Илфакка бөтен сер дә сыя иде — Марат Кәбиров

“Илфакка бөтен сер дә сыя иде. Аңа сөйләгән әйбер читкә чыкмаячагына һәрчак ышанырга мөмкин булды”, - ди продюсер, журналист Илфак Шиһапов хакында каләмдәше Марат Кәбиров.
Язучы, журналист “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына билгеләп үткәнчә, Илфак Шиһапов бик ярдәмчел кеше булган. Ул Марат Кәбировка да зур ярдәм күрсәткән.
“Мин Казанга күчеп килгәндә, бер кешене белми идем диярлек. Шул чагында миңа Илфак ярдәмгә килде. “Снимать” итәргә арзанга гына фатир табарга булышты. Мин башкалага күчкәндә, Илфак “Оскар” студиясендә эшли иде. Ә минем эш аз акчалы. Берсендә ул миннән туйлар алып бара беләсеңме, дип сорады. Мин беләм дигәч, әйдә минем белән, дип, үзе белән ияртте. Белмәсәк тә, бергә тамада булып йөргән идек. Үзенең кулыннан килгәнчә, ул мине эш белән тәэмин итәргә тырышты. Югыйсә, мин аңа кем инде? Аңа кадәр аралашып торган да булмады”, - ди Марат Кәбиров.
Икесе дә “Шәһри Казан” газетасында эшләгәнлектән, алар һәрвакыт аралашып торган.
“Күбрәк Илфакка мин шалтырата идем. Берәр язмаң юкмы, шуны эшләп булмыймы, дип шалтыратсам, борчылма, эшлибез, дия иде. Илфак сүзендә тора торган кеше булды”, - ди Марат Кәбиров.
Аның фикеренчә, Илфак Шиһаповны бер кеше белән дә чагыштырып карау мөмкин түгел.
“Һәр кешенең үз язмышы, үз тормышы. Кемнедер саклап калып була, дигән әйбергә мин бөтенләй ышынып бетмим. Кырыенда саклап утырсаң да, кешене саклап калу мөмкин түгелдер. Язмыштан узып булмый”, - дип саный Марат әфәнде.
Билгеле булганча, танылган продюсер, журналист, язучы Илфак Шиһапов 30 май көнне арабыздан китте. Аңа 49 яшь иде.
чыганак: http://tatar-inform.tatar

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Яратып яшәмәдем ...Ул көнне мин үлдем... Җаным үлде. Миңа инде барыбер иде: кем белән яшим, кайда яшим... Күз алдымда гел Фаил генә торды.
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
Соңгы комментарийлар
-
15 гыйнвар 2021 - 13:15Без именикэкре дилэр Туймазыда БашкортостанБулат Бәйрәмовны кызык иткәннәр
-
15 гыйнвар 2021 - 11:17Без имениБер тамчы дорес туры килмэде сукоярҺәр Йолдызлыкның – үз сәер гадәте
-
15 гыйнвар 2021 - 09:57Без имениБик матур язма! Мине дэ эни, 3 яшь тулмаган баланы, ерак эбидэ ( энинен энисе була) калдырып, Элмэткэ яшэргэ киткэн. Эбиемне инэй дип устем. Газиземнен эйткэн, ойрэткэн сузлэре эле дэ колагымда. Тэуфикълы бул, олыны-олы, кечене-кече итэ бел, харамнанан, нахактан ерак бул дия иде. Искэ алмаган конем юк. Инэй эйткэндэй дип сойлэшу гадэте калды... hидая. Чаллы.Якын ерак әбекәем
-
14 гыйнвар 2021 - 18:49Без имени50 житкэч узенэ нигэ пычрак буярга балаларын хакында яшэгэнсен рэнжетугэ тузэ алмасан аерылИрем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.