Логотип
Десерт

Ширбәтләнгән әфлисун түгәрәкләре

Кирәк: 

* шикәр комы (көрән шикәр комы да ярый) - 550 г;
* су - 300 мл;
* ваниль шикәре - 10г;
* ачы шоколад - 200-250 г;
* теләсәгез - дарчин, канәфер, бадьян, имбирь һәм башка тәмләткечләр.



Мин тәмләткечләр белән сак булырга булдым, шуның өчен минем ингредиентлар шушындый:


Эш барышы:

1. Әфлисуннарны юып, 5 мм калынлыкта телгәлибез.
2. Кайнап торган су белән пешекләп алабыз - бер биш минут тотабыз шулай - ачылыгы китсен.


3. Шул вакытта ширбәт кайнатабыз - куермасын, шикәре генә эресен. Тәмлеткечләрне салабыз. 


4. Пешекләнгән әфлисуннарны кәгазь тастымалга салып, киптерәбез. 
5. Әфлисун түгәрәкләрен киң табага тезеп чыгабыз һәм өстенә ширбәт коябыз. Бик салмак утта кайнатабыз. 


6. Әфлисуннар якынча 1,5 сәгать кайнап торсын. (Әйләндергәләп торырга онытмаска кирәк.) Кабыгы үтәкүренмәлегә әверелергә тиеш.


7. Ә хәзер әфлисуннарны фольга яки кәгазь җәелгән мич калаена тезеп чыгабыз һәм 100 градуска җылынган мичкә 30 минутка куябыз. Берүк көеп китмәсеннәр!



8. Шоколадны су мунчасында эретәбез. (Микроволновкада да эретеп була дигәннәргә ышанмагыз. Булмый. Минеке янып китте...)
9. Ниһаять, әфлисуннарыбызны мичтән чыгарып, тиз-тиз (югыйсә фольгага ябышып кала икән) азык элпәсе җәелгән тәлинкәгә тезеп чыгабыз. 
10. Ә хәзер иң тәмле өлеше башлана - әфлисун түгәрәкләрен шоколадка манып, тәлинкәгә кайтарабыз. 

Суынганын көтәбез. Яки көтмибез ;)



Үземә кабыгы ачырак булып тоелды - шуның өчен десертның кабыгыз әрчеп аттым. Ә иремә, киресенчә, кабыгы күбрәк ошады :)

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар