Логотип
Дус-күршеләр

«Мən – azərbaycanlıyam. Azərbaycan dilində danışıram»*

Кара күзле, чем-кара чәчле, гадәттәгедән карарак тәнле азәрбайҗаннар – безнең тугандаш халык. Диннәре белән дә, чыгышлары белән дә безнең милләткә якын алар. Азәрбайҗаннар – ковер сугу осталыгына, тамбур чигүе серләренә ия халык, моны бөтен дөнья белә. Тормыш мәшәкатенә ничек кенә күмелмәсеннәр, бусагада кунак күренсә, бар эшләрен ташлап, кадерле кешене каршы алырга, сыйларга тотыналар. Азәрбайҗаннар өенә килеп керүгә иң элек аяк киемегезне салыгыз. Аннары тулысынча кунакчыл хуҗа хозурында калырсыз.

Видео: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар