Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Киребеткән кыз

Кышкы каникул җиткәч, тәвәккәлләп, ерак сәяхәткә — Таиландка юл тоттык. Яңа елны көньяк-көнчыгыш Азиянең койрыгы сыман һинд океаны эченнән экваторга таба сузылган ярымутрауда — көнозын баш очында балкып торган кояш нурлары астында иркәләнеп, җылы диңгез суында туйганчы йөзеп каршыларга дигән хыялыбыз, ниһаять, тормышка ашты. Ике көн илнең башкаласы Бангкок белән танышып, аның күккә ашкан храмнары белән хозурланып шәһәрне аркылыга-буйга бүлгәләгән хисапсыз каналлары буйлап йөздек. Һәм шул рәвешле яңалыкка сусаган күңелләрне беркадәр тынычландырганнан соң, ерак сәяхәтебезне дәвам итеп, башкаладан тагы тугыз йөз чакрым көньяктарак урнашкан Пхукет утравына очып килдек.

Пхукет җир йөзенең иң матур һәм экзотик утрауларыннан санала. Европа телләрендә чыккан белешмә китапларда аны җәннәткә тиңләп язалар. җәннәт дигәннәре хактырмы-юкмы, әйтә алмыйм, әмма Пхукет искитәрлек матур бер урын икән. Буйга – илле, аркылыга егерме чакрым зурлыкта гына булса да, дөньяның бөтен почмакларыннан килгән дистә меңләгән турист берьюлы ял итәрлек шартлар тудырылган анда.

Җәннәт булгач, анда куе тропик урманнар, фил, крокодил һәм зур еланнар яши торган джунгли да булырга тиештер. Биек агачларның берсеннән икенчесенә сикереп, лианаларда атынып уйнаучы кыргый маймыллар, агач һәм чәчәкләр арасында бер-берсен уздырып сайрашучы матур кошлар һәм әллә ниләр тагы. һич арттыру булмас, боларның барысы да бар икән Пхукет утравында. Урман эчендәге тау-таш арасыннан шаулап агып төшкән шарлавыклар, ярсып аккан тау елгалары һәм салкын сулы чишмәләр дисеңме... Монда яшәгән һәм килеп чыккан адәм балалары күңелләре булганчы бер хозурлансын диептер инде, табигать үзенең бар булган матурлыгын кызганмый биргән.

Декабрьнең егерме бишенче көне иде бу. Өйлә вакыты узып, көн кичкә таба авышырга торган бер заман. Һава аланыннан килгән микроавтобус безне Андаман диңгезенең чираттагы бер җыйнак бухтасына, ягъни култыгына урнашкан Камал шәһәрчеге читендәге кунакханә ишегалдына китереп куйды. Кунакханәнең бер бинасы диңгез ярында ук урнашкан. ә башкалары диңгез читеннән югары күтәрелгән текә калкулык битенә кат-кат яруслап салынган.

Үзебез урнашачак номерның диңгез  ярында ук булуына куанышып торган бер арада, җиде яшьлек кызыбыз Зөләйха, гомер булмаганны, көйсезләнергә керешмәсенме.
— Юк, диңгезгә болай якын яшисем килми, — дип, кә-җәләнепме кәҗәләнә.
— Ә синнән сораучы юк. Урын кайдан бирелгән булса, шунда урнашабыз, — дим, бәхәскә урын калдырмаслык итеп.
— Бу кадәр ерак җиргә тау эзләп түгел, җылы диңгез ярын сагынып килдек бит, кызым, — ди әнисе дә.
— Минем тау өстендә, икенче яисә өченче яруста яшисем килә, — дип, киребеткән кыз, үзенекен тукылдата һаман.
— Кызым, — дип, аркасыннан сөеп, юмаларга, хәйлә корырга керештем үземчә. — әллә берәр тәмле су эчеп алыйкмы? Йә, әйт, нәрсә алып бирим үзеңә...
— Эчәсем килми. Югарыда яшисем килә, — дип, кистереп куйды бу.
— Ә әтиең белән әниеңнең диңгез ярында яшисе килә! Сиңа күпчелек фикере белән ризалашырга туры килер.

Баланың шулкадәр дә үҗәтләнеп үзенекен итәргә тырышканын хәтерләмим. Ул тынычсызланырга ук кереште. Хәленә керергә җыенмавыбызны сизеп, елар дәрәҗәгә җитте.
— Кыстамагыз да, мин ул диңгез ярында барыбер йокламыйм.
— Югарыда бит, кызым, урын юк. Шуңа безгә астагы ярустан бирәләр, — дип, мине яклап әнисе дә хәйләгә керешеп карады.

Ә Зөләйха үзенекен итә, һич уеннан кайтарам димә. Нәрсәгә дә юрарга белгән юк, шулай холыксызлануын беренче кат күрүебез. Алай да юмалап карыйбыз, болай да аңлатып карыйбыз – барып чыкмый. Күпме кеше карап тора, кеше алдында оят. Ни хакында сүз көрәштерүебезне аңламасалар да, барыбер әллә кайдан сизелеп, күренеп тора — бала капризлана, холыксызлана. Кеше алдында ныклап ачуланып, тавышны күтәреп тә булмый.
Безне күзәтеп торган тай кызы, ярдәм итәсе килептер, яныбызга килде. Кунакчыллык күрсәтеп, яшел һәм кызыл төстәге татлы ширбәтләр тәкъдим итте. һәм шундый ачык итеп балкып елмайды ки. өстәвенә, корт чаккыры, чибәр дә бит әле үзе, карасаң, күзең алырлык түгел. Асыл кош сыман якты ачык бизәкләр төшерелгән күлмәге генә дә ни тора.
Хатын янымда бит, күлмәге, дигән булам инде...

Телебезне аңламаса да, нәрсә хакында бәхәсләшүебезне, кабатланып торган ишарәләребездән, чамалап алгандыр.
— Советлар Союзыннан... әй, гафу итегез, Россиядән килгән туристлар барысы да диңгезгә якынрак җирдән урын сорый. Шуңарга без сезгә диңгез читендәге кор-пустан урын бирдек. Теләсәгез, югарыда — икенче-өченче ярустагы биналарда да урын бар, ихтыярыгыз.
— Әнә бит, югарыда да урын бар дип әйтте, — дип, күтәреп алмасынмы шунда Зөләйхабыз. Хәзерге балалар инглиз телен бишектә чактан ук ишетеп үсә. Бу юлы да үзенә кирәген тиз эләктереп алды.

Үзе кебек үк елмая белмәсәм дә, тай кызына рәхмәт  әйттем.
— Без уйлыйк-киңәшик, аннары бер фикергә килгәчтен, хәл итәрбез, — диде, инглизчәне ярыйсы ук сукалаган  әнисе.
— Безнең  Таиландта  балалар  сүзен  кире  какмый-лар, — диде кыз тагы, кирәкмәгәндә салпы якка салам кыстырып.
— Әйе-әйе, әлбәттә, — дидем, аны җөпләгән атлы булып. әмма “бездә дә нәкъ шулай эшлиләр”, дип әйтергә намус җитмәде. Россиядән бу илгә барырга җыенган туристларга кисәтеп куела торган өч киңәш булса, шуларның берсендә: “Балаларыгызны җирле халык алдында ачулана күрмәгез. Юкса, алар каршында дәрәҗәгез юкка чыгачак”, дип искәртелә. Ярый әле хәтергә килде, чак онытмаганбыз.

Үзебез генә калдык. Һәм соңгы хәлиткеч һөҗүмгә күчәр алдыннан үзара киңәшергә керештек.
— Бу бала нигә болай холыксызлана, сәбәбен һич аңлый алмыйм, — дидем, үземне күптән борчыган сорауга җавап табасым килеп.
— Телевизор күп карый. Җыен куркыныч кино һәм мультфильмнар карауның нәтиҗәсе бу.
— Кызым, моннан соң ул куркыныч кинолар каравыңны туктатасың, — дим, гаиләдә закон чыгаручы роленә кереп.
— Юк, — дип, сүзгә Зөләйха кушыла шунда, — кинолар караганга түгел. Мин диңгездән куркам. Су янында йокларга куркам.
— Диңгезгә беренче баруыбыз түгел, моңа кадәр курыкмый идең бит.
— Моңа кадәр курыкмый идем, ә бу юлы куркам менә.
— Ә ни өчен куркасың?
— Белмим... Минем югарыда яшисем килә.
— Алай булгач, әйдә, кызым, болай итик, — дигән бу-лам. — Син югарыгы бинада йокларсың бүген, без әниең белән диңгез буенда, килештекме...
— Юк, сез дә минем белән, — ди бу, кистереп.
— Ярар, — дим, — бала-чага сүзенә карап, вакыт сузып, кеше көлдереп утырмыйк. Кайдан урын биргәннәр — шунда урнашабыз.

Китәргә тәвәккәлләп, урынымнан сикереп үк торам. Аяк очымда торган сумкага үрелүем булды, Зөләйха мөлдерәгән күзләрен югары күтәреп, беләгемә килеп сарыла. Еларга җитешеп:
— Әтием, мине тыңла, зинһар өчен... — ди.

Зөләйханың чын күңелдән һәм ихлас үтенеп ярдәм сораганын сизенеп, сабыйның карашына игътибар иттем. Һәм көчсез, чарасыз калдым. Баланың хәленә кермәү, аны аңламау мөмкин түгел иде ул мизгелдә.
— Ярар инде алай булгач, берни эшләп булмый, аныңча булыр. Диңгез буена таш баскычтан төшеп-менеп йөрергә туры килер, — дип әнисе дә килеште.
Буйсынмый чара калмады, буйсындык. Читләтеп безне әле булса күзәтеп торган тай кызының да күңеле булды, бала сүзенә колак салуыбызны аңлап, елмаеп җибәрде. Күңеле тынычланган Зөләйха исә, ярдәм итәргә теләп, әнисе кулындагы сумканы күтәреп менәргә дә әзер иде...

Икенче көнне иртәнге сигездә без утрау белән таныштыру максатыннан оештырылган сәяхәткә китәргә тиеш идек. Бу алдан ук планлаштырылган, акчасы түләп куелган сәфәр. Шуңарга анда бару-бармау турында сүз кузгалырга тиеш түгел иде кебек. Бу юлы да киребеткән кызыбыз Зөләйха инициативаны үз кулына алды.
— Минем сәяхәткә барасым килми, — дип әйтеп салмасынмы.
— Юк инде, кызым, — дим. — Без кичә синең сүзне  тыңладык, башкача әти-әни сүзенә каршы килмисең, килештекме.
— Автобуста һәм самолетта йөрүдән туйдым инде. Минем беркая да барасым килми бүген, — ди бу.
— Утрау белән танышу кирәк, кызым, бу сәфәрне башка вакытка чигереп булмый. Акчасы да түләнгән, юкса әрәм була бит, — дип кушылды әнисе.

Кызның юлга чыгасы килми. Алай юмалап карадык, болай юмалап карадык та, тагы килешергә мәҗбүр булдык. Дөресен әйткәндә, үзебезнең дә юл йөрүдән талчыккан чагыбыз, бәхәсне артык зурга җибәрмәдек, башка бер көнне иркенләп, үзебез теләгәнчә сәяхәт итәрбез әле дигән нәтиҗәгә килдек. ә бүген исә тыныч кына диңгез ярында кызынып ятарбыз.

Яңа килгән туристларны утырткан автобус диңгез читеннән салынган асфальт юл буйлап җай гына китеп барды. ә без иртәнге аштан соң ашыкмый гына пляжга төшәргә җыенабыз. Мин бер сәбәпсезгә тынгысызланам, ашыгам, тизрәк су керәсем, кызынасым килә. ә кызлар исә чемоданда актарына, әле бер нәрсә, әле икенче нәрсәне эзләргә керешәләр.
— Мин су буена төшә торам, — дим, бүлмәдә кул кушырып утырудан туеп. — Матуррак җирдән урыннар алып куярмын.
— Безне көт инде, әти, — ди Зөләйха. — Ашыкма, өлгерербез.
— Ялның, кояшлы көннең һәр минуты кадерле бит, әйдә, кызым, бергә төшә торыйк. әниең үз вакыты белән тө-шәр, — дим.
— Минем белән бассейнда коенсаң, төшәм, — ди бу, тагы сатулаша.
— Юк, кызым, бу тикле җиргә бассейнда коеныр өчен килмиләр, бассейн ул Мәскәүдә дә бар, — дим.

Әнисе дә мине җөпләп, диңгез суының файдасы, сихәтләре турында аңлатырга керешә.
Башка чакта артымнан калмый торган кыз ни итсә итте, миңа иярмәде.
— Мин диңгез ярында булырмын, табарсыз, — дип, кара күзлегемне алып, эшлекле кыяфәт белән чыгып киттем.
— Диңгезгә төшмә, мине бассейн янында көт, ярыймы, әти, — дип кычкырып калды Зөләйха. Мин ишетсен дип кычкырса да, тавышы ягымлы иде бу юлы.
“Көткән, ди. Бассейн янында гына ятасым калган...” — дип, үзалдыма мыгырдана-мыгырдана чыгып киттем. Бу кыз юлда килә-килә бик талчыккан, ахрысы, диңгез буена төшәргә иренә. Бассейн бит без урнашкан корпус каршысында гына, ун-унбиш метрга сузылган таш баскычтан төшеп-менеп йөрисе килми моның, дип нәтиҗә ясадым үзалдыма. “Өстәге катка үзенең бик менәсе килде, ничава, өйрәнер...”

Мин, әлбәттә, үземнекен иттем. Өч сөлге алып, аларны океан ярына якынрак урыннан сайлаган ятакларга пөхтәләп җәеп куйдым. Ипле генә су читенә килдем. Суның җылылыгына исең китәрлек. Диңгез өстенең тынычлыгына, аның зөбәрҗәттәй яшькелт төсенә сокланып карап тордым берара. Аннан шул диңгез өстендә тыныч кына йөзеп йөргән эреле-ваклы корабларга, җилкәнле көймәләргә күзем төште. Нинди хозурлык, нинди тыныч матур иртә. Шундый да җылы һәм мәңге җәй генә булып торган якларда яшәсәң иде икән ул. “Пхукет. Пхукет... — дип, ятлап калырга теләгәндәй, үзалдыма әлеге утрауның исемен кабатладым. — Пхукет дигәннәре җәннәткә тиң икән ләбаса”. Һәм су эченә кергән уңайга чумып йөзеп тә киткәнмен. Суның рәхәтлеген, җылылыгын сөйләп, аңлатып бирерлек түгел. Йөзәсе дә йөзәсе иде бер туйганчы...

Ул да түгел, кызым Зөләйханың, инде ишектән чыгып барганда: “Диңгезгә төшмә, мине бассейн янында көт, ярыймы, әти...” дигән ягымлы тавышы капылт кына колак төбемдә кабатланган кебек булды. үзалдыма уйлап куйдым: ул бассейн янына чыккандыр инде. Мине эзли, көтә торгандыр. Таба алмагач, кәефе кырылгандыр... Ут капкандай, ашыгып-кабаланып судан чыгып йөгердем һәм ике баскычны бер итеп сикерә-сикерә югарыга, кызым янына ашыктым.

— Әти, кара әле, кара, диңгез китә, диңгез ярыннан кача, — дигән тавыш ишетелде югарыдан. Бу Зөләйха тавышы иде. Ул әле булса урамга чыкмаган икән. Икенче каттагы балконга чыгып баскан да шуннан кычкыруы.
Соңгы баскычларны ничек йөгереп менгәнемне хәтерләмим, кызыклы манзара күрергә ашкынып, балалар өчен махсус эшләнгән бассейн читендәге күзәтү мәйданчыгына басып, диңгезгә текәлдем. үз күзләремә үзем ышанмый карап тордым башта. Чынлап та, әле генә үзенең ягымлы җылы суы белән мине хәйран калдырган океан зур тизлек белән ярыннан кача иде. Су читендә калган туристлар да хәйран калып күзәтә иде бу манзараны. Ул да түгел, бер төркем яшь җилкенчәк сусыз калган юеш ком өстеннән куыша-куыша эчкә таба йөгерде. Су буенда уйнап йөргән бала-чага өчен дә кызыклы иде тып-тыныч диңгезнең шул рәвешле кинәт кенә саегып калуы.

Пляжда эшләүче җирле агай, берөзлексез диңгез ярында, кояшта йөрү нәтиҗәсендә йөзләре кара янып, җыерчыкланып беткән җыйнак гәүдәле тай кешесе, кинәт, корт чаккандай, арлы-бирле йөгеренергә, булыр-булмас тавышы белән кычкырынырга кереште. Аның телен аңлаучы, аңарга игътибар итүче генә юк иде. Ул да түгел, кулына бер чыбык алып яр буенда уйнап йөргән балаларны, хатын-кызларны хафаланып куарга кереште ул. Тегеләре моны башта бер уенга гына юрадылар. Аннан, бу тилергән, ахры, дип, үзенә үпкәләп, яр читеннән китеп баручылар да булды.

Юк, тилермәгән, бик ипле, матур агай иде ул. Узган көнне кичкә таба, бер-беребезнең телен аңламасак та, исемнәребезне белешеп, танышкан идек без аның белән. Исеме Зәйнул иде аның, безнең өчен таныш исем. Мөселман динендә. Бер-беребезнең аркаларыннан кагып, үзара кардәшлегебезне белгерткән идек.

Ул да түгел, диңгез өстендә бер метр чамасындагы дулкын барлыкка килеп, ул зур тизлек белән ярга якынлаша башлады. Ярга якынлашкан саен тизлеген арттыра һәм югарырак күтәрелә бара иде дулкын. Ниһаять, ул яр буена ук килеп җитте. Һәм уйламаган-көтмәгәндә шул дулкын астыннан тау кадәрле куркыныч гыйфрит атылып чыккандай булды. Атылып чыкты һәм бухтадагы өйләргә, урамнарга ташланды. Зур-зур йортлар, диңгез читендәге юлдан узып барган машиналар, автобуслар, яр буенда шау чәчәктә үсеп утырган олы агачлар күз ачып йомган арада юкка чыктылар. Әйтерсең лә, су астыннан шуышып килгән иләмсез зур аждаһа елан ялмап алган иде үзләрен.

Стена сыман өстемә ургылган салкын судан качарга теләпме, ирексездән, башымны игәнмен. Мин башымны кире күтәргәндә, су өсте күбекләнеп дулкынлана, чокырлана-чокырлана бөтерелә иде. Су эченә китеп, батып баручы машиналар, төбе-тамыры белән йолкып алынган утыз-кырык метрлы гигант агачлар, йөзеп барган йорт түбәләре, өстәлләр, урындыклар... Кыскасы, яр буенда, шәһәр урамнарында ни булса — барысы да су өстендә йөзеп, ярдан ераклашып бара иде инде.

Әйләнә-тирәдә шул мәлдә шомлы тынлык урнашып калды. Яр читендә чыр-чу килеп уйнап йөргән бала-чагалар кая, аларның әти-әниләре кая... Аларга нидер аңлатырга теләп, ыгы-зыгы килгән тай кешесе Зәйнул агай да күренми... Океан читендә генә түгел, тоташ җимерелгән, асты өскә килгән урамнарда да һичбер җан яисә тереклек заты калмаган. Нәрсә булды, өнме бу, әллә төшме, шау чәчәккә күмелеп утырган ул йортлар, кунакханәләр кая китте — һич ни аңларлык түгел. Диңгез ярындагы кичә без урнашырга тиешле корпус таш кыяга китереп сыланган. Аннан кызганыч скелет кына торып калган... Соңрак, безне океан читендәге юлдан сәяхәткә алып китәргә дип килгән автобусның да кире әйләнеп кайтмавы мәгълүм булды...

Арка тарафтан йөгереп килгән кызым Зөләйха үземне кочаклап алгач кына, сискәнеп куйдым. Дөньяда тереклек барлыгына, дөньяда әле тормышның дәвам итүенә өмет уянгандай булды. Кызымны, киребеткән Зөләйхамны, кысып-кысып кочакладым, аркасыннан сөйдем. Күзләремә кайнар яшь, тамак төбемә каты төер килеп тыгылды.

Шулай да күз алдыбызда нинди масштаблы һәлакәт булып узганлыгын аңларлык хәлдә түгел идек без. Цунами турында да уйлаган юк. Аның нәрсә аңлатканын сорасалар да, шул мизгелдә җүнле-башлы җавап таба алмаган булыр идек.

...Ә бераздан диңгез өстенә карадым да хәйраннар калдым. Диңгез өстендәге офыкта йөзеп йөргән җилкәнле көймәләр барысы да исән, үз урыннарында, берни булмагандай элеккечә тын гына дулкында тибрәнәләр иде. Үз күзләремә үзем ышанмый озак кына карап тордым. Әллә тормыш чынлап та дәвам итә инде...

Мәскәү.

«Сөембикә», № 12, 2005.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар