Илфак Шиһапов Исмәгыйль абыйны журналистларның әтисе дип саный иде – Илсөя Бәдретдинова

“Исмәгыйль абыйга Илфак илаһилаштырып карый иде", - ди "Татарстан яшьләре" газетасында чирек гасыр баш мөхәррир вазифаларын башкарган Исмәгыйль Шәрәфиев турында шушы елларда Илфак Шиһапов янында булган хатыны Илсөя Бәдретдинова, “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә. - Исмәгыйль абый белән Илфак әтисе белән аралашкандагы сыман сөйләшә иде. Аның яныннан чыкканда: “Шәрәфиев шулай дип әйтте”, - дип, сабый бала кебек шатланып чыга иде".
Илсөя Бәдретдинова Илфакның Лениногорскиның “Заман сулышы” газетасында эшләгәндә бер үк вакытта “Татарстан яшьләре”нә дә язып торуы, алар Илфак белән бергә яши башлагач, “Татарстан яшьләре”нә килеп йөрүләрен искә алды. Түбән Камага күчкәч тә язып торуын әйтте. Илфак Шиһаповны “Татарстан яшьләре”нә чакыргач, яшь гаилә Казанга күченеп килә. Бу 2003-2004 еллар була. Илфак продюсерлык белән шөгыльләнә башлагач кына язуын сирәгәйтә.
Илфак һәрвакыт: “Бүгенге исемле журналистларның күбесе - Исмәгыйль Шәрәфиев мәктәбен үткән кешеләр”, - дия иде. Раиф Усманов, Гөлнара Сабирова, Рәмис Латыйповны Исмәгыйль Шәрәфиев мәктәбен үткән кешеләр дип саный иде. “Ул кулдан тотып язарга өйрәтмәде, күз карашы белән ничек яшәргә икәнен өйрәтте, - дия иде. - Безнең укытучыбыз! Ул - журналистларның әтисе”, - дия иде.
Илсөя Бәдретдинова "Татарстан яшьләре" газетасын һәрвакыт яратып укуын әйтте.
"Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев 22 июнь көнне Салмачидагы өендә каты авырудан соң вафат булды. Әтнәдә җирләнде. Исмәгыйль Шәрәфиевка 66 яшь иде.
Танылган продюсер һәм журналист Илфак Шиһапов 30 майда Казанда үз өендә йөрәк авыруыннан вафат булды. Илфакка 49 яшь иде.
чыганак: http://tatar-inform.tatar
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.