Логотип
Йолдызнамә

Гыйнвар, 2017

Кучкар. Эшләр уңышлы барачак, яңа эшләр башлау һәм алга таба нидер планлаштыру өчен бик яхшы ай. Үз алдыгызга катлаулы бурычлар куюдан курыкмагыз. Ниндидер проблемлар булса да, алар тиз һәм сезнең файдага хәл ителәчәк.

Үгезбозау. Кызыклы вакыйгаларга бай вакыт. Алар сезнең бераз төссезләнгән кебек тоелган тормышыгызга яңа сулыш өреп җибәрәчәк. Үзегезне яңа яктан ачып, моңарчы шөгыльләнмәгән эшләргә алынырсыз.

Игезәкләр. Моңарчы күпме ниятләп тә, һаман кул җитмәгән ниндидер эшне башкарып чыгып, бик зур канәгатьлек хисе кичерерсез. Гомумән, бу айда башлаган теләсә нинди гамәл уңыш китерәчәк, чөнки көчегез дә, акылыгыз да ташкын булып агылачак.

Кысла. Фантазиягез һәм талантыгыз ачылып, тормышыгыздагы әллә нинди катлаулы мәсьәләләрне дә җиңеллек белән генә башкарып чыгарсыз. Алдыгызда яңа мөмкинлекләр ачылыр, киләчәктә ярдәме тиярдәй кеше белән танышырсыз. Хаталанулардан курыкмагыз, нәрсәдә булса да хаталансагыз да, алга таба ул зуррак югалтулардан сакланырга булышачак.

Арыслан. Финанс ягыннан куанычлы үзгәреш булыр сыман, көтелмәгән керем алырсыз. Ниндидер яңа эшкә өйрәнү, яңа белем үзләштерү өчен бик яхшы вакыт. Алдыгызга зур максатлар куюдан курыкмагыз, өчен нәкъ менә катлаулы бурычларны башкарып чыгу сезгә алга таба үсү өчен этәргеч бирәчәк.

Сөмбелә. Уңышлы гына түгел, бик уңышлы ай булыр. Коллектив белән башкарыла торган эшләрдә уңыш казанып, дәрәҗәгез артыр. Җәмгыятьтә тоткан урыныгызны тагын да ныгыту өчен ифрат зур мөмкинлек булырга тора, йоклап калмасагыз иде.

Бизмән. Ниндидер зур әйбер сатып алу, яки каядыр сәфәргә баорып кайту уңышлы булачак. Эшләрегез дәррәү генә югарыга үрләячәк, шулай да контрольне йомшартмагыз. Энергиягез күп, шулай ук, эшегез дә аз түгел. Иң авыры – өстенлекне дөрес билгеләү.

Чаян. Өстәмә керем чыганагы булган эш табарга теләгән булсагыз, бу теләгегез якын арада чынга ашар. Гомумән, сезнең өчен планеталар шундый итеп тезелгәннәр ки, теләкләрегезнең күбесе чынга ашачак. Нәрсәгә генә алынсагыз да, уңышлы тәмамлаячаксыз.

Укчы. Уңыш, казаныш, дан-дәрәҗә – азрак кыюлык күрсәтәсез икән, бу айда сез боларга ирешәчәксез. Яңа идеяләр бөтереп алыр, аларына да курыкмыйча тотыныгыз һәм куйган максатыгызга ирешкәнче туктамагыз. Тормышыгызны үзгәртү һәм финанс ягын тотрыкландыру үз кулыгызда.

Кәҗәмөгез. Иҗади эшкә чумуыгызны сизми дә калырсыз. Тормышыгызны бераз үзгәртәсе килеп йөргән булсагыз, хәзер моның өчен нәкъ вакыты. Моңарчы кызыксыз тоелган эшләрдән ямь һәм таба башларсыз. Алдыгызда яңа мөмкинлекләр ачылыр, файдалы кешеләр белән танышырсыз.

Сукояр. Сатурн һәм Юпитер планеталары йогынтысында, ай шактый уңышлы узачак. Мөһим карарлар кабул иткәндә күңел тоемыгызга ышаныгыз, бу айда сизгерлегегез искиткеч. Әллә ниткән катлаулы вазыйфалар йөкләмәкче булырлар, үз өстегезгә артык җаваплылык алмагыз.

Балык. Яңа эшкә, яки зуррак вазыйфага чакыру алырсыз. Карар кабул иткәнче, яхшылап уйлагыз. Гыйнвар ае күңелле вакыйгаларга, очрашуларга бай булыр. Моңарчы ябык саналган ишекләр ачылыр. Кемнедер үзегезгә каратасагыз яки фикерегезне өстен чыгарасыгыз килсә, моннан да кулай вакытны таба да алмас идегез әле.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар