбиятны, драматургияне, сынлы сәнгатьне, кино, архитектура, заманча татар музыкасын һәм арытаба үсешкә барырга тиеш башка юнәлешләрне үз эченә ала.
Мәгълүм булуынча, татар халкының үсешен билгеләүче Стратегия проекты 2019 елның августында кабул ителәчәк. Шуны истә тотып, “Мәрьям Солтанова – Акчурина исемендәге дискуссия клубы” эшчәнлеген арытаба уңышлы дәвам итү халкыбыз өчен мөһим. Ул стратегик проектның яралуына һәм камил шартларда эшләп китүе өчен яхшы нигез булып тора. Башкортстан татарлары киләчәктә көткән зур эшләрдә, аның өметле язмышына илтәсе чараларга үз өлешен кертергә һәрчак әзер. Без моны яхшы аңлыйбыз һәм шул бурычларны йөкләтергә әзербез.


Алсу Төхвәтуллина. 
Уфа, Башкортстан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар