Логотип
Йолдызнамә

Кысла исеннән чыгармаячак, Сөмбелә компромат җыя башлый: йолдызлык билгеләре ничек үпкәли

12 урын – Кучкар   Соңгы урында Кучкар. Аны бөтенләй үпкәләтеп булмый.  

12 урын – Кучкар  

Соңгы урында Кучкар. Аны бөтенләй үпкәләтеп булмый.  Кеше үпкәли икән, димәк, үпкәләткән кешенең фикере аңа мөһим.  Тик бу сүзләр Кучкар йолдызлыгында туучыларга кагылмый. Алар, гомумән, читләр фикеренә колак салмый.  Үпкәләмиләр, тик ачулары чыга. Сак булыгыз! 

 

11 урын  — Укчы  

Укчылар Кучкарлар кебек үк бик нык темпераментлы.  Укчыны үпкәләтим  әле дип авыз ачу –  мәгънәсез эш. Моннан кала сәламәтлек өчен дә файдалы түгел.  Урыныгызга бик тиз утыртыр.  Укчы белә: ул – дөньяның кендеге. 

 

10 урын  — Игезәкләр 

 Беркайчан да үпкәләми. Аны үпкәләтергә теләгән талпынышыгызны үзегезгә үк каршы куячак: ачы теле белән «тешләп» алачак, мыскыл итәргә дә күп сорамас, ә иң мөһиме:  үзбәягезне төшерәчәк.   

9 урын  — Сукояр 

Сукоярны үпкәләтергә теләү чынга ашмас хыял.  Аңа кычкырудан да мәгънә юк. Үзбәясе кайдадыр стратосферада йөри. Сукояр белә: ул һәрвакыт хаклы. Ә моны кабул итәргә теләмәүчеләр – җүләрләр. Ә аларны өйрәтеп булмый, алар хакында бөтен кешегә сөйләргә генә мөмкин.  

8 урын — Кәҗәмөгез 

 Кемгәдер үпкә тотып йөрергә вакыты юк. Аны эшсезләр шөгыле дип саный.  Кәҗәмөгезне үпкәләтеп булмый, ләкин  хәтерен калдырырга бик мөмкин. Аның иң авырткан урыны – тәнкыйть. Ләкин бер генә тапкыр хәтерен калдырырга мөмкин. Ул сезгә шундый сабак бирәчәк... 

7 урын – Чаян  

Чаян бер тапкыр һәм берәгәйле үпкәли. Ә иң куркынычы: «Якыннарга үпкәләргә мөмкин, ә калганнарны урынына утыртып була» дигән принцип белән яши. Ләкин үпкәләгән чаян бер тапкыр сезнең алда ишек яба икән, җир тырмап еласагыз да, ул аны ачмаячак.  

6 урын – Үлчәү 

Үлчәү һаман ачыклый алмый: үпкәчеме ул, юкмы? Ә ул нинди генә үпкәче! Башка йолдызлык билгеләре игътибарга да алмаган теләсә нинди саксыз сүзне үзенә кабул итеп, гарьләнәчәк.  

5 урын  — Сөмбелә 

Теләсә нинди үпкә сүзен «йотып», берни булмаган кыяфәт чыгарырга мөмкин.  Аңлаячак, гафу итәчәк.  Сүз аның якыннары хакында бара. Ә калганнарга ул рәхәтләнеп үпкәли. Сөмбелә үпкәләтүчеләре турында тиз арада компромат җыеп,  аларның авырткан урыннарын өйрәнеп, үч алу өчен уңайлы вакыт көтәчәк. Һәм бик шәпләп җавап кайтарачак. Шуңа да Сөмбеләләрне үпкәләтергә теләүчеләр бик аз.  

4 урын  — Арыслан  

Үзләренә кирәгенчә сокланмаганнарга да үпкәли. Ләкин моны күрсәтми. Теләсә нинди чүп-чарга үпкәләп йөрү ханнар эшемени!? 

3 урын  — Үгезбозау 

Үгезбозау үпкәләргә теләсә, сәбәп тапмый калмый: аны  теләгәнчә бәяләмиләр, игътибар аз күрсәтәләр, йә юкка-барга аптыраталар. Җыеп әйткәндә, үгезбозаулар тәмләп үпкәләргә ярата. Үпкәсе белән ләззәтләнеп сәгатьләр буе ул хакта уйлап йөрергә мөмкин. Әгәр дә инде Үгезбозау турыдан-туры: «Син мине үпкәләттең», – ди икән, чабыгыз: бу инде үпкә түгел, ә ярсулы ачу.  

2 урын  — Балыклар  

Көмеш медаль Балыкларга! Аларның юктан гына да хәтере калырга мөмкин. Нәкъ менә шундый репутацияне еллар буе ясыйлар, шул рәвешле, әйләнә-тирәдәгеләрне үзләренә карата бик тә нәзакәтле булырга өйрәтәләр. Балыкларның  чынлап торып үпкәләве – бик куркыныч.  Атналар буе сөйләшми йөрергә мөмкиннәр.  Үпкәләтүчеләр мондый психологик җәзаны бик авыр кичерә һәм гомер буена сузылачак карар кабул итәләр: башка үпкәләтмим!  

1 урын — Кысла  

Дөньядагы иң үпкәчел кешеләр. Үпкәлиләр икән, үзләренә ябылалар һәм хәтер диңгезенә чумалар. Ә анда  ничәнче елда кем нинди сүз әйткән, кем кырын караган – барысы да саклана.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин дә кысла, миңа туры килә. Минем дә һәрберсе исемдә.

    Хәзер укыйлар