Логотип
Рәссам сәхифәсе

Нәфислек, төсләр гармониясе...


Россия Художество Акаадемиясе каршында эшләп килүче фәнни-тикшеренү
музееның Күргәзмәләр залында яшь рәссам Елена Сәетбагинаның шәхси
күргәзмәсе зур уңышлар белән узды.



Күптән түгел, 2016 елда Елена Сәетбагина журналыбызның июль санын
бизәгән иде инде. Яшь рәссамның таланты сынлы сәнгатьнең иң катлаулы
төрләреннән берсендә – портрет язуда чагылды. Сәетбагинаның үзендә рус һәм
татар каннары ага, шулай да рәссамга көнчыгыш тематикасы якынрак. Әтисе
Әнвәр Ризван улы Сәетбагинның тарихи ватаны Татарстанга кайту да үз
эшләрен бер экспозициягә берләштерергә ярдәм итә.



Яшь останың иҗат манерасын рәсемнәренең нәфислегеннән, төсләр
гармониясеннән танып була. Күргәзмәдә сюжетлары төрле булган эшләр урын
алса да, алар җыенысы кыю иҗат дигән тирән төшенчәгә берләшә. Теләсә кем,
хәтта милли темага бик бирелеп иҗат иткән рәссам да, республика җитәкчесе
портретын язарга җөрьәт итә алыр иде микән әле? Легендар Сөембикә образын
төрле елларда төрле рәссамнар тасвирлаганнан соң да, ханбикәне үзенчә ачарга
алыныр идеме? Догаларның сере белән бәйле картиналар исә җанның иң нечкә
кылларына кагыла... Портретлардагы образлар, күр, ничек төгәл ачыла! Биредә
героиняның характеры да, традицияләр дә, җете төсләр дә... Ә янәшәдә – ирекле
атлар табуны. Кая якларга чаба алар, кай тарафларда сыеныр урын табарлар?
Һәм менә, уйга талгандай, туктап калганнар...



Елена Сәетбагина эшләре VI Бөтендөнья татар конгрессы делегатларына да
тәкъдим ителде. Татарстан һәм Үзбәкстан хөкүмәтләре тарафыннан
оештырылган Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре вакытында узган
Заман сәнгате күргәзмәсендә Еленаның эшләре дә куелган иде.
Һөнәри һәм иҗади уңышлары өчен Елена Сәетбагина РФ Мәдәният һәм
массакүләм мәгълүмат чаралары министрлыгының Почет грамотасы, Санкт-
Петербург Губернаторы, Санкт-Петербург Мәдәният комитеты, Татарстан
Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары, Мәдәният
министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән
бүләкләнә.



Тормышыбыз гел үзгәреп тора. Ләкин кешелеккә югарыдан бирелә торган
мәңгелек кыйммәтләр дә бар әле. Елена Сәетбагина картиналары әнә шулар
турында искәртә. Рәссамның Казанда да зур күргәзмәсе әзерләнә.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар