Логотип
Йолдызнамә

Май-2015

Кучкар

Алдыгызда искитмәле мөмкинлекләр ачылыр, берсеннән-берсе кызыклырак тәкъдимнәр булыр. Әмма айның беренче яртысы кискен карарлар кабул итү өчен отышлы вакыт түгел. Яңа эшләр башлауны да кичектереп торыгыз. Зур әйберләр сатып алуга да кагыла бу.

 


Үгезбозау

  Катлаулы, хәтта бераз авыррак ай. Үзегезне канәгатьләндерерлек нәтиҗәгә ирешү өчен бик күп эшләргә туры килер. Айның беренче яртысы хәлиткеч эшләр белән узар. Чебеннән фил ясамаска, низагларга кермәскә тырышыгыз, югыйсә эшегездә өстәмә мәшәкатьләр килеп чыгар.
 



Игезәкләр

 Айның беренче яртысында бик зур түземлек таләп ителер. Әмма айның икенче яртысында язмыш сезнең яклы. Яңа мөмкинлекләр ачылыр. Эшегездә уңышка ирешерсез, хезмәт баскычыннан югары күтәрелү ихтималы зур. Керемнәрегезнең дә артуы көтелә. Зур әйберләр сатып алсагыз, отарсыз.

 



Кысла

Бу айда яңа эшләр башламый тору хәерле. Эш алыштыру да уңышлы булмас. Сәламәтлегегезгә үтә дә игътибарлы булыгыз. Күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен эшегездән, дусларыгыздан, туганнарыгыздан ераккарак китеп торыгыз, ялга барып кайтыгыз.


 


Арыслан

Тормышыгызны яңа биттән башлау мөмкинлеге бар. Эшегезне, яшәгән урыныгызны алыштыру өчен менә дигән вакыт. Белемегезне арттырырга тырышыгыз, ул сезгә киләчәктә зур файда китерәчәк. Финанс өлкәсендә күңелле сюрприз көтелә.


 


Сөмбелә

Мөстәкыйльлегегезне күрсәтергә форсат чыгар. Үз-үзегезгә ышансагыз, уңышка ирешерсез. Бу айда тоемлау сәләтегез аеруча көчле. Командировка яки корпоративлардан баш тартмагыз, киләчәктә үзегезгә ярдәм итәрдәй кешене нәкъ менә шушындый чараларда очратырсыз.
 




Бизмән

Хезмәт баскычы буйлап күтәрелү өчен менә дигән мөмкинлек барлыкка киләчәк. Һәр адымыгызны уйлап эш итегез һәм үз күңелегезгә таяныгыз – ул алдамас. Яңа танышулар көтелә. Ай ахырында рәсми чаралардан тыелып торуыгыз яхшы.


 


Чаян

Ай мәшәкатьләр белән башланса да, күңелегезне төшермәгез. Тырышлыгыгызны һичшиксез күрерләр һәм тиешенчә бәяләрләр. Эш кәгазьләре белән игътибарлы булыгыз һәм гайбәтләрдән сакланыгыз. Югыйсә күңелсез вакыйгага таруыгыз ихтимал. Ай башында хәлиткеч карарлар кабул итми торыгыз.



 
Укчы
Тулысынча эчке сиземләвегезгә ышаныгыз, нәкъ менә шуның ярдәмендә күп кенә күңелсезлекләрдән котылып калырсыз. Яңа танышулардан баш тартмагыз, алар арасында бик тә кирәкле кеше булачак. Айның икенче яртысында сүзегезне уйлап сөйләшегез.


 



Кәҗәмөгез

Башкалар чыгарган низагны көйләүче булуыгыз ихтимал. Моннан үзегез өчен файда да алырсыз: иңгә-иң терәп янәшәдә эшләүчеләрнең чын йөзләре ачылыр. Вакыйгаларга каршы тормагыз, иң яхшысы – агым уңаена йөзү, калганын язмыш үзе хәл итәр. Ай ахырында зур эшләр кузгатмагыз.


 


Сукояр

Бер урында таптану чоры башланыр, бу исә кәефегезне кырырга  мөмкин. Юкка кайгырмагыз, аның каруы, башланган эшләрне төгәлләр өчен вакытыгыз җитәрлек. Өстәвенә, тырышлыгыгызны да күреп алырлар. Акчагызны исраф итүдән сакланыгыз.


 



Балык

 Уңышлы ай булачак. Хыялларның күбесе тормышка ашар. Өстәмә керем чыганагы да барлыкка килер. Эшләр гөрләп барачак, иң катлаулы эшләргә дә курыкмый алыныгыз. Айның икенче  яртысында файдалы тәкъдим булыр. Кабул итсәгез – отарсыз.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар