Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Коронавирус мәхәббәткә комачаулыймы?

Дөньяда барган пандемия кешеләрнең тормыш рәвешен үзгәртми калмас, мөгаен. Тик, шөкер, мөгамәләргә тәэсир итә алмас. Киресенчә, әнә, коронавирус аркасында бер-берсен тапкан парлар турында сөйлиләр.  

 

Дөньяда барган пандемия кешеләрнең тормыш рәвешен үзгәртми калмас, мөгаен. Тик, шөкер, мөгамәләргә тәэсир итә алмас. Киресенчә, әнә, коронавирус аркасында бер-берсен тапкан парлар турында сөйлиләр.  

 Красноярскидан 18 яшьлек Даниил Парфенович һәм аның яшьтәше Киров өлкәсеннән Инна Савинцева Кытайдан эвакуацияләнгән вакытта Ухань аэропортында танышлар. Алар икесе дә медицина битлекләреннән булалар.  Эвакуацине оештыручылар кешеләрнең фамилияләрен кычкырып халыкны барлаганда аларның фамилияләре рәттән торган була, алар икесе дә торып баса да, аралаша башлыйлар. Һәм бер-берсенә гашыйк булганнарын аңлыйлар. Самолет Төмәнгә утыргач, аларны санаторийга карантинга ябалар.  Бүлмәдән чыгып йөрергә ярамаганлыктан, яшьләр янәшә бүлмәләрдә яшәп, мессенджерлар аша гына сөйләшләр. Даниил булачак хатынымны таптым дип саный. Кытайда егет белем алган, кыз музыкаль редактор булып эшләгән.  

 Ә менә Испаниянең Тортоса шәһәрендә яшәүче кыз  очрашуга барыр өчен карантиннан качкан. Ул интернет аша бер егет белән таныша. Һәм беренче очрашуга әнә шулай кануннар бозып бара. Очрашудан кайтканда аны тотып алалар һәм карантин бозган өчен штрафка тарталар. Моның өчен генә кызның кәефе төшмәгән, чөнки ул тормышында мөһим роль уйнаячак ир-ат белән реаль тормышта таныша алуына шатлана.  

Аналитиклар карантиннан соң балалар күп туарга мөмкин дип фаразлый икенчеләре, моны кире кага: дөньяда пандемия булганда исән калу турында уйлыйсың, арту хакында түгел. Мичиган университеты профессоры Даниэль Крюгер балалар туу арту бик мөмкин хәл дип саный. Урамда һава торышы начар булганда без өйдә утырырга тырышабыз. Димәк, вакытны өйдә күбрәк уздырачакбыз. Дөрес, кешеләр авырлык килгәндә яратышу хакында уйланмый, билгеле. Тик коронавирус очрагында башкачарак: күпчелегебезнең баш очында түбәсе, беренче вакытта кирәк булган әйберләре бар, ник әле романтика хакында уйланып алмаска?!  

Профессор шулай ук озак вакыт бергә өйдә утыру мөнәсәбәтләрне бозачак дигән фикерне дә стереотип дип саный. Әйе, гаилә белән гадәттәгедән күбрәк вакыт уздырачакбыз. Бу чынлап та стресс, мөнәсәбәтләрдә авырлыклар китереп чыгарырга мөмкин. Тик гаилә белән бергә утырган вакытны бәяләүчеләр дә булмый калмас.  Карантиндагы тормыш рәвеше шуның кадәр ошап китәргә мөмкин, пандемия беткәч тә ул гадәтләребезне саклап калырбыз әле.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар