Логотип
Йолдызнамә

​Йолдызнамәгә карап 23 февральгә бүләкләр

Кучкар  Бу йолдызлыкта туган ир-атлар бик кызыксынучан һәм эшлекле...

 


Кучкар 

Бу йолдызлыкта туган ир-атлар бик кызыксынучан һәм эшлекле. Аларның яраткан шөгыльләре дә бик күп булырга мөмкин. Әнә шуларның берсендә кулланырдай бүләккә бик куанырлар. Шунысы шарт: бүләк аның ир-ат гайрәтен ассызыкласын.  

Үгезбозау 

 Үгезбозау йолдызлыгында туган ирләрдән дә булдыклыраклар юк.  Алар бик практик. Шуңа күрә  тапшырылган бүләк тә еллар буе куллана алырдай булырга тиеш. Көнкүреш техникасы, күн эшләнмәләре, парфюм... Акча янчыгына да куанырлар.  Алардан да яхшырак акча санаучылар юк бит. 

 Игезәкләр 

Хыялда йөзәргә яраткан Игезәкләр  көтелмәгән бүләкләрне ярата. Экзотик сувенирлар, дизайнердан киемнәр, кулдан ясалган әйберләр – аларныкы. Интеллектуаль  һәм аралашырга яраткан ир-атларга элемтә чаралары йә булмаса өстәл уеннары да күңелләренә хуш килер.  

 Кысла 

 Йорт җанлы   Кыслалалар  өйне бизәгән йә көнкүрештә кулланыла торган  винтаж әйберләр ярата. Фоторамкалар, картиналар, йомшак трикотажлар, яхшы чәйләрне бәяләячәкләр. 

 Арыслан 

Юмарт һәм мәгърур Арысланнар статусларын ассызыклаган кыйммәтле бүләкләргә генә риза. Алар кыйммәтле парфюм, сыйфатлы эчемлек, брендлы киемнәр булырга мөмкин. Арысланнар бирелгән бүләк белән горурланып, аларны танышларына күрсәтеп, мактанырлык булсын. 

Сөмбелә 

Сөмбелә ир-атлар – консерватив, пөхтәләр, эш сөяләр.  Алар өчен иң яхшы бүләк – йорт тирәсендә, эштә куллана алырдай әйберләр. Монда сувенирларга бөтенләй урын юк.  Ноутбук өчен сумка, канцелярия кирәк-яраклары, чалбар каешы... Сорасагыз,  ни  өмет иткәнен үзе үк әйтеп бирер. 

 Үлчәү 

Тормыш сөючән Үлчәүләр  сюрпризлар ярата. Ул теләсә нинди бүләккә риза. Бары тик  стильле генә булсын. Модалы киемнәр,  сәнгать әсәрләре, парфюм, массаж курсларына йә консерватория абонементларына да бик сөенерләр.  

 Чаян 

Чаян ир-атлар гади кеше түгел. Фантазиягә бай, үзләрен кайгыртучан. Аларга баналь бүләкләр бирергә ярамый. Бу йолдызлыкта туган ир-атлар бик сексуаль. Бүләк сайлаганда да әзме-күпме булса да эротикага ишарә булырга тиеш. Дәрт уята торган хуш ис чыгарган шәм, матур затлы эчке киемнәргә дә  канәгать булырлар. 

Укчы 

Укчылар – сәяхәт итәргә яраталар һәм авантюристлар. Алар һәрвакыт яңалыкка омтыла. Шуңа күрә иң яхшы бүләк –  сәяхәткә юллама. 

Кәҗәмөгез 

Бу  йолдызлыкта туган ир-атларга бирелгән бүләк җитди һәм бик файдалы булырга тиеш. Истәлек өчен бирелгән әйберләргә исе дә китмәячәк. Күн, корыч, таштан ясалган әйберләрләргә куанырлар.  

Сукояр 

Кызыксынучан Сукоярлар шаккаттырган теләсә нинди бүләккә куаныр. Яңалык алып килгән, күпфункцияле, гадәти булмаган  әйберләр сайлагыз. Гаджетлар, көнкүреш техникасы, оригиналь бүләкләр алар өчен. Иң мөһиме: сюрприз булсын. 

Балык 

 Мистика яраткан Балыклар  нинди дә булса мәгънә салынган бүләкләр ярата. Аромалампалар, декоратив мендәрләр, һава дымландыргыч, өй өчен декоратив әйберләр, эзотерика һәм психология буенча китаплар  күңелләренә хуш килер. Аудио техниканы да яраталар.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар