Июль, 2016

Кучкар. Моңарчы җыелып килгән эшләрне җәһәт кенә башкарырлык көчегез пәйда булыр. Күп өлкәләрдә уңыш сезнең якта булса да, зур акчалар белән бәйле эшләргә тотынмый торыгыз.
Үгезбозау. Күңелегез романтикага тартылыр. Төзелеш, сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр уңышка ирешәчәк. Иҗат белән шөгыльләнүчеләргә дә илһам елмаячак. Яхшы гына акча эшләп алу җае чыгар.
Игезәкләр. Тормышыгызның сез уйлаганча гына бармавы куйган максатларыгыздан ераклаштырырга мөмкин. Күп нәрсәгә ачуыгыз килер, үзегезне кулда тотар өчен көч туплагыз. Яңа эшләр башлар өчен яхшы вакыт түгел.
Кысла. Эчке сизгерлегегез искиткеч, үз-үзегезне тыңласагыз, ялгышмассыз. Хыялларыгызны тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлек булырга тора. Хәзер башлаган эшләрегез уңыш китерәчәк.
Арыслан. Бөтен җирдә тәртип урнаштыру, иске-москыдан котылу теләге туар. Зур әйберләрне шушы айда сатып алырга тырышыгыз. Көчегезне сынап карарга менә дигән мөмкинлек булыр, әмма конкурентларга каршы көрәшергә дә туры килер.
Сөмбелә. Киләчәк тормышыгызга йотынты ясардай карарлар кабул итәргә туры килер. Югарырак эшкә, хәтта бүтән шәһәргә күчәргә тәкъдим итәрләр. Ашыгып кабул ителгән карарның ялгыш булуы бар.
Бизмән. Рәхәтләнеп ял итү, тынычлану өчен шәп форсат туар. Ял итү мөмкинлеге булмаса да, кайгырмагыз. Бу айда зур мәшәкатьләр, авырлыклар көтелми. Финанс ягы куандырачак. Тормышыгызга үзгәрешләр кертергә теләсәгез, уңышлы булыр.
Чаян. Алдыгызда менә дигән перспектива ачыла һәм камиллекнең чиге булмауга хәзер генә ышана башларсыз. Теләсә кайсы мәшәкать җиңел генә хәл ителер. Идеяләрегезне тормышка ашыру җае килеп чыгар.
Укчы. Эшләрегезне төгәлли алмауга бимазаланырсыз. Сезне йомшак дип уйлап йөрүчеләргә сүзегезне кистереп әйтергә туры килер, моның уңай нәтиҗәсен дә күрми калмассыз. Дәрәҗәгез үсәр, керемегез артыр.
Кәҗәмөгез. Җан тынычлыгы, күңел көрлегенә ирешерсез. Уйламаган җирдән сәфәр чыгуыгыз ихтимал. Финанс ягыгыз җайланыр. Сәламәтлекне кайгырту өчен шәп вакыт. Авантюралардан сакланыгыз, ышанучанлыгыгыз аркасында авыр хәлдә калмагаегыз.
Сукояр. Дусларыгыз алдында бер башка үсеп китәрсез. Моңарчы уйлап та карамаган сәләтегез ачылыр, ә бу исә эшегездә уңыш китерәчәк. Бу айда акча белән бәйле эшләрне калдырып торыгыз һәм бурычка беркемгә дә акча бирмәгез.
Балык. Идеяләрегезгә ирек бирегез. Иң кыю фикерләрегез көтелмәгән уңыш китерәчәк. Көнкүреш техникасы сатып алу өчен яхшы вакыт. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. Көтелмәгән җирдән керем алуыгыз ихтимал.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
18 гыйнвар 2021 - 10:47Без имениЗур рәхмәт хикәямне яратып укыганыгыз , фикерләрегез өчен! Сөембикә журналына шушы форсатны биргән өчен икеләтә рәхмәт!Җандагы төер
-
18 гыйнвар 2021 - 05:24Без имениУпкынга бер адым.Ихтирамга лаеклы гаилә.Сабырлык һәм аң.гаилә җылы оя гына түгел.Аның тәлабе-һәр әгъза үзенең өстендә ныклап эшләү.Ирем ярым түгел...
-
18 гыйнвар 2021 - 07:00Без имениАвыр кайгыларны кутарерга Аллах туземлек бирсен, жанкайлары жаннат а булсынӘнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
18 гыйнвар 2021 - 07:37Без имениӘнвәрне бәхетле итәр өчен үзеңне аның өчен саклый белергә кирәк иде.Тиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.