Логотип
Десерт

Торт - пешермибез!

Бәйрәмнәрдә якыннарны бәлеш-торт белән генә түгел, үзенчәлекле десерт белән дә сыйлыйм. «Бәйрәмчә» десерты һәр бәйрәмгә ямь өсти, өстәлемнең бизәге була.


Десерт өчен:

*  ярты кило зефир;
* 20 процентлы каймак;
* 2 банан;
* 2 әфлисун;
* 2 киви;
* 200 г бакча җиләге (катырган карлыган яки башка әчкелтем җиләк-җимеш белән алмаштырып була);
* Десертны бизәү өчен бер уч кара бөрлегән (ежевика) яки кура җиләге (катырганы да ярый), шоколад кирәк.




Эш барышы: 

1. Бер чынаяк кайнар су әзерләп куегыз. Зефирны кискәндә пычакны шул суга чылатып алыгыз – ябышмыйча киселер.



2. Әзерләнгән ингредиентларны зур сай тәлинкәгә кат-кат итеп тезәбез: тәлинкә төбенә җәелгән зефир телемнәре өстенә каймак сөртәбез дә түгәрәкләп киселгән киви тезеп чыгабыз.

3. Икенче кат зефир өстенә дә каймак сөртеп, банан телемнәрен тезәбез. Өченче кат зефир һәм каймак өстенә телемләнгән бакча җиләген җәябез.




4. Дүртенче кат зефир һәм каймактан соң – әфлисун түгәрәкләре. 



5. Соңгы кат зефир кисәкләренә дә мул итеп каймак сөртеп, өстен кара бөрлегән белән бизибез һәм вак итеп уылган шоколад сибәбез. 




6. Десертны бәйрәм алды кичендә әзерләп, суыткычка куегыз – иртәгегә эшегез дә кимер, десерт та тәмләнеп өлгерер.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу рецептны кургэннэн бирле, э ул берничэ ел элек чыккан иде, мин бу десертны бэйрэм саен эзерлим, барыбызга да бик ошый, рэхмэт яусын!

      Хәзер укыйлар