Логотип
Сәхнә арты

"Салават" театрының алып баручысы Таһир Гайнуллин улына үзенчәлекле исем сайлаган

Җырчы Салават Фәтхетдинов иҗат төркемендә 13 ел алып баручы булып эшләгән Таһир Гайнуллин яңа туган улына шәп исем сайлаган.Бу хакта Intertat.ru хәбәрчесенә Таһир Гайнуллин үзе сөйләде.
- Бүген, 15 августта, иртәнге 4:30 сәгатьтә Казанның 3нче бала тудыру йортында улым дөньяга килде! Сабыйның авырлыгы - 3495 грамм, буе - 53 см. Тормыш иптәшем Алсуның да, улыбызның да хәле яхшы, Аллага шөкер. Сөенечем эчемә сыймый! Август ае күңелле яңалыкларга бай булды. 3 августта, ягъни минем туган көндә Салават Зәкиевичның концертлары башланды. Улым белән икебез дә арыслан йолдызлыгында тудык! - дип шатлыгы белән уртаклашып, сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Таһир Гайнуллин.



Бәби тапкан хөрмәткә Алсуына шәп бүләк әзерләвен дә белдерде.

Таһир белән Алсу "Туган авылым"да дискотекада танышкан булган. Никах укытып ике ел яшәгәннән соң, узган ел туй үткәрделәр. Туйлары Таһирның туган ягы - Әтнәдә гөрләп узды. Алсу тумышы белән Спас районыннан. Хәзерге вакытта Казан илкүләм тикшеренү технология университетында (элеккеге КХТИ) белем ала.

Гайнуллиннарны чын күңелдән котлыйбыз, нык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар