Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

«Әниең көтте сине диярсез...» 

Сугыш –  аерым кешеләргә генә түгел, бөтен халыкка фаҗига китергән. Гади генә татар авылы Чытыдан да (Питрәч районы) йөзләгән кеше сугышка китә. Гомер иткән абзыйлар,  әйләнеп кайтмыйча, чит җирләрдә һәлак булып кала. Ә аларны туган нигезләрендә хатыннары, балалары, Аналары көтә! 

Көтүчеләр арасында әбием Сәмигуллина Хәдичә Мөхәммәтҗан кызы да була. Әбием язмышы – гыйбрәтле, авыр язмышлы хатыннар язмышы! 4 яшендә әнисез кала, ишле гаиләгә килен булып төшеп, кечкенә генә өйдә 3–4 килен бергә яши Сәмигулла бабамның йортында... Башка йорт салып чыккач та күп күрә әби: дистәдән артык бала таба, бер-бер артлы үлә барып, ике улы, ике кызы гына кала. Улы Кадыйрны сугышка алалар, хәбәрсез югалган кәгазе генә килә... Сугыш тәмамлангач бер хезмәттәше килеп, Кадыйр абыйның Днепр кичкәндә юкка чыгуы хакында әйтә... Тик әби ышанмый, бәлки пленга эләккәндер, исәндер, Себердәдер, йә чит илдә калгандыр дия иде... Үләр алдыннан да: «Андый-мондый Кадыйр кайтса, әниең көтте сине диярсез», – дип әйтте. Фронтовик Вәгыйзов Кадир Вәгыйз улы! Сине әниең гомер буе көтте!
Гөлчәчәк ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА (ВӘГЫЙЗОВА),
фронтовикның энесенең кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар