Логотип
Йолдызнамә

Сентябрь 2014

Кучкар. Иске мәсьәләләрне хәл итүнең яңа юлларын эзләргә туры киләчәк. Күпчелек эшләрдә уңыш казанырсыз, тик шулай да эшлекле сәфәрләргә, командировкаларга барудан тыелып торыгыз.

Кучкар

Иске мәсьәләләрне хәл итүнең яңа юлларын эзләргә туры киләчәк. Күпчелек эшләрдә уңыш казанырсыз, тик шулай да эшлекле сәфәрләргә, командировкаларга барудан тыелып торыгыз.

 

Үгезбозау

Хезмәт өлкәсендә дә, мәхәббәт өлкәсендә дә уңышлы ай. Кыюлык һәм таләпчәнлек күрсәтергә дә кирәк булачак. Ай башында корган планнарыгызны тормышка ашыру авыргарак туры килер. Көтмәгәндә генә кулыгызга мал керер.

 

Игезәкләр

Уңышлы ай. Кирәкле вакытта кирәкле сүзләрне табып әйтә алырсыз. Үз-үзегез белән килешеп яшәрсез. Айның икенче яртысыннан көч-куәтегез артыр, иҗат сәләтегез ачылыр. Гаиләгезгә, якыннарыгызга игътибарлырак булыгыз.

 

Кысла

Ыгы-зыгылы ай булырга охшаган. Барысына да өлгерә алмассыз, тынычрак булыгыз. Эшегездә, тормышыгызда уңышка исәп тота аласыз, йолдызлар сезнең яклы. Баштарак өметсез күренгән эшләр дә уңай хәл ителәчәк.

 

Арыслан

Яңа танышуларга, яңа идеяләргә әзер торыгыз. Бу сезгә уңыш та алып килер, кереме дә озак көттермәс. Күңелегезнең иң төшенке мизгелендә кемнеңдер ярдәмен тоярсыз, бу алга таба күтәрелергә көч бирер. Тәкәбберлек күрсәтүдән сак булыгыз, үзегезгә булган ихтирамның югалуы бар.

 

Сөмбелә

Җиң сызганып каршы алыгыз бу айны. Үзгәрешләр булачак һәм аларның күпчелеген үз җилкәгездә күтәрергә туры килер. Иҗади сәләтегез ачылыр. Ай ахырында вазыйфаларыгыз артып китәр.

 

Бизмән

Буш хыяллар тоткынлыгында булырсыз.Яңа эшкә керешү ихтималы да юк түгел. Әллә ни күп керем көтелмәсә дә, акчага мохтаҗлык кичермәссез. Ай ахырында зур хисләр бөтереп алыр.

 

Чаян

Тормышыгыз яхшы якка таба үзгәрмәгәе. Яңалыкларга сез инде әзер, курыкмыйча, алга атлагыз. Өстәвенә, күнегелгән нәрсәләр сезне инде канәгатьләндерми. Уңайсыз хәлдә калмас өчен, уйлап сөйләшегез.

 

Укчы

Сезнең йолдыз сәгатегез сукты. Планеталар шул рәвешле тезелгән ки, нәрсәгә генә тотынсагыз да, уңышлы булачак. Фәкать үз вакытында кирәкле инициатива гына күрсәтегез. Яңа нәрсәләргә өйрәнү өчен бик кулай ай.

 

Кәҗәмөгез

Бераз алгарак карап эш йөртегез, чөнки киләчәк тормышыгыз бүгенге гамәлләрегезгә бәйле. Уңышка ирешү өчен үз-үзегез белән генә түгел, бүтәннәр белән дә көрәшергә туры киләчәк. Яңа эш тәкъдим итсәләр, курыкмыйча алыныгыз.

 

Сукояр

Күп кенә гадәтләрегезне үзгәртеп, дөньяга башка күз белән карый башларсыз. Эштә уңышка ирешерсез, тик моның өчен җитәкчеләрнең күз уңында булырга тырышыгыз. Ай урталарында акча белән бәйле мәсьәләләр килеп чыгуы бар.

 

Балык

Уңышлы ай. Сездән бары тик кыюлык һәм тәвәккәллек кенә сорала. Үзегезгә җаваплылык алудан курыкмагыз, нәтиҗәсе сезнең өчен бик яхшы булачак, яңа тәкъдимнәрегез хупланачак. Борчып торган проблемалардан котылырсыз.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар