Логотип
Сәхнә арты

ТМТВ премиясе: быелгы җиңүчеләр (исемлек)

15 апрель көнне Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында ТМТВ татар музыкаль телевизион премиясен тапшыру тантанасы узды. Быел 38 номинациядә 45 премия үз иясен тапты. Гадәттәгечә, премиягә дәгъва кылган артистлар иң элек кызыл келәмнән үтте.

Премия Татарского Музыкального Телеканала TMTV 2017

Машина белән килеп туктаган җырчыларны Рифат Зарипов белән Булат Бәйрәмов каршы алып торды. Көн суык һәм җилле булуга карамастан, кызыл келәмнән узучы артистларны күрергә дип халык шактый җыелды. Алар яраткан җырчылары белән фотога төшү мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмады. Рифат белән Булат исә җылы чәй эчеп җылынырга тырышты.

Премия Татарского Музыкального Телеканала TMTV 2017

Ләйсән Мәхмүтованың машинада түгел, ә мотоциклда килүе кызык күренеш булды. Имеш, Ләйсән премия тантанасы өчен дүрт мотоцикл алып торган. Шуларның икесе белән ул сәхнәдә чыгыш ясады. Хәтерләсәгез, узган ел Фирдүс Тямаев кызыл келәмгә "шестерка" машинасында килгән иде. Быел исә җырчы премия тапшыру тантанасында күренмәде. Ул гына түгел, Гөлназ Сәфәрова да концертта булмады. Быел Гөлназны алып баручы Назлыгөл алыштырган. Кайбер тамашачы: "Гөлназ булмагач, күңелсез", - дип әйтеп куйды.

Премия Татарского Музыкального Телеканала TMTV 2017

Алып баручы дигәннән, тантананы Рифат Зарипов белән Иркә, Булат Бәйрәмов белән Айрат Ильясов, Айваз Садыйров белән Назлыгөл Сөнгәтова - барлыгы өч пар алып барды. Номинация җиңүчеләрен Роберт Миңнуллин, Илдар Хәйруллин, Люция Хәмитова, Раил Садриев, Алмаз Хәмзин, Илфат Фәйзрахманов, Зифа Нагаева, Ләйлә Дәүләтова, Данил Сәфәров һәм башка күренекле шәхесләр бүләкләде.
"Халкыбыз җыр турында нәрсә уйлый икән, дип Нәкый Исәнбәтнең өч томлык мәкальләр һәм әйтемнәр җыентыгын карап чыктым. Шуннан берничә мәкаль таптым: "Җырның җыртыгы юк" - кызганычка каршы, бар, аларны хәтта ямарга кирәк. "Икмәк булса, җыр да була" диелсә дә, җырчылар киресенчә уйлый. Артист өчен җыр - икмәк. "Җыр тамак туйдырмый", әлбәттә, җырчыларны туйдыра. "Җырсыз яшәп булмый". Чынлап та, яшәп булмый! Җыр булмаса, җырчылар ачтан үләчәк. Яшәсен җыр, яшәсен татар җыры!" - дип сөйләде Роберт Миңнуллин.

Премия Татарского Музыкального Телеканала TMTV 2017

ТМТВ премиясе тантанасы башка чаралардан заманча булуы белән аерылып тора. Бу очракта "заманча" сүзе җырчыларның чыгышына һәм сәхнә бизәлешенә кагыла. Гөлназ Батталованың биек баскычта җырлавы, Лилия Хәйруллинаның фокуслар күрсәтүе аерым игътибарга лаек. Әмма Филүс Каһиров, Зәйнәб, Гүзәл Уразова кебек җырчыларны тыңлаганда, сәхнә бизәлешенең нинди булуы мөһим дә түгел.
Тәнәфес вакытында тамашачы фикере белән дә кызыксындык. "Кайбер җырчылар фонограммага җырлый, шунысы ошамый", - ди Рөстәм әфәнде. "Номинация җиңүчеләрен бик үк гадел билгеләмиләр. Мәсәлән, Фәридә-Алсу дуэты юк. Салават Миңнеханов белән Гүзәлем үзләре дә биредә, ләкин аларга премия бирелмәде. Ә бит алар шундый матур җырлый. Ни өчендер Ришат Төхвәтуллин бөтенләй номинантлар арасында юк", - дип белдерде Лилия ханым.

Премия Татарского Музыкального Телеканала TMTV 2017

Гаделлек турында сүз чыккач, шуны әйтәсе килә, кайбер номинация җиңүчеләре бернинди шик, бәхәс уятмады. Биредә аларга башка тиңнәр юк дияр идем. Мәсәлән, "Оригиналь тема" - Чәчкә, "Ютуб йолдызлары" - Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, "Иң яхшы лирик җыр" - Артур-Марат, "Иң яхшы концерт" - Ильвина, "Тамашачы мәхәббәте" - Филүс Каһиров, Иркә һәм башкалар. ТМТВ каналының махсус номинациясе "Татар сәнгатенә зур өлеш керткән шәхес" исеменә лаек булган халык артисты Флера Сөләйманова тантанага килә алмаган. "Йөрәгенә операция булачак, шуңа әзерләнә", - дип әйтте алып баручы.

Премия Татарского Музыкального Телеканала TMTV 2017

Премия дигәч, күбесе артистларга акча бирәләр, дип уйлый. Бу сорауны җырчыларга юлладык. "Премия алганым юк. ТМТВ премиясен алу өчен ярты миллион акча түләргә кирәк! Ул кадәр акча эшләмәдем әле. Шаярам, кем лаеклы - шул премиягә ия була", - дип белдерде Сылу. "Әлбәттә, акчалата бирәләр. Күп итеп акча түлиләр!" - ди Лилия Гыйматдинова. "Бөтен кеше акча бирә, дип уйлый. Ләкин ул - статуэтка, дәрәҗәле исем!" - диде Алсу һәм Азат Фазлыевлар.

Премия Татарского Музыкального Телеканала TMTV 2017

Быелгы ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы вакыт ягыннан рекорд куйды! Сәгать 3тә кызыл келәм белән башланган тамаша төнге 12 тирәсендә генә тәмамланды. Элек "Татар җыры" икешәр көн уза иде. ТМТВ премиясен дә киләчәктә шулай уздырырга кирәк, дигән фикерләр яңгырады тамашачылар арасында. Концерт Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов чыгышы белән тәмамланды. "Халык алдына чыгып "Хәерле төн!" дигәнем юк иде әле", - диде ул. Сүз уңаеннан, Салават белән Элвин Грейның баттлы турында сүз кузгатучы булмады.

Премия Татарского Музыкального Телеканала TMTV 2017

Быелгы ТМТВ премиясе җиңүчеләре:

Премия Татарского Музыкального Телеканала TMTV 2017

1. "Ел ачышы" - Нәркис Зиннәтуллина "Минем шатлыгым" һәм Регина Тимербулатова "Кабатла"
2. "Иң яхшы җырчы" - Илдар Әхмәтов "Әйтелмәгән әле сөюләрем" һәм Азалия Зиннәт "Елмаю балкысын йөзләрдә"
3. "Яңа исем" - Дилия Әхмәтшина "Чын сөю"
4. "Романтик җырчы" - Лилия Гыйматдинова "Яратканда" һәм Әнвәр Нургалиев "Соң дисеңме әллә?"
5. "Заманча хит" - Гөлназ Сираева "Смс"

Премия Татарского Музыкального Телеканала TMTV 2017

6. "Эстраданың поп-принцессасы" - Айгөл Рәхимова "Сәбәбен тап"
7. "Иң популяр яшьләр проекты" - Лия Шәмсина "Янам мин"
8. "Иң яхшы рингтон" - Мөнир Рахмаев "Эх, күр әле" һәм Ландыш Нигъмәтҗанова "Мәхәббәт күзләреңдә"
9. "Ягымлы җырчы" - Лиана Хисмәтуллина "Парлы аккош"
10. "Иң яхшы танцеваль трек" - Индива "Син бүгеннән кыска иярдә"

Премия Татарского Музыкального Телеканала TMTV 2017

11. "Иң стильле башкаручы" - Гөлназ Батталова "Мирас"
12. "Ютуб йолдызлары" - Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов "Кара күзләремә"
13. "Тамашачы мәхәббәте" - Филүс Каһиров "Мин бит сине шундый сагындым" һәм Иркә "Сыналган мәхәббәтем"
14. "Иң яхшы лирик җыр" - Артур-Марат "Әгәр мине бик сагынсаң"
15. "Эпатаж җырчы" - Диана Таҗетдинова "Сине көтәм"

Премия Татарского Музыкального Телеканала TMTV 2017

16. "Иң яхшы клип" - Эльмира Сөләйманова "Минем язым син икән"
17. "Иң яхшы җыр" - Гүзәл Әхмәтова "Юрамагыз кәккүкләр"
18. "Иң яхшы җыр театры" - Айдар Галимов "Мәхәббәтем минем"
19. "Үзенчәлекле тавыш" - Ринат Рахматуллин "Чакыр гына мине" һәм Халидә Бигичева "Күбәләгем"
20. "Иң яхшы концерт программасы" - Ильвина "Түзә йөрәк"

Премия Татарского Музыкального Телеканала TMTV 2017

21. "Иң яхшы альбом" - Ильмира Нәгыймова "Бәхетем минем" һәм Ришат Фазлыйәхмәтов "Бәхет ачкычы"
22. "Оригиналь тема" - Чәчкә "Мин үз-үземә хуҗа"
23. "2000нче еллар хиты" - Әлфинә Әзһәмова "Төнге урам"
24. "Гаилә кыйммәтләре" - Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов "Соң мәртәбә"
25. "Хит-парадлар лидеры" - Илназ Баһ "Йөрәгем яна"

Премия Татарского Музыкального Телеканала TMTV 2017

26. ТМТВ каналының махсус номинациясе: "Татар сәнгатенә зур өлеш керткән шәхес" - Флера Сөләйманова
27. "Иң яхшы алып баручы" - Булат Бәйрәмов
28. "Универсаль артист" - Рифат Зарипов "Авыл малайлары"
29. "Автор-башкаручы" - Ләйсән Мәхмүтова "Ачуланма"
30. "Дәртле җыр" - Лилиана Ирназарова "Бәхетлеләр булсын күбрәк"

Премия Татарского Музыкального Телеканала TMTV 2017

31. "Иң яхшы дуэт" - Алсу һәм Азат Фазлыевлар "Гөрләп кирәк яшәргә"
32. "Җырлы гаилә" - Зинира һәм Ризат Рамазановлар "Сириннәр"
33. "Иң яхшы ремейк" - Мәликә "Алматаның алмасы" (аранжировщик - Марат Мухин)
34. "Моң дәвамчысы" - Лилия Хәйруллина "Мин дә кошлар нәселеннән"
35. "90нчы еллар хиты" - Хәния Фәрхи "Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә"

Премия Татарского Музыкального Телеканала TMTV 2017

36. "Гастрольләр рекордсмены" - Элвин Грей "Роза"
37. "Халык мәхәббәте" - Зәйнәб Фәрхетдинова "Зәңгәр кыңгыраулар"
38. "Ике гасырның күренекле җырчысы" - Салават Фәтхетдинов "Мин яратам сине, Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар