Логотип
Сәхнә арты

Шагыйрә Эльмира Җәлилованың нигә ялгыз каласы килгән?

“Үз-үзем белән каласым килде!” Сәяхәт урыны итеп Мальдив утрауларын сайлавын танылган шагыйрә Эльмира Җәлилова безгә әнә шулай дип аңлатты.


– Узган елның декабрь аенда минем тәүге иҗат кичәм үткән иде. Күпсанлы тамашачы алдында имтихан тотарга туры килде. Бик күп көчемне һәм энергиямне сарыф иттем аңа, – ди Эльмира. – Шуннан соң табигать белән икәүдән-икәү калып, күңелем белән ял итәсем килде. Тормыш иптәшем бик яхшы тәкъдим ясады – океан уртасында урнашкан тыныч Мальдив утрауларына сәяхәт кылырга.


Кечкенә һәм туристлар саны бик аз булган әлеге утраудагы ялын шагыйрә бик ошатып кайткан. “Дөнья мәшәкатеннән арынып, тынычлык ала торган җир ул. Отельләр юк. Су өстенә һәм ярга урнашкан бунгалолар гына. Беркем комачау итми, беркем борчымый. Ел буена җитәрлек көч һәм рухи азык алып кайттым”, – дип сөйләде Эльмира. 

чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар