Логотип
Сәхнә арты

Кыз фамилиясе: Гөлназ Фәйзрахманова алыштырган, Айгөл Бариева калдырган...

Кияүгә чыккач, кыз фамилиясен үзгәртергә кирәкме-юкмы? Кемдер моны элек-электән килгән мәҗбүри эш дип саный, икенчеләр исә аңа артык игътибар бирми. Документлар белән буталчыклар килеп чыга дип тә куркучылар бар, аларга җавап итеп исә үз фамилиясендә калучылар, язылышу турындагы таныклыкны гына күрсәтә. Бүгенге заманда фамилия алыштыру-алыштырмау артык бәхәс уятмый, гайбәт итеп сөйләнми дә...


“Бүгенге акылым булса, үзгәртмәс идем”


Гөлназ Фәйзрахманова, “Болгар радиосы” алып баручысы:

 


–Кияүгә чыккач ир фамилиясен алу – аңа карата хөрмәтне күрсәтә, дигән язылмаган канун бар иде без яшь чакта. Хәзерге буын яшьләре алай уйламый. Кияүгә чыккач та, документларда да, эфирда да “Фәйзрахманова” булдым. Ул вакытта шулай эшләгәнмен, үкенмим.


Кыз фамилиясендә каласым килде. Чөнки безнең гаиләдә 3 кыз, мин кияүгә чыгып фамилиям үзгәргәч, Миниязова фамилиясе дилбегәсе безнең гаиләдә өзелде. Иремнең фамилиясен алгач, мохит, тормыш үзгәрде димәс идем. Эфирда гына бер ике тапкыр ялгышып үз фамилиямне әйттем. Шулай да “Фәйзрахманова»ны ниндидер горурлык хисе белән әйтә идем мин. Яшь чагым, хәзерге акылым булса, фамилия югалмасын өчен кыз  фамилиямне үзгәртмәс идем.


“Мин сәхнәдә генә түгел, паспортта да Сәфәрова”


Гөлназ Сәфәрова, “Татар радиосы” алып баручысы:

 


–Кияүгә чыккач, мин иремнән: “Синең фамилияңне алыргамы?”  дип сорадым. Ул сайлауны үз алдыма куеп, “Үзеңә кара” диде. Без моңа әлләни әһәмият биреп тормадык. “Әй, ярар, үзгәртмик алайса” дидек. Шулай итеп мин паспортта да Сәфәрова. Документлар белән кыенлыклар чыккалый, билгеле. Иминиятләштергәндә дә, өй документлары белән эш иткәндә дә. Бала һәм әни кәгазьләре  белән дә. Гел аңлатып торырга туры килә.


Балачакта алай артык үлеп китеп охшаган фамилиям юк иде. Мин яңгыравыклы фамилияләр яратам. Исемем артына кыска чит ил фамилияләре куеп карый идем.


Кияүгә чыккач, ир фамилиясен алу – бөтенләй мөһим момент түгел дип уйлыйм. Иреңнең фамилиясенә күчеп кенә тормыш берничек тә үзгәрми. Фамилия кешене түгел, кеше үз фамилиясен үзе ясый дип уйлыйм.


Улыбыз Айдан исә: “Таныш булыгыз, мин – Айдан Мухин, әти – Ленар Фәритович, әни – Гөлназ Сәфәрова” дип йөри”.


«Безнең гаиләдә өч фамилия”


Ләйсән Гыймаева, эстрада җырчысы:

 


–Без үзебез дә көлеп, гаиләдә өч фамилия бар дип йөрибез. Гыймаева – үз фамилиям, безнең якларда ул сирәк очрый. Бабайның әтисе Гыймазетдин булган, кыскартып Гыймай дип йөрткәннәр. Гыймаева фамилиясе шуннан килеп чыккан. Ирем – Булат Җиһангәрәев, кияүгә чыккач, берсүзсез аның фамилиясен алдым. Бераз җайсыз, чөнки бик озын фамилия. Шуңа күрә еш кына дөрес язмыйлар, документлар тутырганда ялгышлык җибәрәләр. Ә үземә икесе дә ошый. Ә Бәйрәмовка килгәндә исә, анысы Булат радиода эшли башлагач алган псевдоним. Аны икәүләп сайладык.


«Әти үлгәч, фамилияне алыштырмыйм дип сүз бирдем”


Айгөл Бариева:

 


–Балачактан ук үз фамилиям белән горурландым. Әтием үлгәч исә, “Беркайчан да алыштырмыйм” дип, үз-үземә сүз бирдем. Ирем моңа берсүзсез ризалашты. Мин гаиләдә бер генә бала. Әтием хакына бу фамилиянең тарихын бераз булса да озынайтасым килде. Ә балаларым әтиләренең фамилиясен йөртә. Алар – Юсиповлар.


“Кыз чакта да, кияүгә чыккач та шул бер фамилия”


Илзия Закирова (Балтач районы, Кариле авылы)

 


–Кыз фамилиям кияүгә чыккач үзгәрмәде. Элек тә, хәзер дә – Закирова. Балачакта башка фамилиягә күчү хыялы булгандыр инде. Икенче төрле имза куярга өйрәнәсе була дип уйлый идем. Әмма булачак ирем белән танышып, аның да “Закиров” икәнен белгәч, ни шатланырга, ни борчылырга белмәдем. Документлар алыштырасы булмады. Апрельдә генә яңа паспорт алган идем, июльдә кияүгә чыктым. Шуңа паспорт та яңартмадым. Хәзергә кадәр кыз чагымдагы паспорт белән йөрим.


Минем дәү әни белән дәү әти дә бер үк фамилия йөрткәннәр. Шуңа күрә бу хәл безнең нәселдә беренче генә очрак түгел. Гаиләдә без ике кыз. Егетләр булмагач, хәзер мин “Әти нәселенең дәвамчысы” дип йөрим үземне. Иремә дә: “Мин синең фамилияңне алмадым, минем үз фамилиям” дип сөйләнгән булам.

чыганак: http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар