Логотип
Бала

Акыллылык баләсе: бишектән үстерүгә бер караш

Сентябрьдән Азаматны йорт янында ук ачылган балалар үзәгенә бишектән үстерү дәресләренә йөртә башладык. Мин баланы кечкенәдән үк укыта башлауга каршы. Әмма “бала бераз яшьтәшләре белән аралашсын, башкаларны да күрсен” дигән теләк үзенекен итте. Өч ай дәвамында 2-3 яшьлек бу балалар, аларның әти-әниләре һәм әби-дәү әниләре белән аралашудан соң мин үсеп килүче буынны чын күңелдән кызганып куйдым. Аларның балачагы, борчусыз сабыйлык дәвере юк икән...

Хәзер әти-әниләр балага узуга ук сабыеның якты киләчәген төзергә тотына. Башта булачак әни шәһәрнең иң текә акушер-гинекологында исәптә тора (ул-бу була күрмәсен тагын!), аннан бәби иң яхшы бала табу йортында йортының атказанган табибы күзәтүе астында дөньяга килә (без кешедән кимме әллә?!). Шуннан баланы 6 айдан бишектән үстерү курсларына йөртергә, 2 яшьтән чит тел өйрәтергә, 3 яшьтән менталь математикага бирергә тырышалар. Балалар бакчасы – иң заманча һәм эксперименталь программалы, ә мәктәп “элитный” булырга тиеш. Шушы критерийларның берсе генә үтәлмәгәндә дә әти-әниләр бала киләчәктә уңышка ирешә, бәхетле була алмас дип уйлыйлар.



Безнең белән бишектән үстерүгә йөри торган Алисә, мисал өчен, атнага дүрт тапкыр балалар үзәгенә “развивашка”га, бер тапкыр рәсем дәресенә бара, инглиз телендә шигырьләр ятлый, инде кушарга һәм алырга өйрәнә. Аны дәресләргә йөртә торган әнисе дә, әбисе дә бу кызчыкның бар эштә дә беренче һәм иң яхшы булуын телиләр. Дәресләр вакытында Алисә бераз гына ялгышып китеп, әбисе аны борыны белән шул ялгышка төртеп, тиз генә дөрес иттереп эшләргә кушкан саен минең йөрәгем кысылып куя. Ул әле сабый бит! Аның ялгышыр, уйнар вакыты. Аның моңа хакы бар! Әмма Алисә үзеннән нәрсә көтүләрен инде 2 яшендә үк аңлый: шуңа ул барлык биремнәрне дә тырышып, төгәл итеп үти. 

Кәрим исә 3 яшькә җитеп килсә дә, әлегә сөйләшә дә, чүлмәккә дә йөри белми. Балалар үзәгенә дәрескә килү – аның өчен һәрвакыт сынау. Башта ишек төбендә кермим дип елый, аннан — чишенмим дип. Дәресләр үтә торган бүлмәгә кергәч, идәнгә ятып киреләнә. Малайның әнисе дәрес саен улы өчен борчыла: ачуланып та карый, үгетләп тә. Ә сабый аның саен үрсәләнә. Чынлыкта Кәримне әлегә дәресләргә йөртмәсәң яхшырак булыр кебек тоела миңа. Аңа әнисе кочагында, өйдә, күңелгә якын шартларда рәсем ясап утыру яки пластилин әвәләү күңеллерәк тә, файдалырак та булыр кебек. 
Ә Әмирхан әле туган телен юньләп өйрәнеп бетермәгән килеш инглиз телен өйрәнә. Аның янына атнаның өч көнендә инглизчә сөйләшә торган бала караучы килеп йөри. Аны киләсе елга Казанның иң текә балалар бакчасына бирәчәкләр. Бакча шәһәрнең икенче башында урнашса да, Әмирханны анда көн саен машина белән йөртәчәкләр. Чөнки малайның әнисе баланың бакчасы, һичшиксез, заманча, бассейнлы һәм Монтессори системасы буенча эшли торган булырга тиеш дип саный. Аннан Әмирханны Казанның иң шәп мәктәбенә, иң перспективалы югары уку йортына кертәчәкләр.



... Бүгенге балалардан әти-әниләр артык күпне көтә һәм таләп итә. “Иң акыллы”, “иң зирәк”, “беренче”, “лидер” кебек төшенчәләр арасында “бәхетле”, “сәламәт” кебек төшенчәләргә урын юк. Баланы кечкенәдән төрлечә “үстермәгән”, Монтессори, Вольдорф, Зайцев кебек фамилияләрне ишетмәгән-белмәгән, җәй көне диңгез һавасы сулатмыйча баланы авылга алып кайтып киткән, акыл үсешен арттыра торган китап яки мультфильм урынына урамда бөҗәкләр карап, яфраклар җыеп йөргән әниләр хәзер “халык дошманнары” белән беррәттән йөри. 
Ә балалар? Аларның күңелендә нәрсә? Әгәр дә аның инглиз телен өйрәнәсе килмәсә, рәсемгә сәләте булмаса? Кечкенәдән үк “менә, улым, мәктәпкә барырсың, аннан “бишле”ләр генә алып кайтырсың” дип тәрбияләнгән малай мәктәптән “дүртле”ләр һәм “өчле”ләр алып кайта башласа? 



Мин шуңа күрә Азамат белән “развивашка”га йөрүдән туктадым. Беренчедән, әле 3 яше дә тулмаган сабыйга яшьтәшләре белән аралашуга караганда өйдә минем белән булу кызыграк һәм файдалырак икәнлеге ачыкланды. Без аның белән өйдә ул теләгән вакытта ясыйбыз, ул теләгән вакытта пластилин әвәлибез, кәефе булганда укыйбыз һәм күп итеп уйныйбыз. Монда төп сүз – уйныйбыз! Баш миен, нейроннар бәйләнешен өйрәнүче галимнәр һәм балалар үсеше белән шөгыльләнүче психологлар 7 яшькә кадәр баланың баш мие актив үсештә була, анда кызу темпларда нейроннар бәйләнеше формалаша, нерв системасы көйләнә ди. Шуңа күрә кечкенә балалар һәр мәгълүматны тиз отып ала, исендә калдыра. Әмма бу процесс табигый рәвештә барса яхшырак. Ягъни 7 яшькә кадәр баланың башын артык күп мәгълүмат, белем белән шыплап тутыру киләчәктәп нерв системасы, психология белән проблемаларга китерергә мөмкин. Психолог Һава Шәйдуллина баланы җимеш агачы белән чагыштыра. Агач башта үсә, ныгый, формалаша, аннан гына җимеш китерә башлый. Галимнәр хәзер төрле өстәмәләр, пестицидлар, эшкәртмәләр белән агачны иртәрәк җимеш китерергә мәҗбүр итә алалар. 3-4 елдан җимеш бирергә тиеш агачтан хәзер икенче сезонга ук уңыш алырга мөмкин. Әмма табигый шартларда 5-7 ел җимеш китерергә тиешле мондый агач ике-өч сезоннан уңыш бирми башлый. Чөнки ул таушалган була инде. Ресурсларын файдаланып бетергән. Адәм баласы да шулай ук. Гомер буена җитәргә тиешле ресурсларны гомернең беренче ун елында файдаланып бетерсәң, алга таба нишләмәк кирәк?! 



Психолог Михаил Лабковский да баланы бишектән үстерүгә артык зур игътибар бирү алга таба мәктәптә укуда,үсмер чорда проблемалар китереп чыгарырга мөмкин ди. Чөнки әти-әни балага кечкенәдән үк артык зур планка куя. Башта әти белән әни фикереннән чыкмаган бала бар көченә шул планкага ярарга тырыша, тырмаша. Аннан үсмерлек чорында, актив “мин” формалашканда, ул планка аталар һәм балалар арасындагы зур упкынга әйләнә. Чөнки инде баланы уңышлары, бишлеләре, конкурста җиңүләре өчен яратырга ияләнгәннәр. Ә бала үзен болай гына яратуларын, кабул итүләрен тели. 



Мин баланы интектермәү яклы. Сабый чак ул иң борчусыз, иң бәхетле, иң могҗизалы булырга тиеш. Анда карават җәймәсеннән штаб кору да, өйдә әти белән туп тибү дә, диварга рәсем ясап карау да, мультиклар да, әни белән ярты көн караватта кочаклашып яту да, сәгатьләр буе ваннада балык тотышлы яки кораб батырышлы уйнау да һәм башка, һәм башка кызыклы, җиңел, күңел ача торган шөгыльләр булырга тиеш. 



Балагызның сәламәт һәм бәхетле булып үсүен, тулы шәхес буларак формалашуын теләсәгез, берничә киңәшне исегездә тотыгыз:
1. Сабый рәхәтләнеп уйнарлык тирәлек булдырыгыз. Уен аша аның тормышка әзерләнүен онытмагыз.
2. Баланың кызыксындырган сорауларга җавап бирергә иренмәгез. Әмма җавап баланы кызыксындыра, үзлегеннән эзләнүгә, белем алуга этәрерлек булырга тиеш.
3. Иҗат белән бергәләп шөгыльләнегез. Әмма шаблон буенча иҗат итүдән читләшегез. Бала фантазиясен эшкә җиксен.
4. Мәҗбүри шөгыльләрне көчләп такмагыз.
5. Баланың телевизорсыз, планшетсыз үзе генә уйный алу сәләтен үстерегез. Үзен-үзе кызыксындыра алган бала беркайчан да ялгызлыктан интекмәс.
6. Нарасыегызга ана назын, иркәләүләрне кызганмагыз! Аның әҗере һичшиксез булачак.
7. Бәхетле булыгыз. Бәхетле ана гына бәхетле бала тәрбияли ала. Онытмагыз!
Алсу Хәбибуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Элеге фикерлэр белэн килешэм. Безнекенен актив уеннарга эллэ ни исе китми. Рэсем ясарга, китаплар карарга, шул китаплардагы экиятлэрне тынларга ярата. "Развивашкаларга" йормибез, математика, инглиз теле ойрэнергэ иртэрэк эле. Эмма бала уз яшенэ курэ усэме, яшьтэшлэреннэн калышмыймы икэн, психик хэм ан, (умственный) усеше очен барысын да эшлимме икэн дигэн уй кунелне тырнап тора...

    Хәзер укыйлар