Логотип
Десерт

«Ә» дигәнче кекс пешерәбез

Кирәк:

 4 аш кашыгы он;
 4 аш кашыгы шикәр комы;
 2 аш кашыгы какао;
 1 йомырка;
 3 аш кашыгы сөт;
 3 аш кашыгы эретелгән атланмай.


Эш барышы:

Савытка он, шикәр комы, какао, сөт салып болгатабыз. Йомырка һәм эретелгән май өстибез һәм яхшылап туглыйбыз. Катнашманы эче май белән сөртелгән чынаякка күчерәбез һәм максималь көченә (1000 Ватт) көйләнгән  микродулкынлы мичкә 
3 минутка куябыз. Катнашма чынаяк өстеннән күтәрелә башлаячак – аптырамагыз! Әзер кекска ванилин, шикәр пудрасы яки вакланган кокос сибәбез.  

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар