Логотип
Десерт

Кышка пирог эчлекләре

Мин ике ысул белән дә эшләп карадым, сыек булмады.

1. Тәския апай Вәгыйзова рецепты.
Бер чиләк алманы әрчеп, иттарткычтан 1 кг кара жимеш яки 1 кг курәгә белән чыгарырга. Бер ни салырга кирәкми менә шулай пакетка тутырасыз, морозильникта саклыйсыз. Пирог ясаганда аласыз кирәк булса песок өстәп бутыйсыз. 



2. Фирая апай Ибрагимова рецепты.
4 кг алма, 1 кг күрәгә, 1 кг песок иттарткычтан чыгарып бер сәгать кайнатырга, көймәсен өчен болгатырга онытмагыз. Суынгач стерильләштерелгән банкаларга тутырып, идән астында сакларга.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар