Логотип
Йолдызнамә

Май, 2017

Кучкар. Куанычларга бай ай. Тормыш вак-төяге күңелегезне төшерә алмас. Моңарчы булган проблемаларга башка яссылыктан карарсыз һәм күңелегезне борчыган ул әйберләрнең бөтенләй дә юк нәрсә булуын абайларсыз.

Үгезбозау. Тормыштан тәм табып, ләззәтен тоеп яши башларсыз. Бу дөньяда үзегезнең дә барлыкны күрсәтәсегез килер. Һәм моның өчен форсаты да килеп чыгар. Тирә-юньдәгеләр сезнең акылга, сәләтегезгә шаккатар.

Игезәкләр. Сезнең бар да яхшы булыр. Артык зур көч куймый гына да ниндидер уңышларга ирешерсез. Гүя, ниндидер илаһи көч үзе сезгә ярдәм итә кебек. Тормышның бу дәверен тиешенчә файдаланып калыгыз.

Кысла. Тирә-юньдәге ыгы-зыгының үзенә күрә тәмен тоярсыз. Тормышыгыздагы үзгәрешләр сөенеч, шатлык алып килер. Баштарак вакыйгалар сез теләгәнчә бармаса да, борчылмагыз, ахыры хәерле булачак. 

Арыслан. Һәр өлкәдә уңыш елмаер. Көчегезне, вакытыгызны күбрәк гаиләгезгә багышлагыз. Ялгыз «арысланнар»ның насыйп ярларын очрату мөмкинлеге бик зур. Гомумән, бу ай танышуларга бай булыр. 

Сөмбелә. Алдыгызда әллә никадәр яңа мөмкинлекләр ачылыр. Шулар белән бергә кичекмәстән хәл итәсе мәсьәләләр дә калкып чыгар. Бу айда уңыш сезнең якта, нинди генә проблема булса да, җиңел генә чишелер.

Бизмән. Бик шәп ай – бәхет һәм уңыш ае. Күңелегездән дәрт китмәс, көчегезнең артуын тоярсыз, үзегезне бәхет канатларында очкандай хис итәрсез. Тормышның үзәгендә кайнарга әзерләнегез, бөтенесенең игътибары сездә булыр. 

Чаян. Язмыш әзерләгән мөмкинлекләрдән файдалану өчен бераз көч түгәсе булыр. Аның каруы, әҗерен мулдан алырсыз. Алдыгызда яңа үрләр ачылыр, хезмәт баскычында күтәрелү форсаты чыгар. Яңалыкларга игътибарлы булыгыз. 

Укчы. Үзегезне бик кирәкле кеше итеп тоярсыз, игътибар үзәгендә булырсыз. Бу айда кабул ителгән карарлар дөрес булачак, яхшы нәтиҗәләргә китерәчәк. Яңа эшләр башласагыз, отарсыз. 

Кәҗәмөгез. Үзегезгә артык мәшәкать һәм чит вазыйфалар йөкләми торыгыз, көчегез кимеп киткән вакыт. Кешеләргә ярдәм итү, кайгырту хисегез көчле. Моннан файдаланырга омтылучылар да табылыр, чит-ятлардан ераграк булырга тырышыгыз.

Сукояр. Шәхси тормышта да, эштә дә искиткеч яңа мөмкинлекләр көтелә. Күңелле вакыйгалар бөтереп алыр, күптәнге яшерен хыялыгызны тормышка ашыру форсаты килеп чыгар. Үз алдыгызга зур максатлар куюдан курыкмагыз.

Балык. Тыныч һәм уңышлы ай. Зур йөкләмәләр алмый торыгыз, көчегезне гаиләгезгә, якыннарыгызга бирегез. Аз гына булса да ял итү форсатын кулыгыздан ычкындырмагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уважаемая редакция, когда будет гороскоп за июнь????

    Хәзер укыйлар