Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

Без күргәнне кичерергә язмасын

Безнең әни Якупова Наилә Вакиф кызы 1936  елның 30  октябрендә Баландыш авылында дөньяга килә. Сугыш башланганда аңа нибары 5 яшь була.

miliausha76
Безнең әни Якупова Наилә Вакиф кызы 1936  елның 30  октябрендә Баландыш авылында дөньяга килә. Сугыш башланганда аңа нибары 5 яшь була. Артка борылып карасаң искиткеч озын юл үтелгән һәм ул юлда ниләр генә күрмәгән адәм баласы. Әниебез Наилә дә – сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татып, озын тормыш юлы үткән сугыш чоры баласы. «Ул дәһшәтле елларны хәтта искә аласы да килми. Ачлык, ялангачлык», – ди ул. Алар гел, сугыш бетәр дә, әти кайтыр, дигән өмет белән ышанып яшәгәннәр.  Әтиләре Вакыйф сугышта хәбәрсез югала.10 яшь булганда әни атлар карарга керә, аннан соң җәй көне комбайннан салам төшерүдә эшли.14 яшеннән фермага сыер саварга керә, таналар өйрәтә. Аның хезмәт юлы терлекчелек тармагында үтә.
«Без күргәннәрне, без кичергәннәрне, балалар, сезгә кичерергә язмасын. Илләр тыныч, дөньялар имин булсын!» – дип, үзенең теләкләрен теләде әни, сүзен тәмамлап.
#тылбатырлары#сугышчорыбалалары#ТАССРга100ел#БөекҖиңүгә75ел#Баландышавылкитапханәсе#көтәбелгәннәрполкы#сөембикәжурналы
Авылдашыбыз, сугыш чоры баласы Наилә апа Якупова турында килене Голнур Якупова язды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар