Логотип
Дөрес туклану

Зифаларга – солы коймагы 

Яңа уку елы башланганын истә тотып, бу юлы балаларыгыз, үзегез өчен дә файдалы һәм туклыклы солы коймагы рецептын бирергә уйладык. Менә дигән иртәнге аш ул.

Яңа уку елы башланганын истә тотып, бу юлы балаларыгыз, үзегез өчен дә файдалы һәм туклыклы солы коймагы рецептын бирергә уйладык. Менә дигән иртәнге аш ул. Гадәттә, мондый коймакны эре бөртекле солы лачавы белән йомыркадан әзерлиләр. Ә Камилә ДИМӨХӘММӘТОВА аны солы көрпәсеннән әзерләргә тәкъдим итә. 

 

Солы көрпәсе – бөртекне эшкәрткәннән калган кабык ул. Элек көрпә кушып пешергән икмәк ярлылар ризыгы гына булып саналган. Ләкин XX гасыр диетологлары аның никадәр файдалы һәм кыйммәтле булуын ачыклады инде. 

Башка бөртеклеләр белән чагыштырганда, солы көрпәсе иң файдалысы. Ул А, F, D, C, H һәм 
В төркеменә кергән витаминнарга бай; калий, йод, күкерт, магний, фосфор, кальций, тимер, хлор, бакыр, цинк, бор – болар солы көрпәсендә булган микроэлементларның барысы да түгел әле. 

Солы көрпәсе тупас җепселле булганга, ул эш-кәртелми. Эчкә кергәч, бүртеп, үзенә барлык токсиннарны, шлакларны сеңдерә һәм шушы сыйфаты белән эчәклекне дә бик шәп чистарта. 

Коймагыбызны менә шундый файдалы ризыктан әзерләрбез дә. 

 

Кирәк: 

- 50 г көрпә (көнлек норма – 30–50 г); 

- 130 г су яки сөт; 

- 1 йомырка; 

- бераз гына тоз. 

 

Эш барышы: 

Көрпәне 5 минутка суга яки сөткә салып бүрттерәбез. Шушы вакыт эчендә ул куерып, тыгызланып китәргә тиеш. Аннары бер йомырка өстәп, яхшылап туглыйбыз. Шушы күләмнән ике зур коймак чыга. Коймакны аз гына май салынган табада кыздырабыз. 

Эчлекнең төрлесен әзерләргә була – баллысын да, тозлысын да. Без сезгә берничә вариант тәкъдим итәбез: 

- балык белән эремчекле сырдан әзерләнгән эчлек тә бик тәмле була; 

-тсырны уып, кайнар коймак өстенә салабыз да икенчесе белән каплыйбыз. Коймакны табада җиңелчә генә кыздырып алсаң, сыр йомшабрак китә; 

-тбалык белән авокадо; 

- шикәрсез арахис пастасы белән банан; 

- эремчек һәм үзегез яраткан берәр төрле җиләк-җимештән әзерләнгән эчлек тә ошамый 
калмас. 

 

Ашларыгыз тәмле дә, сихәтле дә булсын! 

 

Фото: Камилә Димөхәммәтова 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар