Логотип
Шәхес

​МИЛЛӘТ РУХЫННАН САРКЫГАН КӨЧ

Классик балет фестиваленең быелгысы бу каршылыклы, кырыс тормыштан алҗыган җаннарыбызны үсендереп җи​бәрәсе, күңел күкләребезгә ай чыгарасы, йолдызларын чә​чәсе итте. Мәркәзебездә алтынчы ел рәттән үткәрелгән әлеге фестивальдә илебезнең мәшһүр осталарыннан башка Алмания, Япония, Франция дәүләтләреннән килгән кунак​лар да катнашты. Аларның иң мәшһүре, иң затлы исемлесе, әлбәттә, Рудольф Нуриев иде. Ул 1961 елда ук илдән китәр​гә мәҗбүр булып, озак еллар аның исемен дә телгә алырга ярамады. Шулай да дөньяның иң бөек биючесе ирешкән гүзәл уңышлар хакындагы хәбәрләр «тимер пәрдә» аркылы да саркып керә торды.



Әмма безгә бу кабатланмас биючебезнең олы сәнгатен күреп ләззәтләнү бәхете язмады. Рудольф Нуриев күптән түгел генә балет биючесе буларак үзенең карьерасын төгәл​ләде һәм ул Париждан Казанга килеп тамашачы хозурын​да балет дирижеры сыйфатында балкыды. Рудольф Нуриев фестивальдә П. И. Чайковскийның «Щелкунчик» балетына дирижерлык итте. Рухланган оркестр, гаҗәеп музыка, Ма​ша ролендә Зур театрның атаклы балеринасы Надежда Павлованың биюе ул кичне илаһи нур белән өретте.

Инде сүзебез балет сәнгате турысында барганда, татар халкының дөньякүләм исемле биючеләрен, алар казанган дан-абруйны танымау мөмкин түгел. Хәзергесе вакытта Ин​глиз Королева балетында эшләүче Ирек Мөхәммәдов та, фестивальгә Мәскәүдән килүче, Халыкара конкурслар ла​уреаты Айдар Әхмәтов, яшь биюче Лилия Мөсәвәрова, Самара опера һәм балет академия театрыннан, РСФСРның атказанган артисты Наил Гыймадиев исемнәре дә дәвам хакында сөйли.



Фестиваль көннәре безгә рух эстәргә, уйланырга һәм мәшһүр милләттәшебез белән очрашырга, сокланырга җай бирде. Шушындый форсат өчен аны оештыручыларга рәх​мәтләребезне күндереп, театр белгече Владимир ГОРШКОВның Рудольф НУРИЕВ белән кылынган әңгәмәсен тәкъдим итәбез.
 

Әүвәле кыскача мәгълүмат



Нуриев Рудольф Хәмит улы 1938 нче елның 17 мартында, Иркутск шә​һәрендә дөньяга килгән. Аның әнисе тумышы белән Казаннан. Рудольф һәвә​скәр коллективларда бию белән шөгыльләнгән, Уфа​дагы Башкортстан опера һәм балет театры спектак​льләрендә катнашкан. 1955-58 елларда Ленин​градның академик хорео​графия училищесында укыган. 1958-61 еллар​да – Ленинградның С. М. Киров исемендәге опера һәм балет театры солисты, 1961 елдан ул – Инглиз Королева балеты (Лондон) солисты. 1983-89 еллар​да – «Гранд Опера» бале​тмейстеры (Париж). Баш​карган балет партияләрен​нән иң күренеклеләре: Альберт    («Жизель» – А. Адан), Фрондосо («Лауренсия» – А. Крейн), Дезире һәм Зәңгәр кош («Йокыга талган гүзәл» – П. Чайковский), Солор («Баядерка» – Л. Минкус), Армен («Гаяне» – А. Хачатурян) Базиль («Дон Кихот» – Л. Минкус).

Чит илләрдә ул балет​мейстер буларак, А. Глазу​новның «Раймонда»сын, Л. Минкусның «Баядерка»сын, А. Аданныц «Корсар»ын, П. Чайковскийның «Аккош күле»н һәм башка спектакльләрне сәх​нәгә куя. Балетмейстер һәм биюче буларак бию​нең «модерн» стилендә бик күп эшли. Р. Роджерсның һәм О. Һаммерштейнның «Король һәм Мин» дигән мьюзиклында дра​матик күренештә катнаша һәм Король ролен башкара (Бостон, 1989).

Биюдә кабатланмас осталыкка ия, классик бию техникасын камил белгән Рудольф Нуриев чит иллә​рнең балет труппаларында бик күп чыгышлар ясый.

Инде әңгәмәбезгә кү​чик.

– Нишләп Советлар Союзын ташлап китте​гез?

– 1961 елда күңелем сизде – кичекмәстән ка​чып котылырга кирәк. Югыйсә, бу дөньяның Сер​геевлары (Киров исемендә​ге опера һәм балет театры​ның ул чактагы баш балет​мейстеры) мине изеп таш​лаячак, Себергә олактыра​чак, биюдән мәхрүм итә​чәк, башыма җитәчәк! Шу​ндый халәттә идем мин...

– Чит илгә чыгу бе​лән үк ниндирәк шартларга эләктегез соң?

– Парижга килеп төш​тем. Бәхетем бар икән: Марки де Куйвас шунда иде. Аның француз хөкүмәтенә һичбер ялынычы юк. Югыйсә, совет хакими​яте барлык театрларны, бөтен илләрнең мәдәният даирәләрен урап чыгып, минем өчен барлык театрларга да юлны ябарга өлгергән иде. Марки де Куйваска мең рәхмәт – ул миңа эш бирде. Мин анда «Йокыга талган гүзәл»дә принцны биедем.

– Хосусый    труппа идеме ул?

– Әйе, ул труппа Америка акчасына яши иде.

– Анда озак эшләдегезме?

– Алты ай.

– Шуннан соң юллар кая илтте?

– Иң әүвәле мин укырга, өйрәнергә теләдем. Копенгагенда бөек биюче Эрих Браун яши иде. Мин аны моңарчы фильмда күргән идем һәм аңладым: иң шәп биюче һәм миңа аңардан барлык белгәннәрен өйрәнергә кирәк!

Таныштым, педагогының кем икәнен сораштым. Баксаң, аның педагогы безнең ватандашыбыз Киров балетыннан Вера Волкова икән. Өстәвенә, Вера Волкова минем педагогым Александр Иванович белән дуслар да икән әле. Һәм мин аңардан дә дәрес ала башладым.

– Пушкинның һем Волкованың дәресләре​ңә нинди охшашлыклар яки үзгәлекләр бар?

–​ Кайбер комбинацияләр охшаш. Әмма Волкова көнбатыш стилендә эшли башлаган иде инде. Ягъни, биюнең һәр хәрәкәте иң зур төгәллеккә җиткерелә дигән сүз бу. Биюдә һәр нәрсә эмоциягә түгел, төгәллеккә корыла.

– Аңарда күпме вакыт дәрес алдыгыз?

– Өч ай тирәсе... Һәм егерме биш ел буена әледән әле очрашып, дәресләрне яңарта тордык.

– Шуннан соң кайда биедегез?

–​ Ковент Гарденга киттем (Инглиз Королева ба​леты – В. Г.) Анда Марго Фонтейн катнашында ба​лет кичәсе әзерләнә иде. Марго Фонтейн да Волковадан дәресләр алган икән. Алар ахирәтләр булып чыкты. Менә шул Марго Фонтейн Коппенгагенга, Вера Волковага шалтыратып, минем хакта со​рашкан: «Борын тишекләре ничегрәк? Зураялар​мы? Даһилык бармы?» «Бар!» дигән Волкова, һәм Марго мине гала-концертка чакырды. Мин Ло​ндонга юл тоттым һәм Фо​нтейн белән бии башла​дым.

– Ул кичәдә нинди бию биедегез?

–​ Ул кичәдә мин Мар​го белән биемәдем. Килеп төшү белән үк мин аңа бо​лай дигән идем: «Мин үзе​мнең чыгышым өчен хак рәвешендә Сездән бер бү​ләк сорыйм: балетмейстер Аштон («модерн» стилен​дә эшләүче хореограф – В. Г.) минем өчен хореогра​фик номер эшләп, шуны сәхнәгә куйсын иде! Һәм Аштон минем очен Скря​бин музыкасына хореогра​фия эшләде. Ул чагында мин Скрябин белән мавыга идем.

– Сез Фонтейн белән бик күп еллар буена би​едегез. Сәхнәдә очраш​кан вакытта аңа ничә яшь иде?

–​ Бу 1961 елда булды, ул чакта Фонтейн миннән егерме яшькә олырак иде.

– Нинди биюләр бие​дегез?

–​ Барысын да! Әмма беренче спектаклебез «Жизель» иде. Тарихи тамаша булды ул!

– Чит илләрдә клас​сикадан ниләр биедегез?

–​ Төрлесе туры килде. Биеп кенә калмадым, клас​сиканы аларга бүләк итүче дә булдым мин. «Баядерка»ны, «Корсар»ны, «Раймонда»ны һәм башка спек​такльләрне саф классика хәлендә бүләк иттем мин чит илләргә.

– Сез әле дә биисез​ме?

–​ Юк, моннан сигез ай элек биюдән туктадым.

– Үз мәктәбегезне яки труппагызны оеш​тыру хакында уйлага​ныгыз булдымы?

–​ Яшьрәк чагымда ба​шыма андый юләр фикер​ләр килмәде. Труппа бул​дыру өчен туктаусыз акча эзләргә, һаман саен акча теләнеп йөрергә кирәк лә​баса.

– «Гранд Опера»ның баш балетмейстеры бу​лып эшләү дәверендә нинди спектакльләр куйдыгыз?

– Барысына да өлгер​дем, әмма «Раймонда»дан башлап җибәрдем. Анна​ры – «Щелкунчик», «Ак​кош күле»...

– «Гранд Опера»дан кайчан киттегез?

– Өч ел элек.

– Моннан өч еллар чамасы элек Америкада мюзиклда уйнап, дра​матик роль башкаруы​гыз хакында сүзләр йөр​гән иде. Тагын да шун​дый рольләр башкары​рга туры килдеме?

– Шактый күп туры ки​лде.

– Нишләп дирижер​лык белән шөгыльләне​ргә булдыгыз?

– Биюләр төгәлләнде. Сайлыйсы гына калды: өй​дә утырып, карт кәбестә​дәй шәлберәергә яки үзеңә бүтән юнәлештә урын та​барга... Бервакыт «Гранд Опера»да миңа Кароян очрады һәм, син дирижер булырга тиеш, диде. Дири​жерлар озаграк яши, янә​се...

– «Гранд Опера»дан нишләп киттегез?

– Интригалар нәтиҗә​сендә.

– Безнең театрларда​гы интригалар белән «Гранд Опера»дагы ин​тригаларны чагышты​рып буламы?

– Сез бу мәсьәләдә ба​ла-чага гына...

– Казан һәм Казан халкы ниндирәк тәэсир калдырды?

– Рәхмәтем зур. Бик әйбәт эшләп алдык. Ка​зан – 1830 нчы еллар шә​һәре. Күзне ял иттерә тор​ган шәһәр.

– Алга табан Казан белән бәйләнеш тотарга ният юкмы?

– Яхшылап уйлап ка​рарга кирәк. Дирижер бу​ларак колачны киңрәк җәя алалсам, киләчәкнең шак​тый өметле булуы ихтимал.

– Балетның һәм ор​кестрның бүгенге хәлен ничегрәк бәялисез?

– Мин оркестрдан ка​нәгать. Алар да миннән канәгатьтер дип уйлыйм.

– Бу араларда нинди эшләр майтарырга җы​енасыз?

– Тиздән Венага очам. Анда мине репетиция һәм концерт көтә.

– Татар балетына һәм Казан тамашачысына нинди теләкләре​гез бар?

– Аяк табаннарын көй​ләгез. Хәрәкәт чалымна​рының чисталыгына ире​шергә, көйгә биергә кирәк. Ә тамашачы – искиткеч! Минемчә, тамашачының яхшысы була, начары бу​ла. Яхшысы театрга йөри, начары өйдә утыра.

– «Модерн» стилен​дә нинди спектакльләр куйдыгыз?

– Ул стильдә мин иң башлап «Юлдан язган ма​лай»да биедем. Аны Ш. Ба​ланчин куйды. Аннары Ро​лан Пети «Югалткан җән​нәт» балетын куйды. Бүтән тамашалар да булды. 60 нчы еллар иде бу. Классик биючеләр белән «модерн» стилендә биючеләр арасы​нда үзенә күрә күпер сал​ган беренче биюче булдым мин.

– «Модерн»ның ака​демик лексикага нигез​ләнмәгән төрен биюче​ләр кемнәр?

​ Әйтик,    Марта Грехм, Пол Тейлор. Мар​та Грехм җирнең тарту кө​ченә бәйле гаять тә үзен​чәлекле бию иҗат итте...

...Әңгәмә барышында Рудольф Нуриев Казан та​машачысы хакында «искиткеч» диде. Әлбәттә, бөек биюче дөньяның мәшһүр залларында алкышларны күп ишеткән. Әмма Казан тамашачысының алкы​шына бүтәнчәрәк мәгънә салынган иде – сәхнәдә милләтнең даһи улы ләбаса!

Гасырлар буена изелеп тә, рухын, талантын, акы​лын сау килеш саклап кала алган халыкның кан көче дөньяның төрле төбәкләрендә әледән-әле бәреп чыга тора. Аларның кайсы илдә яшәвендә генә түгел шул хикмәт. Бөтен дөнья халкының горурлыгына әверелгән андый талантларның куәтенә милләт кар- нында җан кергән ләбаса. Димәк, аларның кешелек​не сокландырган сәнгате, ни генә дисәң дә, иң әүвәле татар халкының рухыннан саркып чыккан...

Фестивальдә катнашучы​лар арасында Надежда Павлова (сулдан өченче) һәм Рудольф Нуриев (сул​дан дүртенче).

Д. БУНТУКОВ фотосурәтләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар