Кием шундый күп, кияргә әйбер юк!

Кием шкафын ачкач, хатын-кыз башына төшкән беренче күңелле хәсрәт бу. Эшкә дә соңга калына, баланы да бакчага кертергә кирәк, үзеңнең дә ким-хур булып йөрисе килми... Кичтән әзерләп куйганы – иртәнге кәефкә туры килми. Менә шул табышмакны чишә-чишә, итәкләр, кофталар, күлмәкләр, чалбарлар дөньясында мәш киләсең дә, «ярар әле бүгенгә» дигәнен сайлап, чыгу юлына ашыгасың. Их!..
Бүгеннән безнең сайтның үз стилисты булачак. Хатын-кызларга үзенә туры килүче образлар сайларга булышучы, мода өлкәсендә тәҗрибәле белгеч – Лилия Тимирова.
Бу юлы Лилия безне быелгы җәйдә актуаль булачак күлмәк фасоннар һәм төсләр белән таныштырыр.
Лилия Тимирова:
– Быел вак чәчәкле һәм геометрик бизәкле, төрле төстәге тукымаларга игътибар бирәләр. Бигрәк тә җәйге сарафаннар якты төсләре белән күзгә бәрелеп торыр. Шулай ук бертөсле күлмәкләрегезне дә еракка алып куймагыз. Кибеттә яңа күлмәк сайлаганда минимализм стилендә тегелгәнен сайласагыз отарсыз. Кабарынкы җиңле күлмәк, футболкалар модада булыр. Күлмәкләрнең озынлыгы мөһим түгел, кемгә нинди килешә, шуны кияргә була. Бу җәйдә чигелгән, бәйләгән, челтәрләп эшләнгән җәйге киемнәр дә актуаль. Иң мөһиме йөзегезне – елмаю, күңелегезне бәхет хисе бизәп торсын! Уңышлар телим!
Лилиягә сорауларыгызны журналыбызның «Вконтакте» челтәренә юллый аласыз. Матур булыйк!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
22 гыйнвар 2021 - 15:40Без имениБик яхшы мәкалә. Рәхәт укырга да. аңлашылып тора. Бу язманың журналисты дини белем алган кеше икәнлеге күренеп тора. аңа рәхмәт.Адашкан хатын-кызны туры юлга кертү өчен... бер сүз җитә
-
22 гыйнвар 2021 - 15:43Без имениБик дөрес язылган сүзләр. Бигрәк тә акчага кагылышлы урыннары. Хәзер байны гына яраталар, аның белән генә аралашалар. Хәерчерәк булсаң син кем дияргә күп сорамаслар.Менә бу 10 әйбер турында туганнарга сөйләргә кирәкми
-
22 гыйнвар 2021 - 16:10Без имениКеше (зур кеше) кайгыларын үзе җиңеп чыгарга тиеш...балаларын шул кайгыларга батырмыйчаКемгә тидек, кемне рәнҗеттек без…
-
22 гыйнвар 2021 - 19:15Без имениБала сезнен жаваплылыкта, ничек ул отдельно торсын ди? Бу проблеманы алдан ук хэл итэргэ кирэк, сонрак ул кеше бала белэн торырга телэмэсэ, нишлэрсез? Катгый торырга кирэк. Э инде риза булмаса, нигэ ана кияугэ чыгарга?Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
22 гыйнвар 2021 - 19:20Без имениБездэ хатын-кыз бигрэк харап скромный инде. Эллэ нинди хатыннар, ике-оч балалы, гулящийларны да кияугэ ала ирлэр, беркем бер суз эйтми. Сез узегез гаепле, эйттермэскэ, мыскыл иттермэскэ иде алдан ук. Кайвакыт, виноват кыяфэттэ тузеп торсан, эйттерсэн, телэсэ нэрсэ дэ эйтэлэр инде. Димэк, позволять иткэнсез. Хэзер ни дияргэ инде?...Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.