Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Бәхеткә алышкан байлык

Принцессаның кабат көлсылуга әверелү тарихы
 
Кызымның бик яраткан бер уены бар. «Әгәр дә бер миллион акчаң булса?» дип атала ул. «Әгәр дә бер миллион акчаң булса, син нишләр идең?» Хыял миллион чикләренә генә сыймый, тә-әк... Әйтәм бит, монда берничек тә бер миллион белән генә булмый. Ә менә чынлап та миллионнары булган кеше нишли икән ул, аны кайларга туздыра икән? Балда-майда гына йөзәме алар? лид
 
Борын-борын заманда түгел, әле безнең заманда гына, Каф таулары артында да түгел, үзебезнең Казанда гына Юлия исемле көлсылу яшәгән. Көлсылу – бу очракта исем түгел, статус. Әлбәттә, аның тормышы Шарль Перро тасвирлаганча ук булмаган. Бөтенләй дә алай булмаган. Ул үзен бик яраткан әнисе һәм әтисе белән яшәгән. Аның әле бер сеңлесе һәм бер энесе дә булган. Юлия атлы көлсылу мәктәпне тәмамлап, институтка кергән. 
 
Әмма көннәрдән бер көнне аларның әтиләре үлеп киткән. Юлия шушы көннән көлбатырга әйләнгән. Никме? 40 яшьтә өч бала белән тол калган әниләре көне-төне елаган да елаган. Көлбатырга әверелгән көлсылуга әнисен дә, туганнарын да кайгыртырга туры килгән. Дәресләрен әзерләшкән, борчуларын бүлешкән, матур киемнәр сатып алган. Бу бер дә авыр булмаган аңа. Ул инде кечкенәдән үк үзен җаваплы тоеп өйрәнгән кыз.  Шулай көннәр үткән һәм берсендә көлсылуга (әй лә, көлбатыр бит ул хәзер!) патша малае, ягъни принц була инде, очраган. Дөресен генә әйткәндә, ул бер дә патша малае булмаган. Гомумән, ул гап-гади бер егет кенә булган. Ә безнең көлсылу бу вакытта Казандагы «Нәфис-косметикс» оешмасында эшләгән. Әмма аның бик тә банкта эшлисе килгән, ләкин КХТИ тәмамлаган кызны банкка алмаганнар. Шуңа да ул «Нәфис»кә урнашкан. Әмма монда ай ярымга гына чыдаган ул. Эш авыр булган өчен түгел, үзен хокуксыз итеп тойган өчен киткән. Аның бик тә бай һәм ирекле буласы килгән.

 

Беренче яхшы тун

Мәктәптә укыганда ук балаларның ял лагеренда – тәрбияче, студент чакта инде лагерь җитәкчесе үк булып эшләгән Юлия бер дә аптырап тормаган (11 нче сыйныфта укыганда укытучылары авырып киткәч, түбән сыйныфларга физика да укыткан әле ул. Боларны ник язаммы? Аның амбицияләрен күрсәтү өчен язам). Казандагы бер машина салонына кеше кирәген ишеткән дә ике атна аларга бушка эшләгән. Гаҗәпләнмәгез, шартлары шундый булган аларның, ике атна бушка эшләп, үзеңне күрсәтәсең дә, ошатсалар, эшкә урнашасың. Көтегез, шалтыратырбыз, дигәннәр. Бер-ике атна көтеп караган да, инде юктыр дип, хыялы артыннан киткән Юлия. Әллә кая еракка түгел, интерьер дизайны курсларына гына. (Хәер, соңыннан хыялының да бу булмаганлыгын ачыклаган. Шулай да белемнең артыгы юк бит, һәрхәлдә, Юлия өчен.) Ә бит шалтыраткан тегеләр, эшкә чакырганнар. Шушы кышны ул үзенең беренче яхшы тунын алып кигән. «Бер генә яңалык та, бер генә танышу да очраклы түгел, – ди Юлия. – Яңа кешеләр белән танышып, без нәрсәгә дә булса өйрәнәбез яки үзебез аларны өйрәтәбез». Дөрестән дә, бу оешмада бик күп нәрсәгә өйрәнгән ул. Сатып алучыларны ничек итеп җәлеп итәргә дә, сатылмый торган машиналарны ничек итеп сатарга кирәгенә дә... Гади сатучыдан өлкән сатучыга кадәр күтәрелгән. Бүлек мөдире вазыйфасына да ирешкән булыр иде, инженер ирен директор итеп Мәскәүгә чакырмасалар. Ләкин, бигайбә, ир белән Мәскәүгә китми булмый. 
 
Анда да автомобиль бизнесында эшли әле ул. Ләкин иренең монда эше уңмый. Алар кабат Казанга кайталар, фатир алалар. Әйе, ипотекага! Аның каруы, үзләренеке. Иренең үз машинасы бар инде, Юлияга да кирәк. Алар яшәгән йортның ишегалдына тезелешкән йөз машина арасына йөз дә беренчесе булып Юлияныкы да кайтып туктый бер көнне. Әйе, «Матиз», аның каруы, ул аңа күпме ирек, бәйсезлек бирә. Моның нәрсә икәнен машинаны үзе йөртеп караган кеше генә белә. Фатир бар, машина бар, инде Юлияга шәп кенә акчалы бер эш кирәк – иминиятләштерү компаниясенә урнаша. Һәркемне сүзенә ышандыра белгән, үзен бик ышанычлы тоткан (бизнес өчен иң мөһим сыйфатлар) ханымның эшләре бу өлкәдә дә аршынлы адымнар белән алга китә бит. Аны зур бер банкка килешү төзергә җибәрәләр. Банклар белән беренче тапкыр эшләгән килешүе була ул аның. Икенче көнне аңа шушы банктан ук шалтыратып... үзләренә эшкә чакыралар. Ә бит банкта эшләү аның иң зур хыялы иде. Хыялың тормышка ашам дип торганда кем каршы килсен инде, Юлия да килешә. Яхшы эшли, бүлек мөдире була. Шушыннан гына бала табарга китә. Улы бераз исәеп, үзенә нәрсә кирәген аңлата башлагач, балага нәнке яллап, эшкә чыга. Хәзер инде Юлия тагын да тырышыбрак эшли башлый: акча үзенә генә түгел, улына да, няняга да кирәк бит. 
Акча бик кызык нәрсә. Ул күбрәк булган саен җитми башлый икән.
 
Тагын бер-ике елдан ул инде Россия банкларының берсенә директор урынбасары булып килә. Бу инде – федераль дәрәҗәгә чыгу дигән сүз. Җаваплылыгы да зур, акчасы да. Тырыша Лекарева Юлия Вячеславовна. Чөнки, миллионлык килешүләр төзергә барганда син бит инде биш меңлек кенә күлмәк тә, өч меңлек кенә туфли да киеп бара алмыйсың. Бар да брендлы кирәк. Күлмәк янына – сумка, алкасы, беләзеге, туны, итеге... Прическа, макияж...Теге тырышып тапкан акчаларның шактые дәрәҗәне асрау өчен китә. Клиентлар белән рестораннарда да очрашырга туры килә. Ресторанга кергәч, бизнес-ланч белән генә булмый, төп менюдан да заказ бирәсең. Монысы да чыгым. (Монысы минем язма башында соравыма җавап өчен, миллионнары булган кеше аны нишләтә икән, дигәнемә.)
Ире дә фирма директоры, үзе дә, директор ук булмаса да, банкта урынбасар, тормышлары шактый шәп тәгәри боларның. Бала – бакчада, бакчадан соң аны няня ала. Фатирны бер хатын килеп җыештырып китә. (Хәзер боларны искә алганда, Юлия көлеп җибәрә: «Читтән карап торган кеше мине ялкау байбичә дип әйткәндер инде. Әмма бу – минем ялкаулыгымнан түгел, дөрестән дә өлгермәвемнән иде бит».) Ашау-эчү, әлбәттә, яхшы ресторанда гына. Анысы да Юлияның эштән вакытында кайтып, вакытында пешерә алмаганы өчен. Кайтыр иде, тырышмый булмый, тырышмас иде, очрашасы түрәләре янында үз дәрәҗәсен күрсәтү өчен акча кирәк. Менә шундый йомык боҗра – күп итеп эшли, эшләгәнен кабат шул эш өчен туздыра, туздырганны кабат тутыру өчен эшли...
Улының Кыш бабайга язган хаты кулына килеп кермәсәме?.. Әти-әнисен туя күрмәгән сабый аннан уенчык та, хәтта кыйммәтле гаджет та түгел – ә әнисенең аның янында булуын теләгән: «Кадерле Кыш бабай, – дип язган ул, кәкре-бөкре басма хәрефләр белән (кечкенә булган чөнки. Менә боларны сөйләгәндә Юлия көлми инде, улын кызганып, эчтән генә үкси), – син миңа бүләк итәсе машинаны әнинең буш вакытына алыштыра алмыйсыңмы? Мин бик тә әнине сагынам».


 

Принцессадан кабат көлсылуга

Еленаның кабат көлсылуга әверелеп, үзен фәкать гаиләсенә генә багышлавында хат кына «гаепле» булмагандыр инде ул. «Башкача алай эшләп тә, алай яшәп тә булмый иде, – ди Юлия. – Акча кешедән кол ясый. Мин аның чып-чын колы идем. Акча дип чаба торгач, мин барлык хыялларымнан ваз кичтем. Берзаман исемә килсәм – минем иң зур хыялым күбрәк бонуслар гына эшләү икән бит. Ә бит әле кайчан гына шәп итеп фотога төшерергә өйрәнәсем килде. Фотоаппаратым да бар, шуны кулыма алып, төймәсенә басарга гына вакытым юк».
Үзе биш бармагы кебек яхшы белгән иминиятләштерү, банк бизнесы турында бик ачылып сөйләмәсә дә (ярамый), күңеле белән кабул итә алмаган кайбер нәрсәләрне шулай да әйтми булдыра алмый. «Соңгы ике-өч елда «процессны оптимальләштерү» дигән матур термин әйләнешкә керде. Матур яңгыраса да, максаты яман – оешмада хезмәткәрләр санын киметеп, киткәннәрнең эшен калганнарга бүлеп бирү. Эше артты, хезмәт хакы гына шул килеш. Кул астымда эшләүчеләрне тагын да тырышып эшләргә ничек өндәргә белми йөди идем. Аларның болай да соң дәрәҗәдә тырышуларын күрә идем бит. Банкта бонуслар эшләү дип сөйләшәләр. Әмма андагы система шундый итеп корылган – күпме генә тырышсаң да, ул бонуслар урынына шымытыр тоттыралар!» 


 
Мин аның инде бер өйрәнгән, акчалы эшеннән китүенең сәбәбен беләм. Җитәкчесеннән акыллырак булган өчен киткән ул. Дөресрәге, җибәргәннәр.  Әлбәттә, аны шунда ук икенче банкка эшкә дә чакырганнар, тагын да күбрәк акчалар белән кызыктырганнар. Юк, риза булмаган. «Фотога төшерүдән тыш, минем тагын бер зур хыялым бар иде: 107 килодан, һичьюгында 90 килога кадәр булса да ябыгасым килә иде (хәзер ул 68 кило). Яңа ел каникуллары вакытында ял алдым да, фитнес залга йөри башладым. Велотренажерга утырдым шулай, аяклар – тәбәлдеректә, уйлар – әллә кайда. «Юлия, тормышыңның мәгънәсе нәрсәдә инде синең? – дидем үз-үземә. – Акча дип чабасың, ә ул акчаларны нәрсәгә тотасың соң – һаман шул эш өчен бит. Син улыңның үскәнен дә күрмисең, үзең теләгән эш белән шөгыльләнә алмыйсың. Иртән эшкә кил дә, хезмәткәрләрне ничек итеп тагын да ныграк эшләтергә икәнен уйла. Шушымы инде синең тормышыңның мәгънәсе?» – дип, үз-үземә сорау бирдем.
Каршымда спорт киеменнән, чәчен резинка белән артка җыеп куйган гап-гади ханым утыра. Үзенең элеккеге тормышын әкият кебек итеп кенә сөйләгәндә миңа аны җитәкче итеп күзаллавы да авыр. Әлегә ул эшсезлек буенча  биржада тора, фотографияләр белән мавыга, бик күп йөри, өйрәнә. 
 
Берзаман исемә килсәм, мин бөтен хыялларымны бонусларга алыштырганмын бит! 
     – Иң авыры – көн дә иртән эшкә бармыйча өйдә калуым булды, – дип искә ала эшсез калган беренче мәлләрен Юлия. – Бик сәер иде бу. Ә акчасызлык баштарак чынлап та куркытты. Бер гадәтләнгәннән ваз кичүе ул һәрвакытта да авыр. Ирем эшләп торгач, без ач та, ялангач та түгел анысы. Әмма хәзер брендлы күлмәкләр дә, затлы салоннар да минем өчен түгел инде. Дөресен әйткәндә, аларны киеп кая да булса барасым да юк. Рестораннарга йөрмибез – өйдә үзем пешерәм (пешеренергә яратам, эшләгәндә вакыт кына булмады). Элеккеге тормышымнан калган киемнәрнең кайсын бүләк иттем, кайсын саттым. Алар хәзер миңа бар да мул. Кием-салымның арзанлысын алам. Матурлык салоннарына да йөрмим. Чынлыкта, супер модалы кыйммәтле салон клиентларны җәлеп итәр өчен генә ялтырый. Яхшы белгеч өендә генә кабул итсә дә, нәтиҗәсе – салондагыча, ә бәясе шактый арзанрак булачак. Мин менә хәзер шулай итәм. Ә чәч, тырнак ясауны үзем дә булдырам, аларга акча сарыф итеп тә тормыйм. Мине бүген урамда күреп, элеккеге танышларым танымый. Аларны аңлыйм, чөнки бөтен җиргә фотоаппарат асып, теләсә нинди күренешне сурәткә алырга әзер йөрим, киемнең дә уңайлысын, пычранса да жәл булмаслыгын киям – фотога бит кайвакыт җиргә ятып та төшерергә кирәк була.
 
Шулай да бүгенге хәлемне вакытлыча гына дип саныйм. Тиздән үз фотосалонымны ачарга ниятлим. Кайчандыр иминиятләштерү бизнесына берни дә белми килеп кереп, тиз арада аның бар серенә төшенгән, уңышларга ирешкән идем. Бу юлы да шулай булачак, минем моңа иманым камил. Мине хәзер банк та, иминиятләштерү дә кызыктырмый. Банкка барып, кемне күбрәк савасы яки иминиятләштерүгә барып, кемне ничек «кәкре каенга» терисе дип уйлыйсым да, инде кырыктан узып килгәндә, кемгәдер буйсынып, теләмәгән эш белән шөгыльләнәсем дә килми. Әйе, акчасыз бер ярлы хатын мин бүген. Үкенерлегем юк – тормышның тегендиен дә, мондыен да күрдем. Акча җитәр-җитмәс яшәү дә миңа яңалык түгел иде, без кечкенә вакытта әти-әнием гел шулай яшәде. Акчага омтылсам, мин бүген үк яхшы эшкә урнашып, шәп акчалар эшли алам. Ләкин ул миңа кирәкми. Миңа ирегем кыйммәт. Акчаны мин бәхеткә алыштырдым. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар