Логотип
Гореф-гадәт

Динебездә: «Матур итеп киенмә!» – дими, тик...

Аллаһ Коръәндә «Әгъраф» сүрәсең 26 нчы аятендә инсанны кием белән нигъмәтләве хакында әйтә: «Әй, адәм балалары! Дөреслектә, Без сезгә ялангачлыгыгызны каплау өчен киемнәр яраттык, ул киемнәр гаурәтләрегезне каплар өчен һәм сезне матурлау өчен»

Ислам шәригате буенча инсан үзенең тышкы һәм эчке дөньясы хакында кайгыртырга бурычлы. Мөселманнар тышкы кыяфәтләре һәм кылган эш-гамәлләре белән башкаларга һәрвакыт һәм һәркайда үрнәк булырга тиешләр. Сәфәргә чыкканда да мөселман кешесе үзенең тышкы кыяфәтен кайгыртырга бурычлы. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Сез дин кардәшләрегез янына барасыз. Ирләрегезнең төзек булуын тикшерегез. Матур итеп киенегез. Кешеләргә сезне кабул итәргә күңелле булсын. Аллаһ җыйнаксыз, пычрак кешеләрне сөйми», – дип нәсыйхәтен әйткән. 

Тышкы кыяфәткә игътибарсызлык, җыйнаксыз булу, пычраклыкны Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм тәнкыйтьләгән һәм үзен шул рәвешле тоткан кешене әдәпсез дип санаган. 

Мөслимәләр үзләренә аеруча таләпчән булырга тиешләр. Чөнки мөслимә үзенең тышкы кыяфәте белән дә Исламны дәгъват итә. Матур, пөхтә тышкы кыяфәт һәм рухи яктан бай булу затлылык, зыялылыкны күрсәтә. Бай рухи эчтәлек белән күркәм кыяфәт – асыл затларга хас сыйфат. Барлык мөслимәләр дә шундый дәрәҗәгә омтылырга тиеш. Чөнки, хатын-кыз ул – милләт анасы, яшь буынны тәрбияләүче кеше. Балалар әниләренең үрнәгендә тәрбияләнәләр. Балалар – әниләрен, ә ир кеше үзенең тормыш иптәшен, ягъни хатынын күркәм кыяфәттә күрергә телиләр. 

Чисталык – иң зарури сыйфатларның берсе. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Чисталык – иманның яртысы», – дигән. Мөселманнар авыр шартларда, су булмаган чагында да үзләрен тәһарәтле тотарга тырышалар. Европалылар, мөселманнарның ашарга утырганчы һәм ашаганнан соң кул юууларына сокланулары хакында язалар. Чисталыкка-пөхтәлеккә ирешергә теләгән кеше тышкы кыяфәтен дә, киемен дә пакьләргә тиеш. Тән һәм киемнең чиста, пөхтә булуын һәм шәригать таләпләренә туры килүен кайгырту һәр инсанның да бурычы. Аллаһ Коръәндә «Нур» сүрәсенең 31 нче аятендә: «Аллаһка хакыйкый ышанган ирләргә әйт: күз карашларын түбән төшерсеннәр һәм гаурәтләрен хәрамнән сакласыннар. Болай эшләү алар өчен гөнаһсызрак. Аллаһка хакыйкый ышанган хатыннарга әйт: күз карашларын түбән төшерсеннәр һәм гаурәтләрен хәрамнән сакласыннар. Ачык күренгән урыннан кала (йөз-бит һәм беләзеккә кадәр кул), гаурәтләрен күрсәтмәсеннәр. Бөркәнчекләрен күкрәкләренә капласыннар. Зиннәтләрен ирләреннән, аталарыннан, ирләренең аталарыннан башка кешеләргә күрсәтмәсеннәр...» – дип әмер иткән. 

Хатын-кызлар, кардәшлек сәбәпле кияүгә чыгарга ярамаган ирләрдән кала, башка ир-егетләргә кул һәм йөз-битләреннән кала урыннарын күрсәтмәс өчен капларга тиешләр. 

Аллаһ «Әгъраф» сүрәсенең 26 нчы аятендә киемне гаурәтләребезне каплау һәм матурлау өчен биргәнлеге хакында әйтә.

Гаурәт – тәннең кешегә күрсәтергә ярамый торган өлеше. Ир-егетләр гәүдәсенең кендектән алып тез капкачына кадәр булган өлеше – гаурәт. Хатын-кызларның йөзе-бите белән кул чукларыннан кала бөтен җире гаурәт санала.

Хөрмәтле туташлар һәм ханымнар, йөз-битебез һәм кулларыбыздан кала гәүдәбезнең барлык өлешләрен дә каплыйк, Аллаһ бездән разый булыр. 

Кием гаурәтне каплау белән беррәттән матур да булса, нур өстенә нур була. Аллаһ: «... ул киемнәр гаурәтләрегезне каплар өчен һәм сезне матурлау өчен», ди. 

Коръәндә һәм, аннан соң, Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хәдисләрендә хатын-кыз киеменә карата булган таләпләр ачык итеп билгеләнгән. Кием алты шартка туры килергә тиеш: 

1. Бит һәм кулдан кала барлык әгъзалар да капланырга тиеш.
2. Кием үтә күренмәле булмасын. 
3. Кием тәнгә сыланып торырга тиеш түгел. 
4. Кием хатын-кыз өчен тегелгән булырга тиеш. 
5. Киемнән хушбуй исе килмәсен. 
6. Кием артык купшы булмасын.

Чын мөселманча киенү нык иманга, зур ихтыяр көченә ия булган хатын-кызларның гына кулыннан килә. Шуңа күрә, хакыйкый мөслимәләрнең киенүләренә карап сокланырга һәм аларга охшарга тырышырга кирәк.

Әмма... барлык хатын-кызлар да дин кануннарын җиренә җиткереп үти алмыйлар. Яңа гына дингә килгән, шәригать кушканча киенергә тырышкан туташ һәм ханымнар Исламда кабул ителгән тыйнаклык таләпләренә туры китереп киенсәләр, Аллаһ ярдәме белән, тора-бара барлык шартларны да җиренә җиткереп үтәүчеләрдән булырлар, ин шәә Аллаһ. Кием тәнгә сыланып тормаска, үтә күренмәле булмаска, муен турысы ачык булмаска, итәкләрдә һәм күлмәкләрдә бернинди дә ерыклар булмаска һәм алар тубыкны каплап торырлык булырга тиеш. 

Күпчелек хатын-кызлар чалбар кияргә яраталар. Чалбар – ирләр киеме. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм ирләргә охшап киенүче хатын-кызларны һәм хатыннарга охшап киенгән ирләрне ләгънәт кылган.
Исламда кешенең киенүенең максаты – гаурәтне каплау, тәнне салкыннан һәм эсседән саклау һәм тышкы кыяфәтне зиннәтләү, матурлау. 

Киенү хакында мәшһүр мәгърифәтче, дин белгече, журналист Ризаэддин Фәхретдин: «Кием кию турында игътибарлы булыгыз. Кием киюдән максат – салкын һәм кызулардан саклану, кешеләр күзенә күркәм күренү. Шуның өчен киемнәрегез шул максатларга туры килсен, артык байлык һәм гомер исраф ителмәсен. Киемдә дан-шөһрәт артыннан куу мөселманга килешми», – дип язып калдырган.

Шөһрәт өчен киенү нәрсәне аңлата соң? 
Шөһрәт сүзенең телдәге мәгънәсе – дан алу, макталу. 
Шөһрәт киеме дигәндә, бик кыйммәтле һәм күзгә артык нык ташлана торган кием, дип аңларга кирәк. Шундый кием кигән кеше үзенең байлыгы белән горурланып, тәкәбберләнеп китүе бар, Аллаһ сакласын. Тәкәбберлек гөнаһысы алмас өчен, уртача булырга кирәк. Ислам һәр нәрсәдә дә алтын урталыкта булуны хуплый. 

Шөһрәтлелек киеме хакында Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдисендә: «Берәү шөһрәтлелек киемен киеп йөрсә, Аллаһ аңардан читләшә һәм, шул киемене салганчы, аны түбәнәйткән була», – дип нәсыйхәтен әйткән. 

Динебездә: «Матур итеп киенмә!» – дигән күрсәтмә юк. Бары тик чиктән чыкмаска нәсыйхәт ителә. 

Татар халкы элек-электән киемнең төсенә дә зур игътибар биргән. Кеше күңеленә уңай йогынты ясый торган, күңелне тынычландыра торган һәм, шул ук вакытта, күзне иркәләп торучы төсләрне сайлау үзеңә дә, башкаларга да яхшы тәэсир итәр, ин шәә Аллаһ. 

Хөрмәтле мөслимәләр! Тыйнак һәм матур итеп киеник. Кешенең тыйнаклыгы, эчке дөньясы, холкы киемендә дә чагылыш таба. Милләтебез тыйнаклыгы белән башкаларга үрнәк. Киенүебез белән дә башкаларга өлге булырга тырышыйк.

Халкыбыз милли чигешләрне буыннан-буынга тапшыра килгән. Чигешләр – милли төсмерне чагылдыручы матурлык. Шул асыл бизәкләрне киемнәребезгә салу безне күркәм итәр, ин шәә Аллаһ. Мөселман кешесе киеме белән дә, үз-үзен затлы-зыялы тотуы белән дә башкаларга үрнәк булырга омтылырга тиеш. 
Шәригать кушканча киенмәгән хатын-кызларны тиешенчә киенергә өндәгәндә, аларга карата йомшак мөгамәләдә булыйк, аларны яхшылыкка вәгазьләгәндә бик сак эш итик. 

Кайбер хатын-кызларны озын күлмәк, озын итәк кияргә, башына матур итеп яулык ябарга дәгъвәтләсәң, «оялам» дип җавап бирәләр. Менә монысы белән һич тә килешеп булмый. Киенгән кеше түгел, чишенгән яисә ярым чишенгән кеше оялырга тиеш, югыйсә. Гаурәтне каплау оят түгел, киресенчә, хөрмәткә лаеклы булуыңны күрсәтә. Оялган кеше генә үзенең гаурәтен каплый. Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Оялу – иманнан, иман – Җәннәттәдер. Оятсызлык – гөнаһтан, гөнаһ исә – Җәһәннәмдәдер”, дигән. Бу хәдис бик олы мәгънәләрне үз эченә алган. Шушы хәдиснең мәгънәсенә төшенергә тырышыйк. 

Кием кешенең эчке халәтен дә чагылдыра. Мөслимәләр Аллаһ ризалыгына ирешү өчен дини һәм әхлакый кануннарны үтәргә тырышалар. Раббыбыз кушканча яшәүче хатын-кызлар ихлас күңелле булулары һәм үз-үзләрен тотышлары, киемнәре, йөреш-торышлары белән дә башка хатын-кызларга үрнәк булырга тиешләр. 

Мөслимәләргә хас булганча киенгән туташлар һәм ханымнар үз-үзләрен һәм башкаларны бозык уйлардан, явыз ниятләрдән саклаулары белән Аллаһ ризалыгына ирешәләр, әлхәмдүлилләһ. 

Көз фасылында яфракларын койган агачлар шәрәләнеп калалар. Яз җиткәч, Аллаһ кодрәте белән, алар яшелдән киенәләр. Май аенда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчәккә күмеләләр. Нинди садә матурлык! Уйлап карасаң, ярым чишенгән хатын-кыз да яфраксыз агачка охшый. Хөрмәтле хатын-кызлар, яз-җәй айларында матур булып утырган агачларга охшап, садә матурлыкка төренеп, гаурәтләребезне каплап, чын-чынлап гүзәл зат булып яшик! 
Туташлар һәм ханымнар! Аллаһ риза булырлык итеп яшәргә тырышыйк, ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирешербез, ин шәә Аллаһ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар