Логотип
Өй

Хуҗабикә киңәшләре

Әгәр щетка кабында “Тупех” билгесе торса, бу ясалма кылдан ясалган щетка дигән сүз.

Тоз

- Яңа юылган катмарлы тастымалларны 15-20 ми­нут тозлы суга салып тотсагыз, алар йомшарыр һәм күперер;

- Чи утын тизрәк янсын өчен, өстенә бераз эре тоз сибегез;

- Кулдагы балык, суган, сарымсак исен тоз белән бетереп була. Моның өчен исләнгән кулны тоз белән ышкып, су белән юарга кирәк;

- Пычак, кайчы, көрәк, чалгы яхшырак үткенләнсен дисәгез, аларны бер сәгать тозлы суга салып тотыгыз һәм юеш килеш үткенләгез.

Теш щеткасы гына димә...

Беренче карашка, теш щеткасы гап-гади генә, кечкенә генә бер әйбер. Шул ук вакытта ул безгә көндәлек бик зарур. Иң мөһиме, щетка авыз уртларын җәрәхәтләми торган, уңай булырга тиеш.

- Әгәр щетка кабында “Тупех” билгесе торса, бу ясалма кылдан ясалган щетка дигән сүз.

- Щетка кыллары яртылаш башка төскә буялса, ул чыдамлырак була. Ә бу төс беткәч, щетканы алыштырырга кирәк.

- Кырыйдагы кыллары уртадагыга караганда озынрак булган щетка пародонтоз авыруыннан файдалы. Мондый щетка теш ара­сын һәм уртларны әйбәтрәк чистарта.

- Кыллар очы түгәрәкләнгән теш щет­касы сыйфатлырак санала. Ул тешне яхшы чистарта һәм уртларны массажлый.


Сөт хәйләләре


- Винегретка бер аш кашыгы сөт һәм бер чәй кашыгы шикәр ко­мы салып болгатсаң, ул тагын да тәмләнә;

- Сөт кушылган горчица озак кипшерми;

- Сөткә салып тоткан балык тәмлерәк пешә;

- Кипкән гөмбәне берничә сәгать тозлы сөткә салып тотыгыз, ул әле генә җыеп алган кебек булыр;

- Әгәр сезгә бәрән итенең исе ошамаса, аны бер сәгать сөттә тотып, сарымсак белән ышкыгыз;

- Яртылаш сөт кушылган шулпа тәмлерәк була. Моның өчен кайнар сөтне кәстрүлгә яисә тәлинкәгә салып бирегез.

- Икенче ашка әзерлисе ит йомшак булсын дисәгез, аны бер сәгать сөткә салып тотыгыз.

Теги: өй җыештыру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар