Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Контактта - Ким Сонг Гон (кореяча김성건)

Көньяк Кореяда корея теле һәм әдәбияты укытучысы, хәзерге вакытта Казан федераль университеты аспиранты
Көньяк Кореяның Пусан дәүләт университеты
Өйләнмәгән
Тормыш шигаре: «Башкаларны игътибар белән тыңларга, ихтирам итәргә кирәк. Һәркемнең дөньяга үз карашы». 
 
 
Шәхси тормыш:
Сөендерде: 
 
Тирамису – бик тәмле торт!
Мин кафеда утырып укырга яратам. Өй эшләрен дә шунда эшлим. Гадәттә, «Американо» яки «Латте» каһвәсе алам. Күптән түгел Бауман урамындагы кафеда утырганда  күзем бер тортка төште. Ул «Тирамису» торты турында ишетеп белә идем, ләкин моңа кадәр татып караганым юк иде. Бу юлы шуны алдым да... кашык белән бер  алып каптым. Тәме... могҗизага тиң иде! Әлеге ризыкның тәменә ләззәтләнеп, кафеда озак утырдым ул көнне. 
 

Көендерде: 

Кайгы тавышланып йөрми
Быел 1 гыйнвар көнне үк күз алдымда коточкыч хәл булды. Кичке эңгер-меңгер җиткәндә кибеткә китеп бара идем. Юл аша чыгарга кирәк, телефоныма карап, светофорда яшел ут янганны көтеп торам. Шул мизгелдә машина тәгәрмәчләренең кинәт сызгырып тукталуына башымны күтәреп карасам, бер әби тәгәрмәч астында калды. Бер тавыш чыкмады, әби кычкырырга да өлгерми калды... Шул мизгелдә бөтен дөнья тавышсыз кинодагы сыман хәрәкәтләнә кебек тоелды. Тирә-юнемдәге кешеләр дә тавыш-тын чыгармады. Хәтта учлары белән авызларын каплаганнар иде. Бу әби дә берничә сәгать элек кенә якын кешеләрен бәйрәм белән котлагандыр, ә хәзер аңсыз ята, кара асфальт ярыкларына кан ага... Менә шул мизгел күңелгә авыр хатирә булып кереп калды. 
 
 
Илдә: 

Сөендерде: 

Очрашу урыны – Казан
Февраль урталарында кытай дусларым мине фатирларына ай календаре буенча Яңа ел каршыларга чакырдылар. Анда Россиядән, Көньяк Кореядан, Кытайдан, Япониядән, Тайваньнан килгән кунаклар җыелдык. Шундый халыкара очрашу килеп чыкты. Таныштык, сөйләштек, бик күңелле итеп утырдык. Дуслыгыбыз әле дә дәвам итә, күптән түгел бергәләп Черек күлгә чыктык. Казан безне очраштырды, таныштырды. Бәлки әле кавыштырыр да...
 

Көендерде: 

#bloodyFIFA2018 – хайваннар хэштегы 
Универсиада авылында сукбай этләр һәм мәчеләр күбәеп китте. Шуларның берсе нәкъ мин яшәгән корпус тирәсендә йөри. Аңа махсус ашарга ала башладым. Кызганыч, ул мәчегә вакытлыча гына ярдәм итә алам. Тулай торакта яшәгәч, аны үземә ала алмыйм. Быел җәй көне Россиядә футбол буенча Дөнья чемпионаты узачак. Гадәттә, андый масштабтагы чараларга шәһәрләрне сукбайлардан арындыралар. Казандагы сукбай этләрне дә аулаячаклар дип ишеттем. Үтерерләрме, әллә приютларга урнаштырырлармы?  
 

Дөньяда: 

Сөендерде: 

Олимпиада ышаныч уятты
Быел Көньяк Кореяның Пхёнчхан шәһәрендә Кышкы олимпиада узды. Безнең халык өчен шатлыгы күп булды аның. Бу Олимпиадага кадәр бездә спортның фигуралы шуу, тимераякта тизлеккә ярышу төрләре генә популяр иде. Быел исә моңа кадәр Кореяда киң таралмаган кёрлинг, бобслей, скелетон кебек спорт төрләренең дә үсеш мөмкинлекләре барлыгы ачыкланды – безнекеләр анда казанышларга иреште. Шул ук вакытта бездә Төньяк Корея командасы да катнашты. Бәлки, бу ярымутрауда тынычлык урнаштыруга үз өлешен кертер дип ышанасы килә. 
 

Көендерде: 

Дуслыкка өметләнгән идек
Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда булганда ялгызым гына йөрергә яратам. Егет кеше буларак, курыкмыйм. Ә менә Кореядан килгән кызлар үзләре генә урамга чыкмаска тырыша, чөнки расистлар һөҗүменә юлыгу куркынычы бар. Еш кына яшь егетләр, сызгырып, төрле сүзләр әйтеп мыскыллап калалар. Берсенә ташлар атып калганнар хәтта, аягын авырттырып кайткан иде. Бервакыт Мәскәүдә бер милләттәшемне таныш түгел бабай бик рәнҗеткән. Ни өчен, дисезме? Төньяк Кореядан булмыйча, Көньяктагысыннан булганы өчен. Кореядан килгән кешеләр белән россиялеләр арасында дуслык кына булыр дип килгән идек бит без. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тореклэрдэн урнэк алсак идек! Бер халыкны да рэнжетмилэр! Алым саен песилэр, машина ослэрендэ дэ рэхэтлэнеп йоклап яталар, ул гаепсез жан иялэренен- хайваннарнын да яшэргэ хокуклары бар! Э егет бик сойкемле!

    Хәзер укыйлар