«Синең белән биисем килә»

Мин аның белән ничек танышканымны хәзер хәтерләмим дә. Бу – 2013 елның май ае иде. «Коляскада ул, капкасы бикле булса, китәргә ашыкмагыз. Төймәсенә озаграк басып торыгыз», – диделәр күршеләре. Мин хан сарайларыдай зур йортлы биек киртәле капка янына килеп бастым да, бермәл уйланып тордым. Дөрес килдем микән?! Шундый шәп йортларда байлар, эшмәкәрләр генә яши бит, белүемчә. Хәер, ул да – Миләүшә Вәккас кызы Зарипова да эшмәкәр ич. Нинди генә эшмәкәр икән әле әнә!

Ләкин төймәгә басарга туры килмәде. Капка ачык иде. Ишектән беренче адымымны ясавыма каршыма чибәр генә ханым килеп чыкты. Әйе, ул коляскада иде. Әмма мин моны сизмәдем. Аның үз-үзен тотышына, беренче күргән кешесе белән шул дәрәҗәдә иркен сөйләшүенә караганда, беренче карашка, аның күзгә күренеп торган әлеге кимчелеген күрмисең дә...
Ул чагында Миләүшә миңа балачактан ук әбисе белән үсүе, әтисе белән абыйсы барлыгын үсә төшкәч кенә белүе, укырга керә алмыйча, үзе теләмәгән училищеда белем өстәп йөрүләре, аннан университетка кабул итүләре турында сөйләде. Тормышын бер мизгелдә тоташ сынауга әйләндергән газаплы минутларны искә төшерде. Табибларның: «Башка беркайчан да аягыңа баса алмаячаксың», – дигән үтергеч диагнозыннан соң, өр-яңа баштан яшәргә өйрәнүе турында түкми-чәчми бәян итте.
«Җебеп төшмәскә, югалып калмаска!» – дигән сүзләр аның тормыш шигаренә әйләнә. Безнең журналда чыгу аңа сынмас канатлар куйдымы, әллә үзе сынатмас холыклымы (бәлкем, икесе дә шулай иткәндер), Миләүшә Зарипова 2014 нче елны «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесендә катнаша. Сәхнәгә коляскасына утырып чыгып, сау-сәламәт кеше күрсәтә алмаганны тасвир кылып, залдагыларны өнсез калдыра. Һәм «Хатын-кыз – бизнес леди» номинациясендә җиңү яулый.

– Шул бәйгедән соң башланды инде минем тормышымда үзгәрешләр, – дип искә ала Миләүшә Зарипова.
Ул үзгәрешләр, чыннан да, искитмәле. Җиденче яше киткән кызы Алия белән алар кайларда гына, нинди генә бәйгеләрдә катнашмадылар инде. Былтыр Алия әнисе белән Болгариягә барып, «Мисс планета» титулын алып кайтты. Грузиядә оештырылган бәйгедә «Дөньяның алтын принцессасы» булды. 2016 елны «Жемчужина Татарстана» республика бәйгесендә Миләүшә үзе икенче урынны яулады. «Аннан соң... үз-үземә әйттем: нигә әле мин сау-сәламәтләр арасында үткәрелә торган бәйгеләрдә катнашмыйм? «Нечкә бил» турында ишетеп белә идем, – ди Миләүшә. – Тәвәккәлләп, гаризамны тапшырдым. Кызым да: «Әни, синең белән сәхнәдә биисем килә», – дип тора. Ярый, дидем биербез. Һәм биедек тә. «Энҗе. Нечкә бил» номинациясендә дипломант булдым».
Аның бизнес эшләре дә гөрләп бара. Гаиләдә дә тынычлык, иминлек. Барысы да кешенең үзеннән тора. «Әгәр дә бәхетсезлеккә юлыкмаган булсам, үземне бөтен барлыгым белән шулай ача алган булыр идемме икән әле», – дигән иде ул миңа. Гаҗәеп ихтыяр көче булган, дөньяны бары матур яктан күргән кеше генә әйтә ала мондый сүзләрне!
Шатлыгым, кайгым минем...: http://syuyumbike.ru/hatin-kiz/?id=709#step3

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
9 апрель 2021 - 08:33Без имениГел көйсез тормыш турында укып, бәхетсез хатыннар турында укып туеп беткән идем. Бу язмадагы гаиләне мин матур яшәгән семья дип укыдым.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
8 апрель 2021 - 23:04Без имениУффф! Квартираны узеңе тиң егеткә кияугә чыгып та бергә алырга була. 50 мең дә башка сыймаслык куп акча тугел. Бәхетсез син!Cөяркәм фатир бүләк итте
-
9 апрель 2021 - 00:34Без имениРустам сокландыргыч КЕШЕ!!! Анын турында кино тошеру бик дорес булыр иде!!!Рөстәм Нәбиев федераль каналда
-
8 апрель 2021 - 19:30Без имениХэр нэрсэнен уз вакыты.50 яшьтэн узгач,хатын-кызнын йоз-кыяфэте генэ тугел,тавышы да картая.Узешчэн жырчылар рэтендэ йоргэнче,шигырь уку килешэрэк тошэр кебек.Габделфэт узе кутэрелгэндэ,сине икенче планга калдырган.Мактанчык ирлэр хэрвакыт хатыннарын ойдэ хезмэтче урынына файдалана бит,узеннэн уздырып жибэрмэсен,узенен дэрэжэсе хатынныкыннан остен булсын очен.Зэйнэп-Зофэрлэр,Жэвит-Золфиялэр,хэзерге парлы жырчылар да бик куп,алар да бер-берсен хормэтлэп,бер-берсе белэн житэклэшеп яши сэхнэдэ.Син чыннан да иреннен дэрэжэсе булсын очен,анын аяк астында яшэгэнсен.Югыйсэ ул сэхнэ икегезгэ дэ житкэн булыр иде,шул вакытта габделфэтнен дэрэжэсе дэ зуррак булыр иде.Бу минем фикерем.Хатын-кызга ни җитми?
-
8 апрель 2021 - 15:07Без имениРузилә ханым, сез зур талант иясе: искиткеч матур җырлыйсыз, сезнең килеш-килбатегез, тавышыгыз, жырларыгыз башка берәүгә дә иярмәгән, үзенчәлекле. Турысын язганга ачуланмагыз: Габлелфәт әфәнде жырчы буларак хезмәт юлының ахырына якынлаша, ә сез яңа ачылып киләсез. Нәкъ җырдагыча: "мин сискәнеп күзем ачтым әле яңа гына". Сезгә иҗат уңышлары, сәламәт лек, гаилә бәхете телим.Хатын-кызга ни җитми?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.