Логотип
Йолдызнамә

Октябрь

Кучкар. Әллә ниләр вәгъдә итә бу ай. Суынган мөнәсәбәтләрне җайлап җибәрү мөмкинлеге тора. Планеталарның тезелеше тәвәккәллеккә этәрә. Эшләрне ахырына җиткерү өчен кулай чор. 

Үгезбозау. Финанс ягын җайлар өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килер. Тормышыгызда яңалыклар күп булыр. Ләкин уйламыйча гамәл кылудан сак булыгыз. Импульсивлык сезгә зыянлы. 

Игезәкләр. Һөнәри үсеш чоры. Тормышка актив карашыгыз мөмкинлекләрегезне барларга булышачак. Алдыгызда – яңа офыклар ачыла, файдаланып калыгыз.

Кысла. Айның беренче яртысы – идеяләрне һәм яңа проектларны тормышка ашыру өчен менә дигән вакыт. Яңа эшкә керешәсез икән, уңышлы тәмамланачак. Сизгерлегегез искиткеч: чынны ялганнан шундук аерырсыз. 

Арыслан. Илһамлы вакыт. Сез иҗади дулкында. Эшегездән, аралашулардан, мөнәсәбәтләрдән тәм табарсыз. Кайдадыр тәвәккәллек кирәк булыр, курыкмагыз, уңыш сезнең якта. 

Сөмбелә. Моңарчы бозылган араларны җайлау, мөнәсәбәтләрне яңарту өчен яхшы чор. Төп коралыгыз – башкаларны ышандыру сәләтегез. Төгәллеккә омтылыгыз, уңышка ирешү өчен шушы сыйфат мөһим.

Бизмән. Яңача уйлау, яңача эшләү сәләтегез ачылачак. Ай башында ук эшегезнең нәтиҗәләрен тоярсыз. Алдыгызда яңа мөмкинлекләр тора. Сезгә чынлыкта ни теләвегезне генә ачыкларга кирәк.

Чаян. Тормышыгызда күңелле вакыйгалар көтелә. Җаныгыз тынычлап калыр. Сездән бөркелгән уңай энергияне башкалар да сизми калмас. Бу исә күп кенә киртәләрне бер мәшәкатьсез җиңәргә булышачак.

Укчы. Бу айда иң зур куанычыгыз – гаиләгезнең уңышлары. Камиллеккә омтылу сезгә элек тә ят түгел иде, хәзер ул аеруча көчле күренә. Теләгегезне чынга ашыру өчен каяндыр бер көч алырсыз.

Кәҗәмөгез. Яңа идея белән янарсыз. Кызыгы шунда: аны тиз арада тормышка ашыру юллары күренер. Тормышыгызда куанычлы яңалык көтелә. Бу ай моңарчы күрелмәгән уңыш вәгъдә итә.

Сукояр. Тормышның бар өлкәсендә үсеш көтелә: эштә дә, гаилә дә, керемнәрдә дә... Аралашучанлыгыгыз, кешеләргә дустанә мөнәсәбәтегез – иң зур ярдәмчегез. Моңарчы чишелеше юк сыман тоелган мәсьәләләр дә уңай хәл ителер. 

Балык. Тыныч чор көтелә. Алай да күбрәк эш белән узар ул. Айның икенче яртысы планнар кору, аларны тормышка ашыру өчен яхшы вакыт. Бердәнбер кыенлык – яңа планнарның юклыгы гына булырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар