Логотип
Десерт

«Җиләкле алан» торты

«Алтын Барс» (дистәгә якын!), «Алтын йолдыз» милли музыкаль премияләре лауреаты, автор-башкаручы Илназ БАҺны бер дә өйдә туры китерерлек түгел икән. Бер карыйсың – хәләле Гүзәл белән әле Төмән якларында, әле Мәскәүдә...  «Аңла йөрәгемне», «Бер күрешү үзе бер гомер», «Мин сине көтәрмен», «Ярый әле син бар, туганым» – тамашачы аны әнә шушы җырлары белән кабул итте, яратты...  Казан афишаларыннан да Илназ Баһ–Гүзәл Идрисова исемнәренең төшеп торганы юк. Әти-әнисенә ияреп, уллары Камил белән Рамил дә еш чыга сәхнәгә. Хәтта бәләкәйләре –  икенче яше белән генә барган Марсельләре дә әтисенең концерт баянына барып ябышырга гына тора, артист балалары шул! 

Артист гаиләсе белән якыннанрак танышу, бер уңайдан «Сөембикә»нең март саны өчен аш-су дәресе дә уздырырбыз, дип, кышның соңгы көннәрендә аларга кунакка барып кайттык. Кадерле хатын-кыз укучыларыбызны бәйрәм белән котлап, җиңел кулдан гына бик тәмле бәйрәм торты пешереп күрсәтте Илназ. Якыннарын куандырырга теләгән ир-егетләребез өчен менә дигән рецепт. 
Бәйрәм табынын ни бизи? Әлбәттә, тәмле ризык һәм матур савыт-саба. Бүгенге  дәресебезнең иганәчесе – Казандагы «Савиново» сәүдә үзәгенең өченче катында урнашкан «Божья коровка» кибете. Болеславец осталары ясаган керамик савыт-сабалар бөтен дөньяга билгеле. Алар матур гына түгел, сыйфатлы һәм чыдам. Ялгыш бәреп алсаң да, кулдан төшеп китсәләр дә, ватылыр дип куркасы юк. 


Кирәк: 

(камыр өчен)
  • 2 йомырка;
  • 1 стакан шикәр комы;
  • 1 стакан кефир;
  • 1 стакан җиләк кайнатмасы (теләсә нинди кайнатма да ярый, әмма төшсез булырга тиеш);
  • 1 кап камыр күперткеч (10 г);
  • 1 кап ванильле шикәр (10 г)
  • 1,5 стакан он.


​Крем өчен:

  • 1 стакан кибет каймагы;
  • 140 г эремчекле сыр («Творожный сыр»);
  • ярты стакан шикәр оны (пудра);
  • тортның өстен бизәр өчен бер-ике уч җиләк тә кирәк (катырылганы да ярый).


Эш барышы:

Тирән эчле савытка йомырка сытып, шикәр комын кушабыз һәм бик яхшылап күпертәбез. Кул белән озаграк булыр, блендер белән күпертсәгез – эш тизрәк барачак.

Икенче бер савытта кефир белән кайнатманы һәм ванильле шикәрне бергә кушабыз. Соңыннан күпертелгән йомыркага кайнатмалы кефирны салып, камыр изәбез. Онны кулланыр алдыннан гына иләргә һәм коры килеш камыр күперткечне кушып болгатырга кирәк. 

Камырда төерләр булмаска, һәм ул куе каймакны хәтерләтергә тиеш. Әйткәнебезчә, блендер белән тугласагыз тизрәк тә, уңайрак та була. 

Әзер камырны төбе мул итеп майланган табага агызып, кайнар мичкә куябыз.  Әзерлеген коры шырпы батырып белергә мөмкин, шырпы коры чыкса, димәк, пешкән.
Крем белән бизи башлаганчы, торт суынырга тиеш.


Крем ясау:

тирән эчле савытка каймак һәм шикәр оны салып, яхшылап туглыйбыз. Аннары эремчекле сыр өстәп, блендер белән күпертәбез. Кремны ярты сәгатькә суыткычка тыгып торсаң – әйбәт.

Суынган торт өстенә мул итеп крем ягабыз. Тортны табынга пешкән савыты белән чыгарабыз, чөнки ул бик матур. Әгәр дә аны табадан бушатасы булса, кремны тортның кырыйларына да ягасы.

Тортның өстен туңдырылган каен җиләге белән бизибез. Монда инде тулы ирек – кем ничек булдыра ала, шулай бизи. Каен җиләген теләсә нинди җимеш – кура җиләге, карлыган, бөрлегән дә алыштыра ала.

Кадерле апалар, сеңелләр, хөрмәтле укучыларбыз! Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәбез. Якыннарыгыз сезне гел сөендереп кенә торсыннар.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар