Логотип
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының икенче этабы башланды

Татарстан районнарында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының зона турлары башланып китте.

Татарстан районнарында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының зона турлары башланып китте. Кичә конкурсның муниципаль этапларында җиңү яулаучыларны Яшел Үзән һәм Спас районнары кабул итте. Монда шушы зонага керүче районнардан килүчеләр иҗади көч сынашты. Әлеге конкурс ул – хатын-кызның гаиләдә һәм җәмгыятьтә нинди зур роль уйнавын күрсәтү, районнарыбызда нинди талантлы кешеләр яшәвен, алар көче белән нинди эшләр башкарылуын республика халкына җиткерү. «Хатын-кыз – ана», «Хатын-кыз – лидер», «Хатын-кыз – бизнес-леди», Хатын-кыз – рухи кыйммәтләр», «Хатын-кыз – ел үрнәге», «Өлкән буын героинясы, «Язмышым – һөнәрем», «Ир-ат – лидер» һәм «Ир-ат – миһербанлы йөрәк» номинацияләрендә җиңүчеләр март аенда Казанда узачак финал этапта очраша. Ә аңынчы әле тагын биш зонада җиңүчеләрне ачыклыйсы бар. 
Без исә, үз чиратыбызда, сезне – «Сөембикә» журналын һәм сайтын укучы дусларыбызны конкурсның геройлары белән ел дәвамында таныштырып барырга тырышырбыз. 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар