Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

Сугыш әби белән бабайның ике улын алып киткән

Әтнә районы Иске Өҗем авылында көн күрүче Нәбиуллин Габдрахман бабай белән Оркыя әби дә ике улын сугышка озаткан...


Әтнә районы Иске Өҗем авылында көн күрүче Нәбиуллин Габдрахман бабай
белән Оркыя әби дә ике улын сугышка озаткан. Һади уллары сугыштан әйләнеп
кайтмаган. «Каты яраландым, Мәскәү госпиталендә ятам», – дигән хәбәр
килгәч, бабай янына барырга дип Арча военкоматына рөхсәт сорап барган.
Ләкин аңа пропуск бирмәгәннәр. Абый танкта бик нык пешкән булган. Сугыш
бетәргә санаулы көннәр генә калган булган инде. Ул чит җирләрдә башын
салган.


Ә Барый абый сугыштан үпкәсе чирләп кайткан. Боз өстеннән шуышып елга
кичкәннәр алар. Озак яшәмәгән, сугыш яралары алып киткән аны. Бабай белән
әби сугышта үлгән улларын сагынып яшь түккәннәр.
Барысы да мәрхүмнәр, урыннары оҗмахта булсын.
Мәдинә әби сөйләгәннәрдән язып алынды.
Назирә ГАБДРАХМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар