Логотип
Гаилә

Кибеттә акча туздырмауның 8 кагыйдәсе

1 кагыйдә – дөрес туклану...

1 кагыйдә – дөрес туклану

Өйдә үзегез әзерли ала торган ризыкларга өстенлек бирегез. Печенье алганчы, творог белән сөт алыгыз. Өйдә творогтан тәмле сырниклар пешереп була. Колбасага караганда ит алу арзанрак – шулпалы да булырсыз, второйга да җитәр.  Конфетларга караганда өрек-хөрмә тәмлерәк һәм файдалырак!


2 кагыйдә – атналык меню төзеп кую

Нәрсә аласын, нәрсә әзерлисен белеп тору артык чыгымнан саклый. Икенчедән, пешкән ризык әрәм-шәрәм булмый.


3 кагыйдә – кибеткә исемлек тотып чыгу

Бу – бик файдалы кагыйдә. Без, хатын-кызлар, күз төшкәнен кирәксә дә, кирәкмәсә дә сатып алучан халык бит. Ирләрдән үрнәк аласы бар безгә – алар кирәген генә карый. Исемлектә булмаган ризыклар ягына борылып карамыйсыз икән, 500 сумыгыз янга калды дигән сүз.


4 кагыйдә – кулга кәгазь акча тотып чыгабыз

Һәм кирәген генә! Карта белән түләгәндә кеше акчаның кадерен белеп бетерми дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Акчасын янга калдырырга теләүчеләр кибеткә тиешле күләмдә генә булган акча белән чыксалар – үзләрен артык-портык алудан саклаячак. Кәрзингә барысын да тутырудан ни файда – акча барыбер җитми бит!


5 кагыйдә –  хезмәт хакы алган көнне кибеткә кермәгез

Сүз кием һәм көнкүреш товарлары кибете турында бара. Кулга гына алган көнне кеше ярты хезмәт хакын озак уйлап тормый гына чыгарып салырга сәләтле була. Хезмәт хакы бер-ике көн янчыгыгызда ятса, сез аны инде тиз генә туздыра алмыйсыз, баш инде бу акчаларның урынын билгеләп куйган була.


6 кагыйдә – бер кич

Бик матур күлмәк яки бик кызыктырган сумканы шул ук көнне алмыйча, икенче көнгә калдырыгыз. Ышандырып әйтәм, яртыгызның инде иртәгә ул әйбер артыннан кире барасы килмәячәк. Без акчаны күбрәк әнә шундый уйланмый алынган әйберләр туздыра.


7 кагыйдә – мерчендайзерларны җиңәбез

Кибетләр бер генә максатта эшли – безнең акчаны мөмкин кадәр күбрәк суыру. Исләр, төсләр, музыка – барысы да шушы максатка хезмәт итә. Белегез – иң кыйммәтле товар кешенең күзе беренче булып төшәрлек җиргә куела. Арзанрак әйберләрне астагы киштәгә тезәләр.  Акцияле товар алганда да сак булыгыз, күп очракта ул срогы чыгып бара торган әйбер  була.
Мерчендайзерлар тозагына капмас өчен, кибеткә тамагыгызны туйдырып барыгыз. Кичке якка кибетләрдә яңа пешкән ипи, тәмле казылык исе тарала. Махсус шулай эшләнә ул. Эштән ачыгып кайтышлый кибеткә сугылган кеше ризыкны күбрәк алсын өчен.


8 кагыйдә – аналоглар эзләгез

Исем-аты бар дип кенә, кыйммәтле товарлар эзләмәгез. Андый товар алганда без көне-төне телевизордан күрсәтелгән рекламасы өчен дә түлибез, шуңа да алар исемсез аналогларыннан бермә-бер кыйммәтрәк. Рекламасы булмаган товарлар да  бер дә кайтыш булмаска мөмкин.

Фото: www.pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар