Логотип
Өй

«Өй җыештырасым бар...»

Өй җыештыру булган, бар һәм булачак – монысы үзгәрми, ә менә аны җиңеләйтү юллары, ысуллары бар, диләр. Кыскасы, кызлар, без моңарчы өй җыештыра белмәгәнбез.

Өй җыештыру булган, бар һәм булачак – монысы үзгәрми, ә менә аны җиңеләйтү юллары, ысуллары бар, диләр. Кыскасы, кызлар, без моңарчы өй җыештыра белмәгәнбез. Көлмәгез, чынлап әйтәм, шаяртмыйм. 
«Өй җыештырасым бар...» Теләсә кайсы хатын-кыз телендә иң еш яңгырый торган җөмлә шушыдыр. (Хәер, юк, беренче урында: «Ашарга пешерәсем бар», – дип әйтү торадыр, монысы – икенче урында, димәк.) Атна арасында урыннан күчкән әйберләрне урнаштырасы, шкафларны тәртипкә саласы, урын-җирне алыштырасы, кер үтүклисе, тузаннарны сөртәсе, идәнне юасы, чәйнекләрне чистартасы, плитәне ялтыратасы, керләрне юарга саласы... Гомумиләштермичә, һәммәсен аерым-аерым тезеп саный башласаң, бу исемлек нинди булыр иде икән?! Әйтерсең лә без бу дөньяны тәртипкә салу – җыештыру өчен генә туган! Кинога бару, урманда йөреп кайту, башлаган китапны укып бетерү, дус кызлар белән очрашу... Өй җыештырмаганың искә төшә дә, күп вакыт боларның барысыннан баш тартасың. Гомер шулай узармы икәнни?! 
Аяктан егылып туктый торган «генераль уборка»лар башка булмаячак!

...1999 елны Америкада яшәүче Марла Силли дигән бер хуҗабикә, үзләре яшәгән зур йортны җыештырырга берничек тә өлгерә алмый башлагач, Флай Леди дигән система уйлап чыгара. («FlyLady» – «очып кына йөрүче хуҗабикә» дигәне аңлата.) «Буш вакыты калсын дисә, хатын-кыз эшләрен бик уйлап планлаштырырга тиеш», – ди ул. Ике көн ялны өй җыештыруга багышламаска, ә бу эшләрне атна арасындагы биш көнгә тигез итеп бүләргә тәкъдим итә. «Болай иткәндә җыештыруның авырлыгы сизелмәячәк, өйне тәртипкә салу рәхәтлек кенә бирәчәк», – дип ышандыра. 
Чын фәнни хезмәт кебек үк, Флай Лединың да үз терминнары, кагыйдәләре бар. 

«Кайнар нокта» – өйдә чүп-чар иң күп җыела торган урыннарны Марла Силли шулай атый. Өстәл, тумбочка өсләре, киштәләр... (Сезнеке ничектер, минем шунда ук улларым бүлмәсе күз алдыма килде. Ноутбук, буяулар, хәрефләр язылган кәгазь битләре, бетергеч, карандашлар, уку китаплары, дәфтәрләр... Мәктәп укучысы һәм каллиграфия белән мавыгучы дизайнер өстәле бу. Алар миңа атна саен беравыздан: «Безнең монда тәртип!» – дип исбатлыйлар. «Син, әнием, кайда нинди тәртипсезлек күрәсең?» – дип икәүләп мине гаепләргә маташалар әле.) «Кайнар нокта»дан котылу юлы бер генә – кулыңа тоткан һәрнәрсәне соңыннан урынына кую. Моңа ирешү җиңел булмас, әмма аны гадәткә кертү өчен өйдәгеләрнең һәрдаим исләренә төшереп торырга кирәк, ди Марла. 

«Көндәлек эш» – Флай Лединың төп термины. Вакытыгыз тыгызмы-түгелме, кәефегез бармы-юкмы, атнаның башымы-ахырымы, урамда яңгырмы-кармы – кыскасы, бернигә карамыйча өйдә көн дә башкара торган эшләр бар: урын җыю, чүп чыгару, аяк киемнәрен чистарту, ишек төбен сөртеп алу... Бу исемлеккә керүче эшләр – кичектерелергә дә, иртәгәсе көнгә дә күчәргә тиеш түгел. (Бервакыт бер танышым: «Балалар авылда, каникулда, җәй буе урын җыйганым юк. Нигә җыеп торырга, кич барыбер яңадан җәясе бит», – дигән  иде. Алай уйласаң, аны бөтенләй җыеп торасы юк инде – көн дә йокларга ятабыз. Тик җыештырылмаган урын-җиргә кайтып керү бер дә күңелле түгел ләбаса.)

Зоналар – өйне (фатирны) берничә зонага бүлеп, график буенча көн саен шуларның берсен җыештыру Флай Леди системасының бер кагыйдәсе. Әйтик, бер кичтә балалар бүлмәсен тәртипкә саласыз, икенче кичтә – ваннаны һәм туалетны. Аш бүлмәсен җыештыру минем, мәсәлән, һәрвакыт башкаларга караганда озагракка сузыла – аны, димәк, аерым зона итеп алырга кирәк. Көн саен шулай: әле бер почмакта, әле икенчесендә тәртип салып торгач, өй, гомумән, тузмаска тиеш. Җыештыру, юу, чистарту өчен өйнең тузганын, көнкүреш техникасының пычранганын көтмибез. 

Таймер. «Кайда инде монда вәгъдә ителгән җиңеллек, киресенчә, көн саен нидер эшләп торырга куша бит», – дип әйтәсегез киләдер инде, әйеме. Ашыкмагыз. Флай Лединың иң хикмәтле урынына җиттек. Марла Силли өй җыештыру белән көн саен 15 (!) минуттан артык шөгыльләнмәскә кирәк ди. Мавыгып китеп, артык эшләмәс өчен ул хәтта таймердан файдаланырга киңәш итә. Хәер, вакытны һәркем үзенә-үзе билгеләргә тиештер: кемдер аны ярты сәгатькә кадәр сузса, берәүгә 10 минут та җитәргә мөмкин.  Иң мөһиме: үзең өчен шушы вакытны ачыкларга да, аны көндәлек кагыйдә итәргә. Марлага, әлбәттә, җиңелрәк, ул бит хуҗабикә булып өйдә генә тора. Безнең арада исә андыйлар сирәк. Әмма кайда гына эшләсәң дә, кичен 15-20 минутны табарга буладыр инде ул. Теләк кенә кирәк! 

Раковина. Төп кагыйдәләрнең тагын берсе – раковина һәрвакыт ялт итеп торырга тиеш. «Аннары юармын әле», – дип, тау-тау савыт-саба җыюны онытыгыз: Флай Леди системасы буенча яши башлагач, без аны хәзер табын яныннан торуга юып куярга, машиналылар машинага салырга тиеш булабыз. (Хәер, монысына безне кечкенәдән өйрәттеләр, «Җыештырылмаган табын өстенә фәрештәләр канатларын җәеп тора – ардырмагыз аларны», – дияләр иде.) Савыт-сабаны юып бетергәч, мин, гадәттә, үземнең уйларымда, күңелемдә – бар дөньямда да тәртип урнаштырган кебек тоям. Хәер, күп хатын-кызлар кичерә бугай бу халәтне.

Артык әйберләр. Язманың ахырына җиткәч, журналны читкә куеп торып, үзегезнең өй эченә бер күз салырсыз әле. Һич кирәге булмаган әйберләр сездә дә шулай күпме ул? Өй җыйган саен шуларның тузанын сөртү генә дә никадәр вакытны ала! Кемдер кайчандыр бүләк иткән сувенирлар, йөрми торган сәгать, сыңар чынаяк, сервиздан калган тәлинкә... Ә шкаф ишекләрен ачсаң?! Аш бүлмәсенә  чыксаң?! (Карагыз әле, пыяла банкаларны без – хатын-кызлар нигә шулай  яратып җыябыз икән ул? Беребез дә консерв заводы ачарга җыенмый югыйсә. Элеккеге кебек кышка салатлар ябу гадәте дә бетте. Ә банкаларның гел кирәге чыгар кебек – ташларга кул бармый. Пыяла савытларны аерым җыюны оештырмасалар, бу гадәттән котылып булмастыр инде ул.) Әйбер азрак булган саен, өй чистарак, аны тәртиптә тоту җиңерәк булачак. Менә шуның өчен дә Марла Силли көн саен өй эчендәге кирәкмәгән 27 (!) әйбердән котылырга кирәк ди. (Кызык өчен генә эзләп карагыз – андый вак-төяк, һичшиксез, табылачак!) Барысын да ташларга димәгән: укыган китапларны таратырга, үзегез инде кимәгән кием-салымны мохтаҗларга бирергә мөмкин. 

Журнал. Өйдәге бөтен эшләр исемлеге язылган махсус дәфтәр дә алып барырга куша Марла – эшне, вакытны тигез бүлү өчен кирәк бу. Җыештыру графигы, аласы әйберләр исемлеге дә шушында языла, кирәкле телефоннар да. («Тагын бер өстәмә эш нәрсәгә – алар болай да башта бит инде», – диючеләргә бу журналның, мөгаен, кирәге дә булмаска мөмкин.)

Үзеңне онытма! Үзеңне ярату, үзең өчен вакыт табу, үзеңне сөендерү... Флай Лединың төп законнарының берсе бу. Иң элек үзеңне кара, үзеңне тәртипкә сал! Прическа, макияж, маникюр… Син өйдә һәрвакыт берничә минуттан кунаклар килеп керүен көткән кебек киенеп йөрергә тиеш, ди ул. 
 


Берничә киңәш:

* өй җыештыруны, әйтик, компьютердан аерылып тору (һәркемнең үз мисалы: укытучы – планнардан, дәфтәрләрдән, бухгалтер – отчетлардан), ял итеп алу дип уйласаң, ул, чыннан да, рәхәт бирә торган бер эшкә әйләнәчәк. Уйларны тәртипкә салу өчен иң яхшы вакыт – шушы!
* өйдә иң беренче ярдәмчеләр – балалар булырга тиеш. Үз урыннарын үзләре җыю, шкафларын тәртиптә тоту, тузан суырту – боларны алар көндәлек эш дип кабул итсен;
* кер үтүкләгәндә телевизордан кино карасаң яки аудиокитап тыңласаң, эшең беткәнен сизми дә каласың;
* аш бүлмәсендә кечкенә радиоалгыч сөйләп (җырлап) тору да, көндәлек эшләрдән армаска, ялыкмаска булыша кебек. Ил-көн вакыйгаларын белеп торырга, дөньядан артта калмаска да ярдәм итә. (Ә телевизордан мин үзем теләп баш тарттым – ул игътибарны читкә юнәлтә дип саныйм.) 
* вакытны күп алмый торган эшләрне, «аннары»га калдырмыйча, шунда ук эшләп куярга гадәтләнергә кирәк.
 
«Соңгы тапкыр җыештырган кебек җыештыру». Исеме, әлбәттә, сәеррәк, хәтта куркынычрак яңгырый. Бу ысулны безгә шведлар тәкъдим итә. Дөресрәге, швед рәссамы Маргарет Магнуссен. Сиксән яшен тутырган бу ханым: «Күбебез тирә-юнебезгә, өебезгә – үзебезне чорнап алган әйберләргә игътибар да итмичә яши. Өсте өстенә һаман нидер ала, җыя... Ә кинәт – менә бүген бөтенләйгә күзебезне йомсак, безнең бу әйберләребез белән ни буласын беребез дә уйламый, – ди ул. – Бездән соң калучыларга алар кирәк булырмы? Чүпкә генә чыгарып ташларлармы, яндырырлармы – нишләтерләр? Өй эче вак-төяк, иске-москы белән тулып торганда, алар арасыннан безнең хатирә, истәлек булып сакларлыгын аерып ала алырлармы?» «Соңгы тапкыр җыештырган кебек җыештыру»ның кагыйдәләре нибары җидәү.
1. Бу концепция илле яшьтән яшьрәкләргә дә туры килә. Кайсы әйбернең безнең күңелдә рәхәт хатирәләр уятканын, ә кайсысының ташларга кызганыч булган өчен генә торганын аңлау өчен чәчләргә чал кергән булуы мәҗбүри түгел бит.
2. Мондый җыештыру гадәти тузан сөртүдән, шкафларны тәртипкә салудан аерыла – ул бөтен тормышыңны күз алдыннан уздыру кебек. Шуңа күрә аны ашыкмый, кабаланмый эшләргә кирәк.
3. Әйтегез – якыннарыгыз нинди эш белән шөгыльләнгәнегезне белсен: бу сезгә ярты юлда туктап калмаска ярдәм итәчәк.
4. Кайчандыр сез бу әйберләрне (китаплар, уенчыклар) кирәккә сатып алгансыз: кемдер өчен алар хәзер дә кирәк булырга мөмкин – таратыгыз. Аларны бүләк итү сезгә шатлык бирәчәк. 
5. Җыештыруны шкафлардан башлагыз: кием-салымнан без җиңелрәк аерылабыз ди Магнуссен.
6. Тормышка нокта кую түгел бу җыештыру – үзең өчен нәрсәләр мөһимрәк булуын ачыклау гына. 7. Өйнең бер өлешен тәртипкә салган саен үзегезгә бүләк ясарга онытмагыз: матур маникюр ясатырга, театр-концертка барып кайтырга, кафега кереп утырырга... 

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин шушылай инде 8 яшьтэн бирде яшим. Сезнен ойдэ хэрвакыт чиста , алган эйбер урынына кире куела .Эбекэй бэлэкэй чактан ук каян алдын шунда куй дия иде. Хэзер уз семьямдада шундый тэртиплэрне урнаштырдым беренче елдан ук. И мисаллар китерэм, жыелган ойдэ кунеллеме, яяисэ киресенчэме. Эйберне эзлэп йору кунеллеме, урынныннан алу. Каян алдын шунда куйсан вакытында артыннан жыештыра белсэн ойне тэртиптэ тотунын бер кыелыгы юк. Аннары, иртэгэ дигэн сузлэр булмаска тиеш. Главный ялкау булмаска

    Хәзер укыйлар